|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.06.2016 Мәдәният
Татарстан язучылар берлеге корылтае үз эшен башладыБу минутларда "Казан" милли-мәдәни үзәгендә Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең XVIII корылтае бара. Аны республиканың халык шагыйре Равил Фәйзуллин ачты. Ул берлеккә керүче 336 әгъзаның 243е теркәлгәнен билгеләп узды. Корылтайда ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Айрат Зарипов, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, Татарстанның халык язучылары, шагыйрьләре һәм башкалар катнаша. Традиция буенча, язучылар берлеге корылтаен аксакал язучыларның берсе ачып җибәрә. Бүген бу вазифа Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташка йөкләнде. Ул кереш сүзендә бүгенге җыенның татар халкының бөек уллары Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Әмирхан, Мәхмүт Галәү кебек әдипләрнең олуг юбилейлары бәйрәм ителә торган елга туры килүен билгеләп үтте. Ул татар язучыларының әдәбиятка керткән өлеше турында ялкынлы нотыгы белән чыгышы ясады.
Равил Фәйзуллин җыенда соңгы дүрт ел эчендә 29 каләм иясенең бакыйга күчүен искәртеп, аларны бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итте. Соңгы дүрт ел эчендә ТР Язучылар берлеге сафларына 42 иҗатчы өстәлгән, шуның 16сы - яшьләр.
Кичә язган идек: Корылтай алдыннан кайбер язучыларның фикере
Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|