|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.06.2016 Мәдәният
"Ходай җәзасы" спектакленнән ФОТОрепортаж2016 елның 13 һәм июнендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә Венгриянең Милли театры (Будапешт) “Ходай җәзасы” спектаклен тәкъдим итте. Спектакль “Нәүрүз” IV Халыкара театраль-белем бирү форумы кысаларында күрсәтелде. Спектакльнең режиссеры – Европада әйдәп баручы режиссерларның берсе - Аттила Виднянский. Спектакль Венгрия драматургы граф Миклош Банфиның (gróf Bánffy Miklós) «Властелин (A Nagyúr, 1912)» тарихи драмасына нигезләнеп куелган. Сәхнәгә куючы рәссам һәм костюмнар буенча рәссам - Александр Билозуб. Спектакль, безнең эрага кадәр V гасырда христианнар “ходай җәзасы” дип атаган, көнбатыш традицияләре буенча Европа цивилизациясенең дошманы булып саналган гуннар юлбашчысы Аттила хакында.
«Бүгенге көнебезгә күз салсак, илдән илгә, континенттан континентка күчеп йөрүче миллионлаган мигрантларны күрергә мөмкин. Йөзмеңләгән кеше сугыш, ачлык аркасында, яхшы тормыш эзләп, туган җирен, туган йортын ташлап китәргә мәҗбүр. Бу Көнбатыш белән Көнчыгышның янәдән драматик якынаюын күрсәтүче тарихи үзенчәлек. Тамырларыбызга тугры булып, үзебезне саклап кала алырбызмы, яки киләчәк дөнья, тынычлык һәм башка кыйммәтләр хакына, безгә яңа милли тәңгәллек булдырырмы? Әлеге спектакль безгә фетнәле чорда шәхеснең ролен ачып бирә», - диелгән спектакль хакында.
--- |
Иң күп укылган
|