поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.06.2016 Шоу-бизнес

Радик Юльякшин белән Гүзәлия арасында ни булган? (ФОТО, ВИДЕО)

Радик Юльякшин (Elvin Grey) автор-башкаручы, композитор Гүзәлия тарафыннан иҗат ителгән җырларны бүтән башкармавы турында игълан итеп Инстаграмдагы аккаунтында язды. Сүз "Яныңа агылам", "Югалтасым килми", "Ай ли җанашым", "Кабатла", "Бәхетемнең йозагы", "Карашлар арасында", "Кара каш" кебек хит-җырлар турында бара. Әлеге низаг авторлык хокуклары аркасында килеп чыккан.

Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Гүзәлия белән элемтәгә кердек. Билгеле булганча, хәзерге вакытта Гүзәлия хастаханәдә дәвалана, шулай да ул безнең белән аралашудан баш тартмады. Аның сүзләренчә, ике арадагы киеренкелек ярты еллап элек үк барлыкка килгән.
 
- "Яныңа агылам" җырын үзем өчен яздым, үзем җырларга теләдем. Әмма Радик бик сорагач, дуэт буларак җырларга килештек. Шулай итеп, бу җырны зур концертларда, солянкаларда бергә башкарырга, ә район һәм кечкенә шәһәрләрдәге сольный концертларында Радик үзе генә җырлый, әмма видео, клиплар төшермәскә дип килештек. Бу килешүне кәгазьдә имзалыйк дип күпме генә әйтсәм дә, ул ризалашмады. "Югалтасым килми" җыры белән дә шулай ук булды. "Яныңа агылам" җырына клип төшердек. Нәтиҗәдә Радик аны ошатмады. "Клип төшерүчеләрне син таптың, клип начар булды, җырларыңны миңа бир", – дип тәмам аптырашта калдырды, – ди Гүзәлия.

Ә бу җыр ике якка да уңыш һәм зур җиңү китерә. Алар "Яныңа агылам" җырын "Татар җыры"нда башкарып, "Алтын барс"ка ия була. Әле аннан соң да Гүзәлия белән Радик янә очраша: Гүзәлиянең яз көне Казанда узган концертында. Радик сүзендә тора, Гүзәлиянең концертына килеп чыгыш ясый. "Тамаша тәмамлангач, кул куярга кирәк дип миңа кәгазь сузды. Минем бу вакытта баш әйләнгән чак, концерт өчен дулкынланып, аны яңа гына үткәреп җибәрдем. Шулай да югалып калмадым, башта юрист белән киңәшләшергә кирәк, дидем. Ә ачып карасам, кагазьдә авторлык хокукларының миннән аңа күчүе турында язылган иде. Шундук каршы килүемне әйттем, билгеле, аңа бу ошамады", – диде Гүзәлия.
 
Радикның ни өчен Гүзәлиянең җырларын җырлаудан баш тартуы аңлашылмый. Югыйсә, Гүзәлия Радикның бу җырларны башкаруына каршы түгел. Радикның ни сәбәпле авторлык хокукларына ия булырга теләвен дә белә алмадык, чөнки администраторы безгә җавап бирмәде (җырчы хәзер фәкать администраторы аша гына аралаша).
 
- Минем тарафтан иҗат ителгән җырларны урнаштырганда, авторларын күрсәтүне сорап Радикка мөрәҗәгать иттем. Җавап итеп Радикның администраторларыннан хат килде. Анда болай диелгән: "Гүзәлия килешүгә кул куйган очракта гына җыр авторлары язылачак. Кул куелмаса, җырлар эфир, радио һәм Интернет челтәрләреннән алыначак". Әлбәттә, ризалашмадым. Кайсы композитор үз җырларын башка кеше исеменә бирә? Бу низагны зурга җибәрәсем килми, башка мәшәкатьләрем дә җитәрлек. Ураза ае, Ходай барысын да үзе җайлый ул. Шулай да бу хәлнең бер уңай ягы булды: бик күп кеше шалтыратты, берсеннән дә начар сүз ишетмәдем", – дип белдерде Intertat.ru хәбәрчесенә Гүзәлия.
 
 
 
"Җыр сүзләрен иҗат иткән авторлардан гафу үтенәм. Аларның монда гаебе юк һәм киләчәктә дә хезмәттәшлек итәрбез дип өметләнәм. Гүзәлиягә исә искиткеч җырлары өчен зур рәхмәтләремне белдерәм, иҗади уңышлар һәм нык сәламәтлек телим", ˜– дип язган Радик Юльякшин үзенең аккаунтында. Әлеге сүзләргә өстәп, җырчы эстраданың яшь башкаручыларына үзенең хатасын кабатламаска киңәш иткән.

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 14.06.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»