14.06.2016 Бәйрәм
Ураза һәм Корбан бәйрәменең көннәре билгеле булды
Быел Татарстан халкы Ураза бәйрәмен 5 июльдә билгеләп үтәчәк. Ә Корбан бәйрәме 12 сентябрьгә туры килә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шул хактагы Указы бастырылып чыкты.
"Татарстан Республикасында ай календаре һәм гореф-гадәтләр буенча 5 июль – Ураза бәйрәме, 12 сентябрь Корбан бәйрәме башланган көн", – диелә документта. Указ бастырылган көненнән көченә керде.