поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.06.2016 Авыл

Татарстан тракторчысы җир сукалау буенча Россия чемпионатына җыена

Әтнә районының “Күңгәр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы тракторчысы Ирек Галиев җир сукалау буенча V илкүләм чемпионатка җыена. Ул анда Татарстан данын яклап чыгыш ясаячак. Бу хакта Әтнә муниципаль районы сайты хәбәр итә. 18 июньдә Татарстан тракторчысы һәм аны озата баручы инженер Илфар Сәләхов Төмән өлкәсенә юл тотачак. “Күңгәр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы башлыгы Илнар Галиәхмәтов сүзләренчә, Ирек Галиев Әтнә районының иң алдынгы сукачысы буларак билгеле.

Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов “Татар-информ” МА хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, чемпионатта катнашырга лаеклы тракторчыны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан сайлап алганнар. Ирек Галиев хезмәт күрсәткечләренең югары булуы белән аерылып торган.
 
Механизаторга - 38 яшь. Ул трактор йөртү таныклыгын мәктәптә укыганда алган. Тракторда 20 яшеннән – армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан бирле эшли. Хезмәтем авыр, әмма яратып башкаргач, җиңеләя, ди көн дә иртәнге 3тән эшкә керешүче Ирек Галиев. Беренче тракторы чылбырлы “ДТ-75” булган, икенчесе – “Беларус-1221”. Әлегә икесендә дә эшли: берсендә терлекләргә азык ташыса, икенчесендә җир эшкәртә. Кыр алдынгысының яраткан бәйрәме дә – Сабан туе.
 
“Чемпионатта җиңәрмен дип өметләнмим. Шулай да, барып, катнашып карыйсы килә. Язгы чорда авылдашларымның бәрәңге бакчаларын сукаладым. Чемпионатка әзерлек һәм төп тренировка шул булды”, – ди механизатор. Үз гомерендә күпме мәйданда җир эшкәрткәнен төгәл әйтә алмаса да, елына 300 гектар җир сукалаган чаклар булды дип билгеләп үтте ул.
 
Ачык чемпионат 19-25 июньдә Төмән өлкәсенең Винзили бистәсендә үткәрелә. Чараны “Росагролизинг” АҖ, Төмән өлкәсе Хөкүмәте, “Илкүләм җир сукалау оешмасы” автоном коммерцияле булмаган оешмасы уздыра. Чемпионатның рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, механизаторларның җир эшкәртү осталыгы буенча ярышта Россия төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән дә командалар катнашуы көтелә.
 
Бәйге 1952 елдан эшләп килгән Бөтендөнья җир сукалау оешмасы (WPO) кагыйдәләре буенча үткәрелә. Бу оешмага 30дан артык ил керә. Россия аның составына 2008 елда кабул ителгән. Ярышларда төп игътибар туфракны эшкәртү сыйфатын һәм тизлеген бәяләүгә юнәлтелә. Чемпионатка Ирландия, Голландия хөкемдарлары килүе көтелә. Җир сукалау буенча ярышлардан тыш, трактор белән идарә итү осталыгын күрсәтүне күз уңында тоткан “Трактор-шоу” ярышлары да була.
 
Россиянең җир сукалау буенча ачык чемпионатында җиңгән тракторчыга кыйммәтле бүләк тапшыру ниятләнә. Ул җир сукалау буенча Швейцариядә уздырылачак Европа һәм Кениядә үткәреләчәк дөнья чемпионатларында катнашу хокукына да лаек була.
 
Сүз уңаеннан, Россия чемпионатының “Трактор-шоу” дигән ярышында Башкортстан дәүләт авыл хуҗалыгы университетының III курст студенты Алия Якупова да катнашырга җыена. Элек хатын-кызларның бу бәйгедә бөтенләй катнашканы булмаган. Алия университетта сукачылар, эретеп ябыштыручылар арасында үткәрелгән конкурсларда җиңгән. Ул кечкенәдән әтисе һәм абыйлары белән кырда эшләп үскән. Кыз трактор һәм комбайн белән оста идарә итә, волейбол, баскетбол һәм йөзү белән шөгыльләнә.
 
Фотода Ирек Галиев кызы Әминә белән.

Ләйсән ИСХАКОВА
Татар-информ
№ --- | 10.06.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»