|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.06.2016 Мәдәният
Казанда "Нәүрүз" IV халыкара театраль-белем бирү форумы башланды (ФОТОРЕПОРТАЖ)13 июньдә Казанда “Нәүрүз” IV Халыкара театраль-белем бирү форумы ачылды. Быелгы форум программасында 31 семинар, 17 тренинг, 8 мастер-класс һәм 4 спектакль күрсәтелә. Форумда Венгриянең (Будапешт) Милли театры мәртәбәле кунак буларак катнаша. Әлеге театр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә “Ходай җәзасы” (“Бич Божий”) спектаклен тәкъдим итәчәк. Исегезгә төшерәбез:
“Нәүрүз” форумы – “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале химаясе астында үтүче белем бирүгә нигезләнгән проект. IV форум кысаларында Германия, Италия, Грузия, Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортостан, Татарстан, Хакасия һәм Якутиядән килгән әйдәп баручы белгечләр театр сәнгатенең актуаль сораулары буенча тренинглар, мастер-класслар, семинарлар үткәрә. Форум программасына алты иҗат лабораториясе кертелгән:
1. Театраль педагогика, актерлык һәм режиссерлык осталыгы;
2. Режиссура теориясе, заман театры эшчәнлеге, сценография һәм музыкаль театр;
3. Театраль менеджмент, пиар, маркетинг;
4. Курчак театры сәнгате һәм балалар театры;
5. Театраль тәнкыйть;
6. Төрки халыкларының традицион театраль-музыкаль формалары.
Форумны оештыручылар: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы – Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы ярдәме белән, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.
--- |
Иң күп укылган
|