|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.06.2016 Фаҗига
Американың бер гей-клубында массакүләм атыш оештырылып, 50 кеше кырылганФаҗига Флорида штатындагы Орландо шәһәре үзәгендә Florida Pulse гей-клубта булган. Мәскәү вакыты белән төнге 2 дә террорчы кешеләргә ата башлый. Ул вакытта клубта 350 чамасы кеше булган. Полиция хезмәткәрләре һәлакәт урынына берничә минуттан килеп җиткән, бинаны 3 сәгатьтән штурмлый башлаганнар. Бинаның ишекләрен ватып кергәннәр, һөҗүм итүчене атып үтереп, кешеләрне азат иткәннәр. Һөҗүм итүче 29 яшьлек америкалы Омар Матин булган, аның әти-әнисе чыгышлары белән Әфганстаннан. Ул штурм винтовкасы һәм пистолет белән коралланган булган. Орландо полиция идарәсе башлыгы Джон Мин сүзләренчә, канкоеш алдан уйланып эшләнгән. Хакимият һөҗүм итүнең сәбәпләрен хәбәр итми. Әмма СNN телекомпаниясе мәгълүматлары буенча, һөҗүм вакытында Матин коткару хезмәтенә шалтыраткан һәм Россиядә тыелган "Ислам дәүләте" террорчылык төркеменә тугры булуы турында белдергән. Һөҗүм нәтиҗәсендә 50 кеше үлгән, 53 кеше яраланган. Бу АКШның яңа тарихында иң күп корбаннарга китергән һөҗүм очрагы.
--- |
Иң күп укылган
|