10.06.2016 Җәмгыять
Баламның тамагы тукмы?
Баласы булган әниләрне әнә шул сорау көн дәвамында борчып тора. Редакция почтасында бакчага йөрүче сабыйларның да, мәктәптә укучы балаларның да өйгә ашамыйча кайтуыннан зарланып килгән хатлар бар. Кемдер: “Аш салкын иде”,– ди. Ә кайберәүләр тәмле түгел дип зарлана.
Хәзер каникул вакыты булса да, күпчелек бала җәйге лагерьларда ял итә. Республика мәктәпләрендә балаларга нинди ризыклар ашаталар? Сабыйлар алдына китерелгән аш-суларны күзәтеп торучы органнар бармы? Гомумән, балаларны ничек итеп дөрес тукланырга өйрәтергә соң? Әлеге сораулар белән республиканың туклану департаменты җитәкчесе Гүзәл Ананьевага мөрәҗәгать иттек.– Безнең оешма моннан 10 ел элек эшли башлады. Максатыбыз – республика балалар һәм мәктәп учреждениеләрен сыйфатлы, сәламәтлеккә файдалы ризык белән тәэмин итеп тору. Ашау-эчү мәсьәләсендә бердәм туклану системасы булдыру кирәк. Болай эшләгәндә мәктәпләр өчен дә бик уңайлы булыр иде. Безнең оешма республиканың 145 мәктәбенә, 350 балалар бакчасына әзер ризыклар илтә. Биредә пешергән ризыклар Роспотребнадзор тарафыннан тикшерелә.
Күп очракта үз продукциясен тәкъдим иткән оешмаларны да кире борырга туры килә. Бары тик сыйфатлы чимал белән генә әзерлибез. Үзебездә үстерелгән яшелчә, үзебезнең фермерлар җитештергән ит, сөтне сатып алабыз. Моның өчен аукцион оештырыла. Иң яхшыларын, сыйфатлыларын гына сайлап алабыз. Сүз балалар сәламәтлеге турында бара бит. Һәрдаим күзәтү уздырыр өчен үз лабораториябез эшләп килә. Һәр ризык шуның аша уза. Озакламый хәләл стандартларга туры килгән цех ачылачак. Департамент әзерләгән ризыклар хастаханәләргә дә таратыла. Бу ланч-бокс системасы дип атала. Быелның апреленнән республиканың 6 районына да хезмәт күрсәтә башладык. Хәзер Югары Ослан, Биектау, Кайбыч, Тәтеш, Балтач, Питрәч районнарындагы мәктәпләргә дә ашаулар илтәбез. Департамент әзерләп китергән ризыкны җылытып алу, тарату өчен ашханәдә эшләүчеләр дә азрак кирәк булачак.
Тагын бер максатыбыз – кул хезмәтен җиңеләйтү. Аз кеше эшләп, тиешле хезмәт хакы да ала алачак. Безнең оешмада балаларны яраткан кешеләр эшли. Ник дигәндә, сабыйларга дигән ризыкка аеруча да йөрәк җылысын, күңелеңне биреп эшлисе бит. Кондитер эшләнмәләрен матур итеп бизибез. Ашаганда балаларның күңелләре күтәрелеп китсен дибез.Соңгы елларда ашкайнату системасы авырулары ешайды. Шуңа да сабыйларның сәламәтлеген кайгыртуны беренче урынга куябыз. Дөрес итеп туклануны балалар бакчасыннан ук башларга кирәк. Шуңа күрә һәр балага витаминнарга бай, кыздырылмаган, майда йөзмәгән ризыклар пешерәбез. Бу, әйткәнемчә, баланың ашкайнату системасы өчен бик тә мөһим. Бакчада ашасалар да, мәктәп яшенә җиткәч ризыктан йөз чөерүчеләр дә юк түгел.
Җылы ризыкны коры-сарыга алыштырмасыннар иде. Мин үзем, гомумән, пицца ашап йөрүгә каршы. Баланың күп вакыты мәктәптә уза. Шуңа күрә гаиләдә әти-әниләр аңлату эшләре алып барса, ул ашханәдә ашамыйча кайтмас. Хәзерге вакытта мәктәп яны лагерьларын да ризык белән тәэмин итеп торабыз. Кечкенә балаларга көненә 250 грамм яшелчә кирәк. Шуңа күрә ташкабак, кабакны башка ризыкларга кушып та җибәрәбез. Хәтта кишердән дә печеньелар пешерә башладык. Департамент әзер ашауны балалар бакчасына көненә өч тапкыр алып бара. Бакчага килгәч, ул ризыклар җылытылырга тиеш.
Сер түгел, яңа төзелгән берничә балалар бакчасында җылыту өчен махсус плитәләр каралмаганы ачыкланды. Моны киләчәктә хәл итәрбез.Иң нәни дусларыбызны да онытмадык. Балалар өчен махсус кухня эшли. Без бернинди консервантлар кушылмаган сөт, эремчек, йогырт, наринэ продуктлары ясыйбыз. Тик аның саклану вакыты гына аз. Әмма алар балаларга аллергия чыгармый. Кипкән бәрәңгеләрне читкә куеп, тәмле һәм файдалы ризыкларны киләчәктә тагын да күбрәк мәктәпләргә таратырга дип торабыз.
Гөлия Сафина (2 бала анасы):
– Мин балаларымның туклануына бик зур әһәмият бирәм. Кызганыч, мәктәбебездә ланч-бокс системасы түгел. Ашханәдә пешекчеләр үзләре әзерли. Тик улым еш кына ризыктан зарлана. 9 яшендә гастрит авыруы барлыгы ачыкланды. Безнең мәктәпкә дә әлеге системаны кертергә иде.
Зөләйха (күп балалы ана):
– Бакча һәм мәктәптәге ашатуның сыйфаты бик тә мөһим. Минем балаларым ризыкны талымлап тормый. Юк-бар ашатмыйм. Нәкъ авылча – ит, бәрәңге, сөт ашатам.