|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.09.2009 Шоу-бизнес
АК КАЛФАКНЫҢ ЯҢАРГАН ЧАГЫ...Эстрада "казаны"нда кемнәр генә кайнамый бүген. Җырчыларның кайберләре яшен тизлегедәй калкып чыга да шунда ук тиз генә эреп юк була. Алар урынына икенчеләре килә. Һәрхәлдә, эстрада буш тормый. Дөрес, кыска гына вакыт аралыгында тамашачының мәхәббәтен казанган яшь җырчылар да бар. Шуларның берсе Раяз Фасыйхов дисәм, һич кенә дә ялгышмам. Мин аны күптән, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамблендә солист булып эшләгән вакытыннан бирле беләм.
Ай әле бик еракта идек без, Җитмеш чакрым җирдән килдек без. Ак калфакның табылган чагы...
Раяз "Ак калфак" җыры белән тамашачыны сахра киңлекләренә алып китә, тарихи сәхифәләрне айкый. Андый зәвыклы җырлар ансамбль репертуарында бик күп яңгырады. Раязның "Бер алманы бишкә бүләек", "Мәхүпҗамал", "Рамбар юллары" кебек җырларны башлап җырлавы аеруча хәтергә уелып калган.
Әмма сихри тавышлы егет өч елдан соң эстраданы сайларга карар кыла.
– Минем кечкенәдән хыялым зур сәхнәдә чыгыш ясау иде, – ди Раяз. – Үземне җырчы итеп сынап карыйсым килде. Ә ансамбльдә эшләү миңа зур тәҗрибә тупларга ярдәм итте.
Тәҗрибә туплаган егетне тиз арада тамашачы да үз итеп өлгерде. Бигрәк тә "Кыр казлары" җыры белән халык мәхәббәтен яулады ул. Шунысы да әһәмияткә лаек: җырның көен (сүзләрен Гарифҗан Мөхәммәтшин язган) Раязның әтисе иҗат иткән.
Әтисе, әнисе, энеләре, апасы – барысы да җырларга ярата, гаиләләре белән моңлы кешеләр алар. Раязның хәтта әбисе дә халык театрында танылган артист була. Биш баланың музыкага мөкиббән китүенә исә гаилә башлыгы сәбәпчедер, мөгаен. Әтисеннән халык көйләрен ишетеп үскән Раяз өч яшендә үк инде тальян гармунда уйный башлый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Арча педагогия көллиятенә укырга керә. Шуңа күрә сәхнәдәге егетнең баянда, курайда өздереп уйнавы гаҗәп түгел. Аңа моң оеткысын кечкенәдән үк салган булалар.
– Уен коралларында уйный белү җырчының иҗатында бик тә кирәк, – ди Раяз. – Аранжировканың дөрес сайланганын, тавышка тәңгәл килүен аңлыйсың. Ә уен коралларында уйнамаганнарга авыррак, чөнки аларга шактый чыгым сарыф итәргә, продюсер табарга кирәк булачак. Ярый әле бу тәңгәллекне тоя белүче продюсер эләксә.
Чыннан да, эстрадада кемдер һинд, кемдер гарәп җырларына ияреп иҗат итә, дөресрәге, бер-берсеннән уздырып, "шаккатризм" белән шөгыльләнә башлады. "Әгәр сезнең кебек егетләр эстрадага яңалык кертмәсә, без бу башбаштаклыкка юл куя алмаячакбыз, – дим Раязга. – Сездән күп нәрсә тора".
– Беләсезме, яңалыкны бик тиз генә кертеп булмый, – ди ул. – Заман белән тамашачылар да үзгәрә. Димәк, аларның зәвыкларын да истә тотып эшләргә кирәк. Татар җырының башкару стиле, үзенең аһәңе, халыкчанлыгы, миллилеге булырга тиеш. Күпләр моны баянга кушылып җырлау дип кенә аңлый. Юк, бу алай түгел. Әйтик, төрек көе яңгырый башлауга ук без аның кайсы халыкныкы икәнен абайлап алабыз. Ә безнең эстрада җырларын кемнеке икәнлеген аңлап бетереп булмый. Рус җырчысына охшыйбыз дип, иң элек чишенеп беттек, хәзер җырларның сүзләре дә өч нота арасында адашып йөри. Татарлыкка хас тыйнаклыкны, әдәплелекне, әхлаклылыкны кайтарасы иде. Һәр халыкның үз йөзе булырга тиеш.
Эстраданы тамырдан үзгәртү өчен шактый гына көрәшергә туры киләчәк әле. Әйтик, Раяз бу көрәшне классик композиторларның әсәрләрен халыкка кире кайтару юнәлешеннән башларга уйлый. Әлбәттә, заманча аранжировка белән баетып, тозсыз җырлар белән агуланган яшьләрнең күңеленә үтеп керерлек итеп үзгәртергә туры киләчәк. Репертуарга легендар җырчыларыбыз тарафыннан башкарылган җырларны гына түгел, әле халыкка бигүк мәгълүм булмаган, архив тузанында яткан әсәрләрне дә сайлап алырга кирәк.
– Мин бу өлкәдә танылган җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Идрис Газиевны үрнәк итеп куяр идем, – ди Раяз. – Ул композиторларда, халыкта сакланган җырларны табып, тамашачыга җиткерә. Аның репертуарында халкыбызның борынгы озын көйләре бик күп. Аларның берсе дә җырчылар тарафыннан башкарылмаган әле.
Раяз үзе дә укытучысы Венера Ганиева белән бик күп композиторларның әсәрләрен, халык җырларын табып, репертуарын әнә шундый җырлар белән бизәргә уйлый.
"Эстрадада тагын бер кимчелекне бетерү – тере музыкага йөз белән борылу кирәк", – ди ул. Быелгы "Татар җыры"фестивалендә без моның нәтиҗәсен тойдык та. Раяз Фасыйхов үзенең өч чыгышы белән тамашачыны таң калдырды. Җанлы концертта кемнең кем булуы яхшы күренә иде. Раяз нәкъ менә бу концертта халыкның ышанычын казанды дисәм, һич кенә дә ялган булмас.
Күптән түгел яңа гына дөнья күргән "Ярат әле" дип исемләнгән җыр җыентыгында ике җыр җанлы концерттан яздырып алынган. Студиядә шомартылмаган, тавыш чәчәкле-чуклы бизәлмәгән. Бу җырчының тамашачы белән ихлас сөйләшүе, аралашуы кебек. Киләчәктә Раяз классик композиторларның әсәрләреннән, халык җырларыннан торган җыр җыентыгы яздырырга исәпли. Аннан холкыбызның тутыкмас моңнарын кайтаруын, эстрадага яңа сулыш өрүен түземсезлек белән көтеп калабыз. Ак юл сиңа!
Алсу ХӘСӘНОВА |
Иң күп укылган
|