поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.09.2009 Җәмгыять

ЭШ ТАБУЫ АВЫРМЫ?

Җәйгә эшне бик озак эзләсәм дә, ниһаять, мин аны таптым. Әле ниндиен диген! Сатучы дигән бик җиңел һөнәрне. Кибеттә касса аппараты артына утырасың да, кешеләр алган товарларны сканер аша уздырасың. Ләкин бу беренче карашка гына шулай тоела икән. Ә чынлыкта кассир эше җиңелләрдән түгел икән... Анысын тәртип белән сөйлим әле.

Офислары элегрәк күргән шыксыз, пычрак урыннарга охшамавы белән баштан ук үзенә тартты. Әңгәмәне уздыручы ханым да әдәпле күренде. Аңардан без «Парк Хаус» сәүдә үзәгендә урнашкан «Реал» кибетендә эшләячәгебезне белдек. Ул безгә ярты сәгать буе тәкъдим ителгән эшнең нидән гыйбарәт икәнен сөйләде, туарга мөмкин авырлыклар турында кисәтеп куйды. Монысы да уңай фикеремне ныгытты, чөнки элек мин барган урыннарның күбесендә әлеге хезмәтне башкаручылар үзләренең эшләренә җаваплы карамыйча, юк-бар мәгълүмат кына бирделәр. «Әгәр дә берәр пункт белән килешмәсәгез, сезнең хәзер китәргә мөмкинлегегез бар», — диде кадрлар бүлеге җитәкчесе безгә. Калган эш эзләп килүчеләр — минем кебек үк студент кызлар урыннарыннан кымшанмадылар. Гамәлдә менә нәрсә булып чыкты: мин, үзем дә белмичә, студентлар хезмәте отрядына юлыкканмын икән. Гади генә әйткәндә, әлеге хезмәт отрядлары – эшкә урнашырга ярдәм итүче үзенә күрә бер агентлыклар. Ләкин монда бер аерма барлыгын әйтергә кирәк: гади агентлыкларда даими эшкә урнаштыралар һәм шуның белән вәссәлам, ә отрядларда студентлар төрле җирләрдә хезмәт итәләр.

 

Кассир һөнәренә өйрәнүе генә дә ни тора икән! Бер көнне без дүрт сәгать теорияне өйрәндек, ул гына да түгел, әле өйгә дә биреп җибәрделәр. Юка гына китапчык булса да, җәй көне кемнең укыйсы килсен?! Җитмәсә, укып кына чыгарга түгел бит аны, ятларга кирәк! Мин бер-ике тапкыр укып чыктым да, кулга безгә алдан таратылган футболка белән бейджикны тотып, «Реал» кибетенә практикага юнәлдем. Анда мине алдан кисәтелеп куелган бригадир көтеп тора иде инде. Ул минем кебек үк яшь кыз, бары сөйләшүендә генә аерма сизелә: бер яктан ул бик ягымлы күренсә дә, аның эшчеләргә карата таләпчән булуын аңлавы авыр түгел. Әйтергә кирәк, практиканы өч көн эчендә тугыз сәгать узарга кирәк. Ә мин, яхшырак өйрәнелсен дип, һәр көнне дүрт-биш сәгать утырып чыктым.

 

Бригадир мине кассага бер кыз янына утыртты. Исеме Женя булып чыкты. Башта мин аның ниләр эш-ләгәнен карап, һәр хәрәкәтен ятлап бардым. Аннан соң минем чиратым да җитте. Касса артына утыруыма биш минут та узмады, су буе чират җыелды. Кулларымның калтыравын күрсәтмәскә тырышып, эшемне дәвам иттем. Тагын биш минут узгач, көтәргә яратмаучылары җикеренергә тотынды, аннан икенче чиратларга юл тоттылар. Янәшәдәге Женя, мине кызганып, үзе утырды. Шулай итеп, чират кимегән саен, касса артына мин ашыктым. Соңга таба шомарган кебек тә булдым, остазымның хуплаулы карашы бу фикеремне ныгытты.

 

Калган ике көн җиңелрәк узды, ләкин укытучыларым гына Женяга охшамаган иделәр. Алар, миңа игътибар итмичә, эшне үзләре башкардылар. Берсе чиратлардан курыкса, икенчесе минем белдексезлектән шүрләде.

 

Әле практикант булып кына утырганда да шуның кадәр күп авырлыкларга очрарга туры килде, ә эшли башлагач ни булыр? Уйларга да куркыныч. Ләкин менә ул көн дә килеп җитте, мин касса аппараты белән «күзгә-күз» калдым. Бу урыннан тизрәк качарга теләсәм дә, урындыгыма беркетеп куйгандай иде. Ләкин менә беренче кешеләр дә килде, мин, үз-үземне кулга алып, эшкә керештем. Бу көннән башлап әллә нинди авырлыклар көтсәм дә, эшем җайга салынды. Менә смена да азагына якынлашты, касса тартмасын тапшырырга вакыт килеп җитте. Эш урынында тәртип урнаштырырга онытмагыз, дигән кисәтүне истә тотып, мин, җиңне сызганып, чүпрәк белән чиләккә тотындым. Янымда пәйда булган кибет сакчысы: «Тәмамла, трезорга киттек. Чисталыктан күз камаша бит инде!» — дип көлде.

 

Ул мине һәм минем кебек үк эшләрен тәмамлаган кызларны трезор дип аталган акча саклый торган урынга илтте. Менә монда чын сынаулар башланды! Эшләгән бар акчаларны да тиз генә санарга, кирәкле кәгазьләрне тутырырга кирәк. Һәм барысын да тиз арада башкару мәҗбүри, чөнки сменаларын тәмамлаган башка эшчеләр керергә мөмкин. Алар керсә, инде чиратыңны төнгә кадәр көтәргә туры киләчәк! Шуңа күрә мин хәйләле юл таптым: эшен бетергән бер кызга ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем. Аның белән бергә акчаларымны санап тапшырдым. Өлкән кассир минем күзләремә сәер итеп текәлде дә: «Кайда синең биш йөз сумың? Югалттыңмы әллә?» – дигән куркыныч сораулар яудыра башлады. Бу минутларда аңымны югалта язам дип торам, үзем дә аңламыйча бөтен бүлмә буйлап каһәр суккан акчаларны эзләргә керештем. Юк кына бит! Өлкән кассир, мине кызганып, кәгазьләремне яңадан карап чыкты. Аның: «Ай, тити баш! Менә бит ул, нигә аны санамадың соң?!» – дигән сүзләре йөрәгемә май булып ятты, шатлыгымнан чак кына сикерми калдым. Шул көннән соң акчаларны үзем саный башладым, чөнки кешенең кешедә эше юк, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит.

 

Беркөнне отрядның кадрлар бүлегеннән шалтыратып, упаковщик сменасы бушаганын хәбәр иттеләр. Минем буш көнгә туры килгәнгә, ризалаштым. Әлеге эш хушбуй фабрикасында икән. Анда баргач, кассир эшенең кадерен белә башладым. Бер карасаң, эш авыр да түгел төсле. Бары тартмаларга хушбуй тутырып кына торасың. Ярты сәгатьтән соң билем авыртырга тотынды, берүзем ике секунд эчендә биш хушбуй савытын тартмаларга салырга җитешми башладым. Ә конвейер сине көтми, һаман әйләнә. Җитмәсә, мин җибәргән тартмаларны ябып торучы хатын «колак итен ашый», төрле сүгенү сүзләре белән ашыктыра. Анысына да түздем, тиздән төшке аш вакыты җитә, дип үз-үземне тынычландырырга керештем. Өч сәгатьтән соң безне ярты сәгатьлек ялга җибәрделәр. Белмәгәнлектән, мин су алып килмәгән идем. Ә эчәсе килә генә бит!

 

Ял вакыты күз ачып йомганчы узып та китте, без яңадан машиналар янына атладык. Ялдан соң эш тә ничектер җиңелрәк китте, тартмаларны ябып утыручы хатын да җикеренүеннән туктады. Каршымда тартмалар ясап торучы Гөлсинә апа миңа хөрмәт белән карый башлады, мөгаен, башта түземлеге җитмәс дип уйлагандыр әле. Аңлавымча, алар бөтен яңа кил-гәннәрне шулай кабул итәләр, тизрәк өйрәнсен дип телиләрдер инде.

 

Куллар инде остарып та киткәч, билем авыртуга түзәрлек хәл калмады. Бригадирга бардым да, икенче урынга күчерүен үтендем. Ул хушбуй капкачларын чистартып утыручы кызга төртеп күрсәтте дә аның белән алмашынырга кушты. Урындыкка сөялгәч, үземне иң бәхетле кешедәй тойдым.

 

Ничек кенә авыр булса да, үкенмим. Аның каравы күпме дуслар таптым! Ул гына да түгел, вакытның кадерен белә башладым. Инде хәзер һәр минутымны файдалы уздырырга тырышам. Баналь әйберләрдән дә тәм тоеп яшәү – менә ул чын бәхет!


Тәнзилә ИМАМОВА
Шәһри Казан
№ --- |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»