|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.06.2016 Шоу-бизнес
Эльмира Сөләйманова ни сәбәпле трактор руле артына утырган? (ФОТО)Популяр җырчы Эльмира Сөләйманова трактор артына утырган. Кайда, кайчан һәм ни өчен? Бу сорауларны без җырчының үзенә юлладык. “ТMTV каналының “Шоубез” тапшыруы өчен махсус трактор йөртергә өйрәндем. Җиңел машина йөртү буенча таныклык алганга ун ел булса да, руль артына утырырга тәвәкәллегем җитми иде. Ә менә трактор йөртү бик ошады. Янымда инстуктор утырса да, башта бик куркыныч булды, әлбәттә. Ул: “Менә монда газ, монда - тормоз. Әйдә, киттек!” – дигәч, аякларыма кадәр калтырады. Соңыннан: “Беренче тапкыр утырган кеше өчен булдырдың! Бер-ике йөреп, таныклык алырга була сиңа”, - дип мактады.
Зөһрә САДЫЙКОВА |
Иң күп укылган
|