08.06.2016 Мәдәният
Муса Маликов: “Үзешчәннәр эшләгән әйбер беркайчан да сыйфатлы була алмый”
Казанда "Super Tatar" музыкаль төркеменең Финляндиядә яздырылган дебют альбомын тәкъдим итү чарасы булды. Әлеге төркем Финляндия татары Дәниз Бәдретдин, клавишалы музыка уен коралларында һәм саксафонда уйнаучы казанлылар Муса Маликов (хәзер Германиядә яши), скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова, бас-гитарачы Илнар Фатыйхов, барабанчы Тимур Сапаровны берләштерә. Тәкъдим итү чарасы алдыннан Муса Маликов белән булган әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез.
Төркем оештыру идеясе сездә каян барлыкка килде?
М.М.: Дәниз Бәдретдин белән иң беренче күрешүебез 1989 елда булды. Алар Финляндиядә яшәүче татарлардан оешкан төркем белән чыгыш ясарга Казанга килде, мин ул вакытта әле бала идем. Мин аларның концертында кунак буларак чыгыш ясадым.
Аннан соң инде күп вакыт узды һәм без Дәниз белән аралашмыйча тордык. Икенче күрешүебез 2012 елда, Бөтендөнья татар конгрессында булды. Мин Дәниз янына үзем килдем һәм, син мине таныйсыңмы, дип эндәштем. Ул мине 20 елдан артык күргәне булмагач, бераз аптырашта калды. Шуннан элемтәләребез яңарды һәм мин аңа берәр төркем оештырып, бергә уйнарга теләгемне белдердем. Ул, уйлап карарбыз, диде. Аннан бераз вакыт үтте һәм без Дәниз белән элемтәгә кереп, мин Франкфурттан аның янына Хельсинкига кунакка бардым. Без аның белән бу проект турында фикер алышып, бергә уйнап карадык. Төркемебез шулай оешты.
Сезнең репертуарга эләксен өчен, җыр нинди булырга тиеш?
М.М.: Без башкарган җырлар төрле стильләрдә. Күбрәк халык җырларын башкарабыз. Алар хәзерге заман стилендә эшләнелгән. Дәнизнең үзе язган җырларны да, джаз, блюз стилендә дә җырлар җырлыйбыз. Инструменталь әсәрләребез дә бар: элеккеге борынгы көйләрне Европа мәйданнарында уйнарлык дәрәҗәдә эшләнелгән композицияләр шактый.
Төркемегез өч илдә яшәүче иҗат кешеләрен берләштерә. Репетицияләр уздыру авыр түгелме?
М.М.: Репетицияләр төрле җирдә була. Әйтик, мин Франкфуркттан Хельсинкига киләм, Казанга да махсус кайтабыз. Шулай эшлибез.
Күптән түгел беренче альбомыгыз чыкты. Анда күбрәк нинди җырлар кергән?
М.М.: Дәнизнең үзе кечкенә вакытта ишетеп үскән, мәҗлесләрдә җырланган җырларны яңа форматта чыгару теләге бар иде. Альбомга узган гасырның 40-50-60 нчы елларында язылган җырлар тупланды. Ул шул җырларда тәрбияләнеп үскән. Минем әби-бабаларым бу җырларны башкаралар иде, дип искә ала ул. Без әлеге җырларны заман яшьләре тыңларлык, Европа яшьләренә кызык булырлык форматта эшләргә тырыштык.
Альбомыгызны Казаннан алда Хельсинки каласында тәкъдим иттегез. Анда төркемегез чыгышын ничек кабул иттеләр?
М.М.: Хельсинкида дискны презентацияләү чарасына татарлар гына түгел, финнар да килде. Чара зур резонанс тудырды, татарларга бик ошады. Хәтта немец хезмәттәшләрем дә концертны тамаша кылырга килде. Казанга кайтканнан соң да миңа концертны хуплап, бик күп хатлар җибәрделәр.
Төркемнең киләчәген ничек күзаллыйсыз?
М.М.: Без һәммәбез дә − уйный торган профессиональ музыкантлар. Алга таба күбрәк уйнарга кирәк һәм бераз гына финанс ярдәме булса, төркем тагын да үсәр иде.
Ярдәм сорап Мәдәният министрлыгына, яки иганәчеләргә мөрәҗәгать иткәнегез булмадымы?
М.М.: Мәдәният министрлыгы безнең проект белән кызыксыныр дип өметләнәбез. Дискларыбыз яңа гына чыкты, җитәкчеләр дә бу хакта белеп, аларда кызыксыну туар дигән ышаныч бар.
Сез инде дистә елдан артык Германиядә яшисез. Чит күзлектән караганда, татар җыры бүген ни хәлдә?
М.М.: Профессионаллар эшләгән әйбер һәрвакыт яхшы булачак. Бездә күп нәрсәләрне үзешчәннәр эшли. Үзешчән кеше эшләгән эш берничек тә сыйфатлы була алмый.