поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.06.2016 Мәгариф

Диплом сатам. Кем ала?

“Сезнең балагыз югары уку йортына укырга керергә тели, әмма аттестатындагы билгеләре начармы? Бу очракта аны сатып алып, газизегезгә бүләк итә аласыз”. Бүген интернет ”аттестат, диплом сатам” дигән белдерүләр белән тулган. Әмма мондый ялган документлар белән ерак китеп булмый шул.

Интернетка кереп, диплом сатып алам, дигән үтенечкә мыжлаган тәкъдим килеп чыга. Ялган документ сату белән эш итүчеләр бәяләрне һәм кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген ачыктан-ачык язып куйган. Арада шүрләгәннәре дә бар, андыйлар сайтта күрсә­тел­гән адрес буенча заказ бирергә куша. Алар республикадагы теләсә кайсы вуз, көллиятләрне тәмамлау турында документ ясап бирергә әзер. Без дә диплом бизнесы белән шөгыльләнүчеләргә шалтыратырга булдык.
 
– Әлү, сездә арматурачы белгеч­леге кенәгәсе күпме тора? – дим телефон трубкасын алган иргә.
 
– 10 мең сум. Биш көн эчендә әзер булачак. Заказны безне эзләп тапкан сайттан бирергә кирәк. Акчаны соңыннан гына түлисе.

– Әгәр ялган икәнлеген белсә­ләр?

– Курыкмагыз, барысы да төп нөсхә кебек эшләнә.

Татарча диплом язалармы икән? Бер оешмага шалтыратып, дипломны туган телдә яздыртырга булдык. Ильвира дип таныштырган кыз гозеребезне үти алмады. “Кызганыч, бездә татарча язучы белгечләр юк”, – дип кенә җа­вап бирә алды.

Дипломын да ясап бирә, студентларны фәнни эш язудан да коткара бу виртуаль кибетләр. Бәяләр дә төрлечә. Әйтик, керешсез, йомгаксыз, авторның үз фикере булмаган реферат-мазарлар 700-1200 сум тора. Көллият, техникумнарда белем алучылар өчен дипломны 8 мең сумга да сатып алырга була. Әгәр икътисад буенча җиңел генә кандидатлык диссертациясе якларга телисең икән, 198 мең сумыңны чыгарып салырга туры киләчәк. Ә гуманитар фәннәр­неке – 140 мең сум тирәсе. Фәнни эш­ләрне язып та күрсәтә икән бу оешма! 25 меңнән артык әзер курс һәм диплом эшләре тәкъдим итәләр. Медицина фәннәре докторы дип­ломын – 30, IT-белгеч­леккә – 20, мәк­тәп аттестатын – 20, БДИ белеш­мәсен 11 мең сумга юнәтергә мөмкин.

Вузда укып та, фәнни эшне яза алмау – көлке, әлбәттә. Ә бит үз башларын эшләтергә теләмәгән яшьләр күбәя бара. Реферат, дип­лом эшен үзең эшләмәү ялкаулыкмы бу, әллә белемсезлекме?

– Мин читтән торып белем алучы студентларга химиядән контроль эшләр язарга булышам. Гадәттә, бер мәсьәләне 50 сумга чишәм. Кайбер студентлар, белмим, вакыт юк, диләр. Аларны да аңларга була. Сессия башланмас борын аларга әзер контроль эш белән килергә кушалар. Мине күбрәк танышлар аша эзләп табалар. Әгәр каршы килсәм, алар башканы эзләп табачаклар бит, – ди хисапчы булып эшләүче Лилия.

Акчаң булса, барысын да сатып алып, яхшы эшкә урнашып була. Тик озакка түгел... Әнә күптән түгел Түбән Кама прокуратурасы ялган диплом белән эшләүче 54 яшьлек тәрбиячегә карата җи­наять эше кузгаткан. Шәһәрнең бер тукталышында таныш булмаган адәмнән КФУ дипломын 70 мең сумга сатып алган ул. Гади генә түгел, юрист белгечлегенекен. Тик аның кырын эшен бик тиз сизеп алганнар. Тәрбияченең әлеге уку йортында бөтенләй укымаганлыгы ачыкланган.

Республика прокуратурасы диплом сату белән шөгыльләнүче ике дистәдән артык сайтны ябуны таләп итә. Совет районы прокуратурасы апрель аенда 19 сайтның хуҗасын ачыклаган. Чаллыда бу сан – 14. Аларның хуҗаларын җи­наять җаваплылыгы көтә.

Татарстан прокуратурасы хә­бәр иткәнчә, ялган рәсми документларны ясаучыларны ике елга кадәр ирегеннән чикләү рәве­шен­дә җәза бирү яки ике елга мәҗбүри эшләргә җәлеп итү, алты айга кулга алу каралган. Ялган документтан файдаланучыларны 80 мең сумга кадәр штраф яки башка төрле җәза чаралары көтә. Шул очракта җа­вап­лылыкка тартылган кеше аны алты ай дәвамында башкарылган эш хакы яки 480 сә­гатьлек эш сә­гате күләмендә түли. 2015 елда белем бирү учреждениесендә ялган диплом белән эшкә урнашу очрагы буенча бер шикаять теркәлгән. Ул кеше югары урынга шул рәвешле күтәрелмәкче булган. Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган.


 


Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.06.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»