|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.06.2016 Җәмгыять
Ата белән бала«Хатыннарның кайберләре баланы, ирне үземә бәйлим, дип таба бит. Син бу хакта ни уйлыйсың?» — диде минем сыман декрет ялында утыручы бер әни (без аның белән Интернет аша танышкан идек). Уйга калдым. Бер ерак туганым белән дә бу темага сөйләшкәнебез бар. Тагын бер бала табарга хыялланганымны белеп алгач: «И-и, бүгенге көндә ирне бала белән генә бәйләп кую мөмкинме соң?» — дип, мине аптырашта калдырган иде. Димәк, бу — туганымның фикере генә түгел... Әйдәгез соң, «бәйләп» карыйк. Таныштыру Ышанасызмы-юкмы, ирләрдә дә бала табудан соң депрессия була икән, имеш! Әйе-әйе! Баланы тугыз ай күтәреп, тулгак газаплары кичереп тудыручы, аннары көннәр, төннәр буе багучы – мин, ә депрессия – аңарда! Арттырып әйтүем, әлбәттә. Әмма ирем бер мәлне үзенә булган игътибар кимегәнен сизеп, чыннан да, төшенкелеккә бирелде. Ташкын сыман ургылып чыккан бар назым балага юнәлгән, ә иремә «ашадымы – ашады, өсте-башы чистамы – чиста» мөнәсәбәте калган сыман булды. Һәр яктан ярдәм итеп торсалар да, бик арый идем шул. Кичке тугызда баланы имезгәннән соң үзем дә киләсе имезүгә кадәр йокыга талам. Әтиебезне эштән каршы алу бер матур гадәткә әйләнде. «Көтүче хатыны көтү кайтканда бизәнә» дигәнне истә тотып, өс-башымны төзәтәм, хушбуй сибенәм, кызымны да матуррак кыяфәткә кертәм: яңа күлмәк, кызыклы башлык, нәни муенса – барысы да эшкә җигелә. Безне күрүе була, әтиебезнең арган йөзе балкып китә, хәтта телефонына сурәткә дә төшерә башлый! Кичебез дә матур башланып китә. Моны эшләү авыр түгел бит? Гаилә бәхетле булсын дисәң, бала белән мәшгуль арада, аз гына вакыт табып, иреңнең чәченнән сыйпап кую, үбеп алу, яныннан үтешли кагылып китү бик мөһим икән. Бу аны: «Мине онытмаганнар! Яраталар!» дигәнгә инандырыр. «Юк-юк! Мин ваннада йөздермим! Куркам! Су йоттырсам?!» – шундый хәйлә белән бала коендыру вазыйфасын әтисенә йөкләдем дә куйдым. Аларның анда чырык-чырык көлешкәннәрен ишетү шулкадәр рәхәт! Әлбәттә, колак торгызып, ванна тирәсендә генә Кайбер чакта, хәер, «еш кына» дип әйтү дөресрәк булыр, ирем елаган баланы кулына алып, тынычландырырга маташа. Кая тынычлансын ди инде тегесе! «Китер, булмый синнән!» – диюдән тыелам (бу сүзләрне хәтта йомшак тавыш белән әйтү дә коткара алмас). Килеп, икесен берьюлы кочып алам да икеләнеп торган кыяфәт ясап: «Тукта, имәсе килми микән?» – дип, баланы куеныма күчерәм. Шулай итеп, әти кешенең горурлыгына тими калам. Гаиләнең бәхетле булуы – зур хезмәт нәтиҗәсе икәненә бик тиз төшендем. Өйләнешеп бергә яши башлаганда ук үзем өчен бер нәрсәне хәл итеп куйдым: өйдәге бөтен эшне үз җилкәмә генә алу тора-бара миндә ризасызлык уятыр. Ашарга пешерүче, кер юучы, үтүкләүче, бала караучы, кибеткә йөрүче... хәленә төшеп бетсәм, үземне бер мескенкәй итеп хис итәчәгем көн кебек ачык бит. Моңа күпме мисал бар! Аннары, ачу килеп, гаилә иминлеген бозачак фетнә чыгуга да бер генә адым кала! Ә мактарга җай табылып тора ул! Бер көнне ирем эштән кайтышлый печенье-конфетлар алып керде. «Нишләп алдың инде? Бар бит! Шылтыратсаң, кирәк нәрсәләрне әйткән булыр идем!» Тукта, ашыкма! Болай әйтмик! «Син телепат, ахрысы! Каян белдең чәйгә тәмле әйбер беткәнен?!» – дип, киштәдәге ачылмаган печенье тартмасын эчкәрәк этеп куям. Рәхмәтләр укый-укый чәй эчәм. Икенче көнне ул кибеттән: «Берәр нәрсә кирәкме?» – дип үзе шылтыратты... Бер кичне ирем дуслары белән кафега чыгып китте. Мин инде өйдәге бөтен эшне эшләп бетердем, кичке ашны да әзерләдем, хәтта баланы да коендырып куйдым, ә әтиебез һаман юк... Эч поша башлады – ул анда күңел ача, ә мин монда утырам! Кочаклашып кино карарбыз дип хыялланган идем бит! Эчемнән шулай дип дулый ук башладым (югыйсә гомергә бер мәртәбә дуслары белән очрашып, һава алыштырып кайтуы яхшы гамәл икәнен аңлыйм да! Кыскасы, акыл бер нәрсә уйлый, йөрәк икенчене – хатын-кыз инде, нишләтәсең). Сәгатькә карыйм – соң инде! У-у-у! Җилтерәтеп телефонга тотындым. «Алло!» Бер җөмлә генә әйттем! …Озак та үтмәде, ирем өйгә кояштай балкып кайтып та керде! Керүгә кочаклап алды, көнем-кичем ничек узуы, баланың яңа һөнәрләре турында сораштырды. Кыскасы, кичнең азагы бик матур тәмамланды. Нәрсә дип әйттең инде дисезме? «Без сине сагындык… Синсез өй шундый буш икән…»
Сылу КАМАЛОВА |
Иң күп укылган
|