|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.06.2016 Җәмгыять
Кондиционер куючыларны июньнән штраф көтә
Казанда 1 июньнән биналарның фасадына урнаштырылган кондиционер өчен штраф салына башлый. Ул кемнәргә кагыла? Кондиционерларын алып куярга өлгермәгән физик затларга – 3 000-5 000 сум, вазифаи затларга – 15 000-30 000 сум, юридик затларга 200 000-500 000 сум штраф салынырга мөмкин. Шәһәр башкарма комитетының әлеге карары 2014 елның июлендә үк кабул ителгән булган. Анда кондиционерларның урамга куела торган җиһазын биналарның төп урамнарга һәм гомумшәһәр юлларына карап торган ягына беркетмәскә кушыла. Әлеге исемлеккә Совет районындагы – 15, Киров һәм Мәскәү районнарындагы – 20, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарындагы – 16, Вахитов һәм Идел буе районнарындагы 89 урам кергән.
--- |
Иң күп укылган
|