08.06.2016 Матбугат
“Икмәк һәм тамаша” кайтса...
Яшьлеккә бәйле рәвештә, “үләннәр дә яшелрәк, агачлар да биегрәк” булганга гына түгел, килә дә үзенең иплелеге, ихласлыгы белән совет чорының соңгы ике-өч дистә елы искә төшә. Газета-журналларга язылу вакыты (хәзер аны кампания дип авыз тутырып әйтеп тә булмый кебек) җитсә дә искә төшә ул.
Сиксәненче еллар, туксанынчыларның башы – хезмәттәшләр белән ярыша-ярыша периодик басмаларга квитанция тутырган чаклар. Ике коллегамның “Техника молодежи” журналын бүлә алмыйча шактый озак тарткалашуы. Хәзер инде гаҗәп тә тоеладыр, ул заманда син теләгән матбага һәрвакытта да синеке дигән сүз түгел иде. Ягъни газета-журналларга сорау тәкъдимне узып барды. Совет заманының кеше ашамаган “вегетариан” елларын, халык ябырылып матбугат алдырган, аны укыган, тамашадан гайре мәгълүматка сусап яшәгән чорны начар вакыт дияргә һич тә тел әйләнми.Шул сусау һәм бөтенләй үк начар булмаган, гел зыянга гына эшләмәгән коммунистик идеология адәми затны бүген белән чагыштырганда әхлаклырак, җитдирәк кенә түгел, кешелеклерәк тә итте, белемлелекнең дә бәясен югары тотты...
Унбиш фатирлы подъездыбызда, шәһәр газетасы “Лениногорские вести”ны алдыручы бердәнбер күршемне, биш басмага язылган мине исәпләмәгәндә, “гәҗит кортлары” бүтән юк. Элекке чорның “беркатлы” халкы белем чишмәсенә санаган китап, “аның изге сәхифәләрен актару” да бер анахронизмга, искелек калдыгына әйләнде кебек. Аклану, әлбәттә, әзер – барыбызны да, имеш, заман, аңа яраклашу, ябышу “бозды”. Тик биредә шагыйрьчә: “Күңелең тарлыгын сылтама заманга!” – дию дә бик урынлы бит.
Милли басмаларның торышына кагылып сүз катканда, шунысын да билгелик, дөньяга татар күзе белән карау җитенкерәмәү, безләрдәге түбән милли аң милли матбугат тиражларын түбән тәгәрәтергә булышмаса сәер дә булыр иде. Һәрдаим мәгълүматка, гыйлемгә тартылган халыкның яңарак кына “күз бетереп” газета-журнал, басылып китап укыган безнең буын да тиз арада җиңелгә өйрәнде, кызык эзләргә һәвәсләште, инстинктлар ягына авышты. Өй түрендә пот урынында торган телевизор, аның дистәләгән каналлары тәүлек әйләнәсе тамаша күрсәтеп, күңел ачтырганда, җитди фикерле басмалар алдырып, китап укып кара инде син. Тамашага хирысландыңмы, синдә моңарчы булган зәвыклылык – ипле мәгълүматка, фикергә ихтыяҗ, яшәешне аңларга тырышу, камыллеккә омтылыш, шул ук милли хисләр – һәммәсе тагын да ныграк читкә тибелә. Бу хәл кире чыгып булмас йомык әйләнә эченә чуму түгелме?
Бүген өстә мәгълүматның сарысы йөри – бәндәнең түбән ихтыяҗларын кәнәгатьләндерә торганы. Мәгълүм кешеләрнең юрган асты хәлләре, гыйшык-мыйшык, скандаллар, җина-ять, сенсация, маҗара. Шуңа барып җиттек, кешегә, үзенә турыдан-туры кагылмаганда, хәтта фаҗига дә бик кызык. Гайбәт белән, башкаларның башына төшкән бәхетсезлекне күреп, шуның белән туенып яшәү – ул инде кайсы яктан гына карасаң да, мәгънәсез, затсыз гамәл. Ә барыннан да бигрәк ул – зәвык булмау. Без бүген шуның тантанасы шаһитлары. Сорау бар икән, газеталарның сарысы да, сорысы да булырга тиеш, диләр. Килешмим! Гавам җиңел үзләштерелгәнне, кешнәтә торганны, билдән түбәнне сорар ул. Мәктәп баласы математика урынына физкультура сораган кебек. Халыкны да баланы тәрбияләгән кебек тәрбияләргә кирәктер. Кайчагында хәтта мәҗбүр итәргә. Кеше затының табигате шундый – аның күңеленә фәрештәгә караганда шайтан тизрәк кереп урнаша. Урнаша һәм чыкмый.
Зәвык тәрбияләүче дәүләт институтлары, региональ институтлар булмаганда сәхнәгә патрицийлар заманыннан калган “икмәк һәм тамаша” принцибы чыга. Ягъни бүксәне булдыра алганча тутырып куйганнан соң (мал, акча артыннан чабып аргач), арзанлы кызык табып, шуның белән күңел ачу. Адәми затның кечкенә яки зур бизнес-проект булып, көн туса “күсе узышында” катнашуы һәм һәртөрле рухияттән, яхшыдан читләшүе...
Иртәгесе көнгә ышаныч биргән чагыштырмача гадел җәмгыять – совет заманында без коммунизм идеяләре белән яшәдек, якты һәм гадел киләчәккә ышандык. Начармы, яхшымы кыйблалы идек. Бүгенге кеше бернәрсәгә дә ышанмый. Пьедесталлар буш, кыйблалар юк. Шикле кыйммәтләрнең кыйбла түгеллеген, алар артыннан чабып үткән вакытның заяга узган гомер икәнен аңлаганчы тагын күпме яшисе, дигән сорауга җавапны да, миңа калса, бары акыллы китаплар, шул ук җитди матбугат аша гына табып буладыр.