|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.06.2016 Фаҗига
Төркиядә зур теракт, күп кеше яраланып, 11 кеше үлгәнКичә иртәнге сәгать 8.40 та Истанбулның Везнеджилер районында терактта 11 кеше үлгән. Аларның 7 се – полицейский. Бу хакта Төркиянең “Анадолу” МА хәбәр итә. Истанбулның губернаторы Васил Шахин әйтүенчә, полицейскийлар утырып барган автобуска шартлаткыч куелган автомобиль килеп бәрелгән. 36 кеше яраланган. Шуларның өчесе авыр хәлдә. Истанбулның губернаторы теракт булган урынга килгән, һәлак булучыларның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашкан. Истанбулда гид булып эшләүче татар кызы Юлия Струненкова әйтүенчә, теракт нәтиҗәсендә шәһәрдә зур “бөке”ләр хасил булган. Фаҗигәдән соң, аңа да, аның белән булган Испания туристларына да туганнары, танышлары шалтырата башлаган. “Сырхаухәнәләргә агылган кешеләрне дә күрдем, бөтен җирдә полиция”, - дигән Юлия.
--- |
Иң күп укылган
|