поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.06.2016 Шоу-бизнес

Гүзәл Уразова җанатарларын җыеп кунак иткән (ФОТО)


Гүзәл һәм Илдар кунаклар өчен кызыклы программа әзерләп куйган. "Казанның иң истәлекле урыннарының берсе булган Иске Татар бистәсенә, Кремльгә, Кол Шәриф мәчетенә бардык. Һәр җанатарыма дога китабы алып бүләк иттем. Очрашуыбыз да Рамазан аеның беренче көненә туры килде. Казан буйлап сәяхәт иткәннән соң, "FUN24" күңел ачу үзәгенә юл тоттык. Кич белән исә "Корстон"да матбугат очрашуы узды", – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гүзәл Уразова.

Ике сәгать дәвам иткән матбугат очрашуында җанатарлар артистлар белән генә аралашып калмаган, интернет челтәрендә эшләү, сайтны үстерү, популярлаштыру буенча белгечләрдән киңәшләр дә ишеткән. "Җанатарлар социаль челтәрдәге төркемнәребезне алып бара. Һәркайсы өлкәннәр кебек фикер йөртә, аларга зур өметләр баглыйм. Җанатарларга бүләкләр һәм дипломнар тапшырып, аларны шәһәр үзәгендәге кунакханәгә урнаштырдык. Гомумән, очрашуыбыз һәркемгә кызыклы һәм файдалы булып, җанатарлар канәгать калгандыр дип ышанам", – ди Гүзәл.

Бу чара Гүзәл һәм Илдар тарафыннан дүртенче ел рәттән оештырыла. Җанатарлар арасында Казанга тәүге тапкыр килүчеләр дә булган. Артистлар әйтүенчә, якын киләчәктә әлеге матур очрашудан мини-фильм иҗат ителәчәк. Әйтергә кирәк, Гүзәл һәм Илдар – татар эстрадасында җанатарлары белән мондый җылы очрашулар оештыручы бердәнбер артистлар.


Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 07.06.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»