поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.09.2009 Авыл

17 KОМБАЙН KЫЙССАСЫ

ТЕХНИКАСЫЗ “СЕЛЬХОЗТЕХНИКА”

 

Итекченең итеге, читекченең читеге булмый ди бит. Азнакай районының “Сельхозтехника”сы урак алдыннан техникасыз кала. Үзе “Сельхозтехника”, ә техникасы юк. Буш ишегалды. Баш кадәр йозак эленеп торган биналар. Шул буш ишегалдында сакчы вазыйфасын башкаручы Альберт Салихов оешманың ни рәвешчә “техникасыз “Сельхозтехника” булу тарихын бәян итте:

 

– Уракка бер атна калган иде, унҗиде чит ил комбайны – “Нью Холланд” һәм “Кейс”, унлап йөк автомобиле, алты “КСК”ны алып киттеләр. Монда 1987 елдан бирле эшлим, шушындый оешманың юкка чыгуын бик авыр кабул иттем...

 

Альберт абзый былтыр терлек азыгы әзерләү буенча республикада беренче урын алган. Шуңадырмы, “КСК” комбайннарын алып китүләре хакында аеруча кызганып сөйләде. Башка елларда Азнакай басуларының яртысында урып-җыю эшләре алып барган, алай гына түгел, күрше Сарманга да булышырга өлгергән “Сельхозтехника”ның быел үз җирләрендә (җәмгысы 10 мең гектар, районның ун процент территориясе) урып-җыю эшләре алып барырга да техникасы калмаган.

 

Азнакайның иң эре оешмаларының берсе булган “Сельхозтехника”да хәзер каравылчылар гына эшли. “Монысында ремонт ясый идек, монысы гаражлар, монысында техниканы юдык”, – дип, һәр бинаны бик яратып күрсәтеп йөрде Альберт Салихов. Оешмада илле кеше эшләгән, хәзер кайсы кайда икән. Азнакай эшсезлек буенча республикада алдынгы урыннарда, эшкә урнашуы би-ик авыр монда. Альберт Салиховка ярый, ул хәзер техникасыз “Сельхозтехника”да каравылчы вазыйфасын башкара.

 

ӘЛМӘТТӘН – АЗНАКАЙГА!

 

“Сельхозтехника” соңгы биш елда инвестор – Әлмәтнең “Главнефтегазстрой” оешмасы канаты астында яши. Оешма өчен Азнакай чит түгел – шәһәрне кайчандыр нәкъ менә алар төзеп чыккан да инде. Шәһәр чит булмаса да, авыл хуҗалыгы бөтенләй чит юнәлеш “Главнефтегазстрой”га. “Сельхозтехника”га килеп эләгү дә очраклы рәвештә генә булган.

 

– 2004 елда Азнакай “Сельхозтехника”сы белән янәшә автозаправка төзү өчен урын сорадык, – ди инвестор Илдар Володкин. – Район башлыгы җир бирергә ризалыгын белдерде, ләкин бер шарт белән –  банкротлыкка чыккан “Сельхозтехника”ны үз карамагыбызга алырга тиеш идек. Үзебез өчен чит юнәлеш булса да, ризалаштык. Дөрес, килгәнче күпме техниканы ремонтласын күз алдына да китермәгән идек.

 

Техника булгач, безгә эшләр өчен җир дә кирәклеге ачыкланды. Район башлыгы банкротлыкка чыккан “Вахитов” хуҗалыгын тәкъдим итте. “Токымлы сарыклар үстерүче завод” дип аталса да, без алган вакытта анда бер генә сарык та калмаган иде, еллар буе хезмәт хакы түләнми, электр өзелгән, бурычлар муеннан ашкан, нибары мең ярым гектар җир эшкәртелә. Барлыгы 40 миллионлап акча сарыф иттек, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына рәхмәт, аның ярдәме зур булды. Үзебез өчен ят юнәлеш булгач, күп кенә белгечләргә киңәш сорап мөрәҗәгать иттек, аларга рәхмәт. Хәзер безнең хуҗалыкны оялмыйча кешегә күрсәтергә була дип саныйм, яхшы гына уңыш җыеп алабыз, элек чүп үскән басуларның барысы да эшкәртелә, эшләребез начар түгел.

 

“Главнефтегазстрой” Азнакайда “Агроремсервис” оешмасын терки һәм “Сельхозтехника” шушы исем белән яңача яши башлый. 2000 елда хөкүмәт тарафыннан сатып алынган, җир һәм милек министрлыгы карамагында булган унҗиде чит ил комбайны (“Нью-Холланд” һәм “Кейс”лар) да “Агроремсервис”ка арендага бирелә. Илдар Володкин фикеренчә, комбайннар бер кулда булу аркасында гына тугыз ел буе эшли алганнар:

 

– Башка районнарда хөкүмәт биргән ул комбайннарны хуҗалыкларга өләшеп чыктылар да, алар ватылып бетте. Бары бер районда – Азнакайда гына барысы да эшли. Ул бит чит ил техникасы, аны теләсә кем карый алмый, белгечләр вакытында һәм дөрес итеп ремонтлап торса гына. Ышандырып әйтә алам – әгәр безнең кулда булса, әлеге комбайннар тагын тугыз ел буе эшләячәк иде әле.

 

ЯҢА ХУҖА

 

Ләкин алай булып чыкмаган шул. Былтыр районда хуҗа алышына. Бездә яңа җитәкче килсә, бөтен нәрсәне тамыры белән үзгәртеп корырга ярата бит. Азнакайда исә арттырып ук җибәргәннәр. Районның яңа башлыгы Рафис Галиев комбайннарны “Агроремсервис”тан алырга дигән фәрман чыгара. Инвестор бу комбайннарны башка төрле шартларда арендага бирергә яки бөтенләй сатып алырга теләвен белдергәч, район җитәкчелеге аларны гел тынычландырып килә: “Көтегез, тиздән аукцион булыр”. Урак башланырга санаулы көннәр калгач, билгеле була – район җитәкчелеге комбайннарны районның икенче бер инвесторына бүләк итеп тапшырмакчы икән. Монополиягә каршы көрәш хезмәтенең территориаль идарәсе мондый бүләкне законсыз дип тапкач, чит ил комбайннарын өч хуҗалыкка бүлгәләп тараталар.

 

Район җитәкчелеге “Агроремсервис”ны “техниканы эффектсыз файдалануда” гаепли. Инде дүрт ел буе әйбәт кенә эшләп килгән комбайннарны башка хуҗалыклар ни рәвешчә эффектлырак файдалана икән дигән сорауга да җавап табылган. “Агроремсервис”та эшләүче бер егет үзләреннән киткән техниканы башкаларның ничек файдалануын тикшереп караган. Төрле хуҗалыкларга бирелгән комбайннарның кайберләре инде запчастьларга таратылып беткән, ди. Егетне ялганда гаепләп булмый – күргәннәрен расларлык дәлилләре – фотолар бар. “Агроремсервис” мөһере салынган комбайн-тракторларның кайсының эче актарылып аткан, кайсының тәгәрмәчләре салдырып атылган. “Фотограф” барча комбайннарны да фотога төшереп өлгерә алмаган, калганнарын яшергәннәр. Мин дә аларны эзләп караган идем. Бер хуҗалык ишегалдында тәгәрмәчен салдырып, бүкәнгә бастырып куелган бер комбайнны күрергә насыйп булды тагы. Уттай урак өстендә зур кызыл комбайн яңа хуҗаларга шулай хезмәт итә икән.

 

“КОМБАЙН КҮПЕРЕ”

 

Илдар Володкинны барыннан да бигрәк үзләренә карата кешечә мөнәсәбәт булмавы гаҗәпләндергән. Әйтик, комбайннарны алып китәчәкләре хакында урак алдыннан түгел, алданрак та әйтергә мөмкин иде бит. Инвестор яңаларын сатып алыр иде. Ә инде уракка бер атна калгач, кайдан табасың аларны? Ул вакытта хәтта тере акчага да комбайн сатып алу мөмкин булмаган. Ә бит ун мең гектар җирне урып җыярга кирәк. “Тикмәгә генә “битва за урожай” дип әйтмиләр икән”, – дип көлә хәзер инвестор.

 

Кеше ышанмаслык, ләкин инвестор тиз арада Ык елгасы аша бүрәнәләрдән күпер төзетә һәм Башкортостан фермерларын яллап, комбайннарны күрше республикадан китертә. Элек “Агроремсервис” ярты Азнакайның һәм Сарманның басуларында урып-җыйса, хәзер үзләрендә башкортостанныкылар эшли. Берәү дә бушка йөрми – җыеп алганның якынча егерме процентын үзләре белән алып китәчәкләр. Ә бу бит корылыкның үзәгенә эләккән Азнакай районында! Уңыш болай да түбән, шуны да күршеләргә биреп җибәрергә туры киләчәк.

 

Башкортостан чигенә барып, Ык аша салынган яңа күперне күреп, Чикән, Победа авылларындагы халык белән дә аралаштым. Җитәкчелек “Агроремсервис”ка аяк чалып маташса да, ярыйсы гына яшиләр икән әле. Бөтен тирә-якта бары тик алар гына ит токымлы мөгезле эре терлек үстерә, яңа терлек фермалары салып яталар. Киләчәктә ит токымлы сыерлар үстерүче хуҗалык итү максатлары. Уңышлары да уртача районныкына караганда югарырак. Хуҗалыкта эшләүчеләр дә зарланмадылар – элек эш тә, хезмәт хакы да булмаган, хәзер икесе дә бар. Аяктан егылып мактарлык хуҗалык түгел, ләкин инвестордан зарланучылар юк. Инвесторның максаты тагын да зуррак – хуҗалыкның “токымлы терлек үстерү” заводы данын кайтару.

 

“МИН УРЛАМЫЙМ”

 

Районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ринат Мәһдиевтан “Комбайннарны ник алып киттегез?” дип сорадым. “Агроремсервис” комбайннардан файдаланды, ә аренда өчен түләмәде, ди. Аннары гаять зур сер ачкан кебек, бу оешманың артында ике кеше тора, дип пышылдады. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгының томанлы фикерләрен дөрес аңлаган булсам, “Агроремсервис”ның артында элекке район башлыгының шәүләсе тора, имеш. Үзе бу хакта ачыктан-ачык әйтми дә.

 

Шулайдырмы-юкмы – әйтә алмыйм. Икәү торамы, өч кешеме, бәлки, дүрттер – мондамыни хикмәт? Хәтта район башлыгының бу оешмага катнашы булган очракта да урак алдыннан хуҗалыкны комбайннарсыз калдырырга кирәк микәнни? Әллә инде элекке хуҗа киткәч, аның катнашы булган барлык әйберләрне дә туздырып атарга дигәнме? Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгының вазыйфасы яңа район башлыгына ияреп, элекке хуҗаларга катнашы булганнардан үч алуда микәнни? Районга килгән, хуҗалыкка 40 миллион сум акча керткән, иң артта сөйрәлгән хуҗалыкны алдынгылар рәтенә чыгарган инвесторның элекке башлык вакытында районга килүе зур гаеп эш микәнни?

 

Ә яңа хуҗаларның максатлары зурдан икән. Ринат Хәсәнович яңа “Сельхозтехника” төзү идеясе белән януы хакында бәян итте. Районга килгән яңа инвестор – “Агросила”га (“Татэнерго” карамагындагы оешма) территория биреп, шунда авыл хуҗалыгы оешмаларына ярдәм итүче “Сельхозтехника” төзергә икән ниятләре. “Комбайннарның чын хуҗасы булырга тиеш”, – ди Ринат Мәһдиев. “От добра добра не ищут”, – ди урыслар. Булганны үзгәртергә, өстәмәләр кертергә, кирәк булса, аренда шартларын яңадан карыйсы булгандыр. Яңаны төзү күпкә авыр икәнне белми микәнни яңа башлыклар? Бәлки, юктыр. Бер дә белә торганга охшамаганнар.

 

Корылык булу сәбәпле, көньяк-көнчыгыш районнар өчен терлекләрнең баш санын саклап калу төп бурыч, дип билгеләп үткән иде Президент. Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да һәрдаим әйтеп килә. Чөнки сатарга ашлык юк, терлекчелек – бердәнбер акча табу чыганагы. Ә Азнакай районы терлекләрнең баш санын киметү буенча республикада беренче урынга чыккан – рәсми саннарга карасак, соңгы ярты елда 4 мең баш терлек сугымга озатылган. Менә бит яңа хуҗалар белән бергә яңача бизнес та килгән. “Финанс хәлләре авыр булу сәбәпле, кайбер хуҗалыклар терлекләрне саталар шул. Бераз кимү бар...” – ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы.

 

Урак алдыннан хуҗалыкларны техникасыз калдыргач, болай да ташка үлчим ашлыкны күрше Башкортостанга озаткач, хуҗалыкларның финанс хәлләре тагын да яхшырып китәр дип уйлый торгандыр инде Ринат Хәсәнович. Тикмәгә генә авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы итеп билгеләмәгәндер аны район башлыгы. Ни өчен бу урынга куелуы хакында да сөйләп китәргә кирәк тапты Ринат Хәсәнович: “Мин урламыйм, шуңа да район башлыгы “син урламыйсың” дип куйды”. Азнакай районы авыл хуҗалыгы кычкырып уңган – урламый торган башлык килгән бит. Нигә моңа басым ясап әйткәнен генә аңламадым, әллә инде авыл хуҗалыгы идарәсе урлый торган урынмы ул? Анда урлар әйбер юктыр ла.

 

“ТӘНКЫЙТЬ СТИМУЛ БИРӘ”

 

“Зур кызыл һәм зур сары комбайннар” хакында сорагач, район башлыгы Рафис Галиев янына да кердем.

 

– Бу комбайннар тулысы белән муниципаль милек, һәм кемгә бирергә икәнен муниципалитет хәл итә. Соңгы елларда алар “Агроремсервис”та иде, оешма эффектлы файдаланмады. Хуҗалыкларда эшләгән өчен алар зур түләү таләп иттеләр – җыелган уңышның 20 %ын үзләренә алалар иде. Ә җирле казна бер тиен күрмәде. Әле өстәвенә бюджеттан 4 миллион сум акча да алганнар. Хәзер бу хуҗалыкның эшчәнлеге белән коррупциягә каршы көрәш комиссиясе шөгыльләнә. “Агроремсервис” ул комбайннарны прихватизировать итмәкче булган...

 

Рафис Галиев, әлбәттә инде, комбайннарны яңа инвесторга бүләк итеп тапшырырга тырышканы хакында әйтеп торуны кирәк тапмады. Кем “прихватизировать” итмәкче булгандыр бит әле, комиссия шуны да тикшерсен иде ул! Район башлыгы бу хуҗалыкка 10 мең гектар җирнең бирелүен дә сыкрап телгә алды. “Ни өчен ул хуҗалыкка иң яхшы җирләр бирелгән?” Бәлки, комбайннар алынуның сәбәбен дә шуннан эзләргә кирәктер? 10 мең гектар яхшы җиргә, бәлки, башкаларны китертергәдер исәпләре? Рафис Галиев шул ук вакытта хуҗалыкның уңышлы эшләп килүен дә әйтми кала алмады. Уңышлары күз алдында бит.

 

– Хәзер комбайннарны башка хуҗалыкларга бирдек, аларның бөтенесе дә сафта, эшлиләр. Бер генә яңа хуҗаның да ремонт өчен акча сораганы юк.

 

– Миндәге мәгълүмат буенча, комбайннарның шактые ватылып беткән икән, – дип әйтүем булды, Рафис әфәнде “иң яхшы саклану чарасы – һөҗүм итү” дигәнне исәпкә алып булса кирәк, мине сатылуда гаепли башлады:

 

– Моны заказлы сөйләшү башланды дип уйлыйм...

 

– Сез мине “Агроремсервис”тан акча алган дип уйлыйсызмы?

 

– Юк, алай димим.

 

– Заказлы материал эшләүдә гаепләү нәкъ менә шуны аңлата.

 

Моңа җавап итеп, район башлыгы сорауларның берьяклы булуын аңлата башлады. Әйтик, нигә “Агроремсервис”тан комбайннар алынуы турында гына сорыйм да, башка хуҗалыкларны сорамыйм икән? Көчле логика. Башка хуҗалыкларның комбайннарын алмаганнар, әлеге проблема бер генә оешмага кагыла. Әгәр бу башка хуҗалыкларга кагылмый икән, алар хакында ни сорап булсын инде? Бу проблема буенча уртак фикергә килә алмадык. Рафис Галиев тәнкыйтьне яратуы хакында әйтте: “Ул эшләргә стимул бирә”. Димәк, бу мәкалә белән мин дә Азнакайның үсешенә үземнән өлеш керттем дип саный алам.

 

“КОМБАЙНЛЫ ОЛИГАРХ”

 

Район башлыгының “Агроремсервис”ка дәгъвалары хакында Илдар Володкиннан кабат сорыйсы иттем.

 

– Гафу итегез, ә кемгә без аренда түләргә тиеш? Муниципалитеткамы? Ул комбайннар муниципаль милек түгел, алар хөкүмәт акчасына сатып алынган. Безнең белән килешүне җир һәм милек мәсьәләләре министрлыгының территориаль бүлеге төзеде. Килешүнең барлык пунктларын да үтәп бардым. Моны тикшереп карарга мөмкин, мине килешүне үтәмәүдә гаепләүче булмады. Әгәр ул комбайннар муниципаль милек булып, безнең белән килешүне район төзегән булса, әлбәттә, аренда өчен түләр идек.

 

Бүген хуҗалыклардан урып-җыйган өчен алырга мөмкин түгел. Һәм шушындый тәртип белән һәрвакыт килешеп эшләдек. Соңгы ике елда эшләгән өчен хуҗалыклардан 4 миллион сум аласы калды, бу акчаны алып булыр дип тә уйламыйм. Комбайннарны саклыйбыз, ремонтлыйбыз, салым түлибез, район басуларында эшлибез. Шул ук вакытта ел саен 5-6 комбайн үзебезнең басуларда эшли. Менә шундый тәртип. Берәр нәрсә ошамаса, “Агроремсервис” эшчәнлегенә өстәмәләр кертергә булыр иде. Ә урак алдыннан комбайннарсыз калдыруны аңлый алмыйм. Һичьюгы кышын әйтсеннәр иде. Шуны аңламыйм – нигә эшләп торган оешманы таратырга?

 

Әгәр безнең эшчәнлек ошамаса, аңа ниндидер өстәмәләр кертергә булыр иде. Миңа хәтта комбайннар да ул кадәр кызганыч түгел. Киләсе елга үзебезгә кирәк кадәрле техника сатып алырбыз. Ә менә безгә 50 кешене эштән җибәрергә туры килде, шул кызганыч. Аларны эш белән тәэмин итә алырлык дәрәҗәдә бай түгелбез... Комбайннар сатып алып, колхозларда урып-җыю эшләрен алып барып баеган бер генә олигархны да белмим. Татарстанда да юк андыйлар, Русиядә дә.  

 

“Яңа себерке яңача себерә”, диләр. Азнакайга килгән район башлыгы бигрәкләр дә яхшы себерә – районда зар елаучы оешмалар саны көннән-көн арта бара. Берәр районга “Главнефтегазстрой” ише оешма инвестор булып килсә, китә күрмәсен дип ябышып ятарлар иде. Ә монда – киресенчә. Районның башка хуҗалыкларында булып, Мәсәгут ише авыллардагы алпавытларның ничек хуҗа итүен күргәч, җитәкчелекнең нинди хуҗаларны якын күрүен һәм кем өчен тырышуын аңларга була. Тик болары хакында – икенче юлы.

 

P.S. Район башлыгы “Агроремсервис”ның ролен никадәр генә түбәнәйтеп күрсәтергә тырышса да, быелгы урак нәтиҗәләре киресен сөйли. Гел алдынгылар рәтендә барган Азнакай быел урып-җыелмаган мәйданнар күләме буенча беренче урында. Районның 21 % мәйданы урып-җыелмаган. Ә бит хәзерге көндә инде 16 районда урып-җыю эшләре тулысынча төгәлләнде! Буада булган киңәшмәдә бу хәлне республика җитәкчелеге дә нык тәнкыйть утына алды. “Комбайннар белән уйнау” юньлегә илтмәгән, димәк.


Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Ирек мәйданы
№ 10 | 04.09.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»