поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.06.2016 Мәдәният

Рафис Корбанов: “Язучыларга карата иң хәерхаһлы булган төбәк – ул безнең Татарстан”

Драматург, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шәйхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр лауреаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Харис улы Корбанов белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

– Иҗтимагый оешма эшләрен башкару – үтә җаваплы вазифа. Корылтай алдыннан каләмдәшләрегез белән ирешкән казанышлар турында уйлана торгансыздыр. Шул хакта фикерләрегез белән уртаклашсагыз иде.

Р.К.: Холкым белән мин – шактый ук дуамал, үзсүзле, дөньяга тәнкыйди карашлы кеше. Үземә кадәр Язучылар берлеге рәисе булып эшләгән кешеләргә карата мин һәрчак дәгъвалы була килдем, эшләреннән йөз процент разый түгел идем. Инде менә үземнең башкарган эшләрем өчен җавап тотар көн килеп җитте. Миңа калса, нидер эшләдем кебек, беркем дә элеккеге рәисләргә караганда начаррак эшләдең бит дип әйтмәстер шикелле тоела. Ләкин дүрт ел ул шактый кыска вакыт – бик тиз үтеп тә китә икән. Әле алда эшләнмәгән эшләрем калды, кызганыч, әгәр икенче срокка сайланмасам, аларны беркем дә башкармаячак дигән бер үкенеч күңелне тырный. Иң кызганычы – минем кешеләргә карата ышанучан, беркайчан да, беркемнән дә җитәкче булып эшләү тәрбиясе алмаган булуым, киресенчә, һәрнәрсәне үзем башкарырга, үзем эшләп чыгарга өйрәнгән кеше булуым нәтиҗәсендә, күп кенә авырлыклар, кыенлыклар кичерергә туры килә. Шуның аркасында эшкә дә зыян килә торгандыр, уйлаган, ниятләгән күп кенә планнар тормышка ашмый кала. Язучылар берлегенең сайтын ачтык. Ләкин интернетның бөтен мөмкинлекләреннән файдалануга ирешеп булмады. Язучыларның тавышларын яздырып калу, башкарган эшләребезнең аудио, видео язмаларын эшләү мөмкинлеген файдалана алмадык. Сайтыбыздагы күп кенә папкалар буш тора. Хәзер гәзит чыгарам дип тә азапланасы юк, интернетны гына тиешенчә файдаланырга кирәк. Аның аша бөтен дөньяга чыгу, танылу мөмкинлеге зур. Ни үкенеч, без әле бу яктан бик наданнар. Электрон гәзитләр, китаплар, китап кибетләрен, язучыларның блогларын ачу – барысы да – алда торган, дүрт елда башкарылырга тиешле эшләр.

Үткән дүрт елда җәмгыятьтә язучыларга, әдәби иҗатка мөнәсәбәт гаять тә нык үзгәрде, начарланды. Һәм ул бүген тагын да шул карашны кичерә. Миңа бу дүрт елда шактый йөрергә, төрле республикаларда булырга, язучылар белән аралашырга туры килде. Һәм мин шуны күрдем: язучыларга карата иң хәерхаһлы булган республика – ул безнең Татарстан. Без моның өчен Президентыбызга зур рәхмәт әйтергә тиешбез. Мин моны һәр чыгышымда әйтә киләм. Дөрес аңларга кирәк: бу һич кенә дә Президент алдында яхшатлану түгел, киресенчә, әдәбиятыбызга, язучыларыбызга шундый мөгамәләне саклап калу өчен тырышу. Бүген безнең хәлдәге Язучылар берлеге бер генә җирдә дә юк. Без элек башкортлар белән ярыша идек. Хәзер мактана алабыз: алар, безгә караганда, шактый кыен хәлдә. Ләкин моның белән мактанырга һич тә ярамый, чөнки бу начар үрнәк иртәгә безгә дә килеп җитәргә мөмкин. Күршеләребез чуашлар, дүрт берлеккә таркалып, дәүләттән бер тиен акча алмыйча, чын мәгънәсендә иҗтимагый оешмалар булып яшәп яталар. Яшәп дип әйтү дөрес үк тә түгелдер, бәлки. Мариларның берлекләре санда бар – гамәлдә юк. Удмуртларда шул хәл. Якутиядә дә, ике берлеккә таркалып, үзара уртак тел таба алмыйча яшиләр. Күптән түгел, бездә гагаузлар булып китте. Аларда да шул ук хәл. Безне күреп исләре китеп, дәүләт нәшриятында түләүсез китап чыгаруыбызга, күпмедер гонорар да алуыбызга көнләшеп киттеләр. Кавказ республикаларында берлекләр сакланып калган, ләкин дәүләттән финанслану күпкә ким. БДБ илләреннән Казакъстан белән Азәрбайҗаннарның гына хәлләре ярыйсы. Төрекмәннәрнең, кыргызларның, үзбәкләрнең, таҗикларның берлекләре юк дәрәҗәсендә. Мәскәүдә дә хәлләр шәптән түгел. Мәскәү, Санкт-Петербург язучылары, инде узган гасыр ахырыннан бирле иҗтимагый оешмалар булып, взнос һәм үзешмәкәрлек белән шөгыльләнү хисабына көн күрәләр. Үзен СССР Язучылар берлеге варисы дип санаучы МСПС (Халыкара Язучылар Берлекләре Бергәлеге) белән башында яһүдләр торган оешмалар арасында чирек гасыр инде тарткалаш бара. Бу язучыларга карата халыкта һәм җитәкчелектә тискәре мөнәсәбәт уята.

Шөкер, китап нәшриятыбыз эшләп тора. Ләкин, кызганычка каршы, әсәрләребезне тәрҗемә итеп, дөньяга чыгару, үзенең былтыргы еллык юлламасында Президент Рөстәм Нургалиевич әйткән интеграция мәсьәләсе әле безнең алда сөрелмәгән дала булып кала бирә. Алдагы дүрт елда бөтен көчне шушы максатка туплау бурычы тора. Ниһаять, сүздән эшкә күчү вакыты җиткәндер. Бу эшнең планын төзеп, Президентка мөрәҗәгать итсәк, ул безгә ярдәм итмичә калмастыр дип уйлыйм. Әдәбиятны дөньяга чыгару - ул республиканы да танытуның бер юлы.

– Әйе, гыйбрәтле чагыштырулар безне куандыра да, борчуга да сала, әлбәттә. Чит илләрнең, төрле республикаларның әдәбияты белән укучыбызны таныштырып тору яки үзебезнең язучыларыбызны шул халыкларга таныту эше мактауга лаек. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел булуны билгеләп үтү чараларының берсе буларак төрек телендә аның 130 шигырен бастырып чыгару,азәрбайҗан телендә яшь шагыйрьләребезнең антологиясе дөнья күрү, тугандаш халыкларның әдипләре белән даими аралашып иҗат итү - болар, әлбәттә, өмет уята торган күренешләр. Шул хакта тәфсилләбрәк сөйләсәгез иде…


Р.К.: Совет чорында шактый киң алып барылган юнәлеш – халыкара аралашулар, башка республикалар, регионнар белән алмаш әдәбият-сәнгать көннәре үткәрү. Моның бер юнәлеше фестивальләр булса, икенче юнәлеше – тәрҗемә китаплары чыгару. Былтыр шулай ук дөньяның 22 иленнән 100ләп шагыйрь катнашында үткән 11нче Төрки шагыйрьләр фестивале игътибарга лаек. Мондый зур форумнар Советлар Союзы таркалганнан соң әле беренче тапкыр үткәрелде булса кирәк. Гомумән, соңгы 4 елда кардәш әдәбиятлар арасында 25 – 30 ел буе өзелеп торган элемтәләрнең кабат урнаша башлавын билгеләп үтәр идем. Азәрбайҗан, Казакъстан, Башкортстан язучылар берлекләренең 80 еллык юбилейларына чакырылуыбыз, башкорт, чуаш кардәшләр белән аралашуларның ешаюы, уртак семинарлар, фестивальләр – шуның дәлиле. Төркия Язучылар берлеге һәм «Евразия» Язучылар берлеге арасында элемтәләр матур гына башланып киткән иде. Кызганыч, ил җитәкчеләре арасында килеп чыккан низаг элемтәләргә бераз киртә салды. Ләкин моның уртак килешүләргә, әдәби элемтәләргә зыяны тимәс дип ышанасы килә. «Тюрксой», Төркиянең Казандагы консуллыгы белән эшчәнлек дәвам итәр дип өметләник.

Азәрбайҗаннан тарихчы-язучы Юныс Угыз белән очрашу да төрки әдипләребез арасындагы элемтәләрнең ныгый баруына бер дәлил булып тора. Бу очрашуда шулай ук азәрбайҗан шагыйре Әкбәр Гошалы катнашты һәм ул яшь шагыйрьләребезнең шигырьләрен азәрбайҗан теленә тәрҗемә итүне оештырып, Бакуда бастырып чыгару буенча килешү төзеде. Тукаебызның туган көне алдыннан бу китапны күрү бәетенә ирештек. Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, шулай ук аның 130 шигырен төрекчәгә тәрҗемә итеп, китабын Төркиядә бастырып чыгару турында «Ауразия» язучылар берлеге рәисе, «ВЕNGU» нәшрияты башлыгы Якуб Өмәруглы һәм «Кардәш каләмнәр» журналы баш мөхәррире шагыйрь Али Акбаш белән килешү төзелгән иде. Бу китап та Тукай туган көндә безгә килеп иреште. Шулай ук «Кардәш каләмнәр» журналының апрель саны тулысы белән Тукайга багышланып чыкты. Бу санны әзерләүдә төрек дустыбыз Фатих Кутлу зур хезмәт куйды. Аңа рәхмәтләребез зурдан. Фатих, гомумән, татар язучыларының әсәрләрен төрекчәгә тәрҗемә итеп, Төркиядә китап итеп бастырып чыгару буенча зур эш башкара. Аның тәрҗемәсендә инде 6-7 китап дөнья күрде. Хәзер ул Аяз Гыйләҗевнең «Балта кем кулында» әсәрен тәрҗемә итү белән мәшгуль.

Язучыларыбызның казакъ теленә тәрҗемә ителгән хикәяләр китабы моннан 37 ел элек, 1979 елда, Лерон Хәмидуллин тарафыннан әзерләнеп дөнья күргән булган. Былтыр казакъ дусларыбыз белән килешү нигезендә 36 татар прозаигының хикәяләре Алматыда казакъ телендә «Татар әңгәмәләре» дип аталган китап булып басылып чыкты. Калмык шагыйре Эрдни Эльдышев Тукай шигырьләрен калмык теленә тәрҗемә итеп җибәрде. Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» Сайлыкмаа Комбу тәрҗемәсендә Тывада, Валери Тургай тәрҗемәсендә Чабаксарда, балкар шагыйрьләре тәрҗемәсендә Нальчикта басылды. 2013 елда Чуашстанның халык шагыйре Юрий Семендер 123 татар шагыйренең шигырьләрен чуаш теленә тәрҗемә итте, нәтиҗәдә, «Тутар поэзиясе кашале» дигән җыентык дөнья күрде. Былтыр шулай ук Юрий Семендер тәрҗемәсендә Җәүдәт Сөләйманның шигырьләре чуаш телендә һәм үз егетләребез тәрҗемәсендә рус телендә аерым китаплар булып басылды.

Без дә төрки кардәшләребез алдында буш калмадык. Дүрт ел эчендә кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның «Повестьлар»ы, авар шагыйре Рәсүл Гамзатов, балкар Муталип Беппаев, Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, казакъ әдәбиятына нигез салучыларның берсе Магҗан Җомабаев, казакъ шагыйрләре Нурлан Оразалин, Галим Җайлыбай, авар шагыйре Могамед Ахметовның (безнеңчә Мөхәммәт Әхмәтов була) китаплары, карачай-балкар шагыйрьләренең «Мәңгелек тау илендә» дип аталган күмәк җыентыгы татар телендә дөнья күрде. Татарстан китап нәшрияты Башкортстан китап нәшрияты белән килешү нигезендә 1994 елдан бирле ике халык язучыларының алмаш китапларын чыгаруны нәтиҗәле алып бара. Бу елларда нәшрият шулай ук үзбәк шагыйре Чулпанның, кыргыз Омар Солтановның китапларын татарчага тәрҗемә иттереп бастырып чыгарды. Татарстан Хөкүмәтенең махсус карары нигезендә Россия халыклары әдәбиятыннан берничә язучының әсәрләрен татарчага тәрҗемә иттек һәм китапларын чыгардык. Алар арасында Кайсын Кулиев, Валери Тургай, Егор Загребин, Вячеслав Ар-Серги, Гавриил Державин, Максим Горький һәм якут язучысы Василий Яковлев (Далан) әсәрләре бар.

Берлегебезнең берничә язучы-тәрҗемәчесе төрле төбәкләрдә һәм илләрдә – Лилия Газизова, Наил Ишмөхәммәтов, Ихтияр Гаязов, Алена Кәримовалар Мәскәүдә, Молдовада, Эстониядә, Франциядә, Бельгиядә үткәрелгән тәрҗемәчеләр форумнарында катнаштылар. Лилия Газизованың «Окно в сад» дигән китабы Румыниядә румын телендә, Польшада поляк телендә басылып чыкты.

Без Мәскәү, андагы төрле берлекләр белән дә элемтәдә яшәргә тырышабыз. «Антология современной татарской поэзии» җыентыгын тулысынча Мәскәү шагыйрьләре тәрҗемә итте. «Державин» премиясенең бер номинациясен Россия Әдәби фонды тапшыра. 60тан артык язучыбыз – Россия Язучылары берлегенең (Союз Российских писателей) әгъзалары. СССР заманыннан ук чыгып килгән «Литературная Газета» баш редакторы (президенты) Юрий Поляков 2 ел элек Казанда булып, безнең белән очрашты, Россиядәге әдәби тормыш хакында үзенең карашын бәян итте, фикерләре белән уртаклашты. Гомумән, Россия язучылар оешмалары җитәкчеләре безгә көнләшеп, кызыгып яшиләр, һәм безнең белән элемтәдә булырга тырышалар. Безнең берлек Язучылар берлекләренең халыкара берләшмәсе (МСПС) әгъзасы булып тора. Мин шул берләшмәнең башкарма комитеты әгъзасы. Кызганычка каршы, Мәскәүдә язучыларның бер иш даирәләре арасында МСПСка карата тискәре мөнәсәбәт яши. Бу Мәскәүдә Переверзин чыгара торган «Литературная газета» һәм Поляков чыгара торган «Литературная Россия» гәзитләре бәрелешендә бик яхшы күренә. Россиядә язучыларга, язучылык хезмәтенә тискәре караш яши. Һәм бу карашның уңай якка үзгәрмәве дә бик мөмкин. Соңгы вакытларда булган кайбер вакыйгалар шуны күрсәтә. Моннан 2 ай элек кенә МСПСтан редерский захват белән аның бинасы тартып алырга омтылышы – шуның бер мисалы.

Без үз ягыбыздан рус язучыларына, үзебездәгеләрне әйтеп тә тормыйм, Россиянең күренекле язучыларына карата ихтирамлы мөнәсәбәттә яшибез. Ел саен Г.Державин, А.Пушкин, В.Хлебников, М.Цветаева, С.Аксенов, Н.Лобачевский фестивальләрен һәм укуларын үткәреп торабыз, М.Лермонтов юбилеен билгеләп үттек, В.Высоцкийның туган көнен үткәрүдә катнашабыз, Л.Гумилевның туган көнен һәйкәленә чәчәкләр салып билгеләп үтәбез. Чистай музей-тыюлыгы үткәргән әдәби форумнар безнең язучылардан башка узмый. Аксаков, Солженицын юбилейларын зурлап үткәрергә җыенып йөрибез. Үзебезнең рус телле язучыларыбыз да игътибардан читтә калмый. Бүген бездә 70 ләп урыс телле язучы берлектә тора. Алар башкалар кебек үк барлык мөмкинлекләрдән файдалана.

- Ә менә Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезне татар әдәбиятына ничек якынайтырга? Ул төбәкләрдә иҗат итүче язучылар белән нинди эш алып барасыз?

Р.К.: Россия халыклары арасындагы дуслыкны ныгытуга һәм шул төбәкләрдә көн итүче милләттәшләребезгә ярдәм күрсәтүгә хезмәт итә торган үтемле чараларның берсе – Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез арасыннан сәләтле яшьләрне эзләп табу, аларга әдәбиятка килүгә ярдәм итү. Безгә бу юнәлештә дә эшне активлаштырырга кирәк. Башка төбәкләрдә яшәүче каләмдәшләребез дә бүгенгә кадәр игътибардан читтә калып килде. Бу хатаны танырга һәм төзәтергә вакыт җиткәндер. Бу урында мин берлегебезгә Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез арасыннан язучыларыбызның бөтенләй диярлек килмәвен әйтеп үтәргә тиешмендер. Соңгы дүрт елда без берлеккә Башкортстаннан 2 кешене – Рифкать Рысаев белән Хисаметдин Исмәгыйлевне, Казакъстанда яшәүче кардәшебез Равил Гозәеровне генә кабул иттек. Алар да – инде 60 ның аргы ягына чыккан абзыйлар. Дөрес, Башкортстанда яшәүче татар егетләренең иҗаты белән уртак семинарыбызда таныштык. Ләкин алар безнең берлеккә түгел, ә Башкортстан язучылар берлегенә керүне хуп күрделәр кебек. Эстәрлетамакта Вәрис Акбашев атлы бер егетнең матур гына әсәрләр иҗат итүен беләбез. Без бүген республикабыздан читтәге төбәкләрдә яшәүче каләмдәшләребез белән тиешенчә эшләп бетермибез дә бугай. Алар белән системалы, планлы рәвештә аралашу юк. Иҗатларына тиешле бәя бирелми, кимчелекләрен ачыклап, ярдәм итү дигән нәрсә күрсәтелми. Алдагы елларда бу эшне башларга кирәк, быелгы көздә үк чит төбәкләрдә яшәүче каләмдәшләребезне Казанга җыеп, иҗади остаханә үткәрүне планга кертергә кирәк дип уйлыйм. Монда читтәге яшьләрне берлеккә тарту, китапларын чыгару мәсьәләсен дә карарга кирәк.

Шул ук вакытта Язучылар берлегенең иҗади элемтәләр урнаштыру, чит төбәкләр һәм илләрдәге коллегалары белән хезмәттәшлекне активлаштыруга омтылуын билгеләп үтәргә кирәк. Сембер өлкәсендә, Казакъстанда яшәүче каләмдәшләребезне Язучылар берлегенә кабул итүебез шул төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә рухи ярдәм булсын!

– Язучы халыкның көнкүрешен, иҗтимагый тормышын чагылдыручы, шулай ук кеше күңелен дәвалаучы да булырга тиеш. Каләм тибрәтүчеләргә бу юнәлештә кызыксындыру чаралары турында да ишетәсе килә.

Р.К.: Безнең Уставта, Берлекнең төп максаты – язучыларга югары сәнгать әсәре булырлык әдәби әсәрләр иҗат итүдә булышлык күрсәтү, дип билгеләнә. Бу максатны тормышка ашыру өчен төп бурыч – язучының иҗат белән шөгыльләнүе өчен стимул булдыру, иҗатка кызыксындыру тудыру. Кызганычка каршы, язучы хезмәте өчен түләү – гонорар бик түбән. Шуңа күрә без язучыга хезмәткә стимул тудыруның иң үтемле чарасы – ул иҗади конкурс үткәрү, дип таптык. Беренче елда ук без Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы белән килешеп, авыл тормышын чагылдырган проза әсәрләре иҗат итү буенча конкурс игълан иттек. Авыл язмышы ул безнең милләт язмышы да. Ул безнең милләтебезнең киләчәге дә. Шуңа күрә мондый конкурсны үткәрү бик әһәмиятле иде. Беренче елда конкурс шактый зур теләктәшлек тапты, шактый гына әсәрләр – 8 роман, 26 повесть һәм 34 хикәя язылды. Әлбәттә, конкурста барлык әсәрләр дә җиңүче була алмый. Һәр жанр буенча 3әр генә җиңүче билгеләнде. Конкурс алга таба да дәвам итте. Ләкин язучыларда кызыксыну бераз кимеде. Нәтиҗәдә, икенче елда 4 роман, 12 повесть һәм 11 генә хикәя иҗат ителде. Мин үзем бу да начар түгел дип саныйм. Авыл хуҗалыгы министры Марат Готыф улы Әхмәтов белән килешү буенча, конкурс бүген дә дәвам итә. Безнең Авыл хуҗалылы һәм азык-төлек министрлыгы белән, гомумән, әйбәт мөнәсәбәттә яшәвебезне ассызыклыйсы килә. Ел саен көзге кыр эшләре вакытында авылларга, игенчеләр, терлекчеләр янына чыгу Марат Готыф улының турыдан-туры фатихасы белән эшләнде.

Язучыларыбыз ел әйләнәсендә районнардан кайтып керми. 2014 елгы Мәдәният елында да, 2015 нче – Әдәбият елында да, язучыларыбыз район җитәкчеләренең махсус чакырулары буенча, халык, җәмәгатьчелек белән очрашуларда йөрделәр. Бигрәк тә Арча, Балтач, Мамадыш, Азнакай, Актаныш, Мөслим, Баулы, Әлмәт, Саба, Спас, Буа, Кайбыч районнары башлыкларына язучыларга, әдәбиятка хәерхаһлы мөнәсәбәттә булганнары өчен рәхмәт әйтәсе килә. Арча районы башлыгы Илшат Габделфәрт улы хәтта үзләрендә туып үскән язучыларны җыйнап, Арча районы язучылары оешмасы төзергә дә батырчылык итте. Без моны хуплыйбыз һәм башка районнарда да язучылык эшенә шундый мөнәсәбәт булуын телибез.

Язучыларыбызның иҗади активлыгын арттыруга китергән икенче бер конкурс – ул төрки телле илләр язучылары арасында үткәрелгән М. Кашгарый исемендәге хикәяләр конкурсы булды. Монысында да язучыларыбыз актив катнашты. Чаллыда яшәүче язучыбыз Айгөл Әхмәтгалиеваның «Капка» хикәясе 13 төрки ил әдипләре арасында икенче урынга чыкты. 2015 елда драматурглар арасында үткәрелгән Халдун Төнәр исемендәге конкурста да татар язучылары иң күп катнашучы булды. Татарстаннан барысы 21 драма әсәре җибәрелгән иде. Җиңү генә башка илләр драматургларына елмайды.

Язучыларыбызның иҗат активлыгын көчәйтү буенча «Казан утлары», «Идел» журналлары да максатчан эшли. Кыска бәяннар конкурсында былтыр 30 дан артык язучыбыз катнашты. Аларның әсәрләре журналда басылып чыкты.

2014 елда Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич тарафыннан күренекле тарихи шәхесләребез турында романнар иҗат итү өчен махсус заказ алыну язучыларны иҗатка тартуда соңгы 30 елда берлек тормышында күрелмәгән матур бер эш булды. Нәтиҗәдә, Айгөл Әхмәтгалиева тарафыннан беренче татар хатын-кыз артисты Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында һәм Рөстәм Галиуллин тарафыннан күренекле дин галиме Таҗетдин Ялчыгол турында романнар язылды. Ркаил Зәйдулла Казан ханлыгының соңгы дин башлыгы Кол Шәриф хакында, Галимҗан Гыйльманов бөек татар-башкорт шагыйре Шәехзадә Бабич язмышына багышланган һәм Ләис Зөлкарнәй шагыйрь һәм алтын приискалары хуҗасы Дәрдемәнд язмышын сурәтләгән романнар язу белән мәшгуль. Соңгы өч язучының эшләре бераз озаккарак сузылды. Алар моны күренекле шәхесләр турында роман язу бик авыр эш икән дип аңлаталар. Роман язучыларга шактый гына күләмдә гонорарлар түләнде. Алар бу эшне быел тәмамлап чыгарлар бәлки дигән өметтә калам. Бу эшнең шулай озакка сузылуы алга таба да яңа заказлар алуны тоткарлый. Бу романнарны китап итеп бастырып чыгару да, төрле телләргә тәрҗемә иттерү дә бөек шәхесләребезне дөньяга таныту буенча зур эш булыр иде.

– Димәк, милли мирасыбызны барлау юнәлешендә дә шактый эш алып барыла. Ә замандаш язучыларыбыз социаль яктан кайгырту тоямы?


Р.К.: Берлек Уставында Союзның төп максатларының берсе итеп шулай ук язучыларның социаль хәлен кайгырту мәсьәләсе күрсәтелә.

Берлектә 337 язучы исәптә. Шуларның 220 се – пенсионерлар. Бу бик зур сан. Пенсионер икән, димәк, социаль яклауга, ярдәмгә мохтаҗ. Кайчагында безгә бөтенләй уйламаган, көтмәгән кешеләр ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Кызганыч, бүгенге көндә әдәби фондыбыз юк дип әйтерлек. Дөресрәге, – исәпкә бар, санга юк.

2013 елдан бирле без Президент ярдәме белән пенсионерларга ай саен субсидия биреп барабыз. Беренче ике елда ул 1әр мең сум, былтыр 1 меңнән азрак булган иде. Быел да былтыргы күләмдә булачак. Халык язучысы, Халык шагыйре исемен йөрткән язучыларга 10ар мең сум субсидия бирелә. Шулар өстенә, без ел саен инвалид язучыларга матди ярдәм күрсәтеп киләбез. Өйләренә барып, хәлләрен белешәбез. Ел саен Өлкәннәр көнендә пенсионерларны җыеп, чәй мәҗлесе үткәрәбез. Сигезенче мартта хатын-кызларыбыз өчен чәй мәҗлесе үткүрү гадәткә керде. Ураза тоткан каләмдәшләребез өчен ифтар ашы үткәрдек. Корбан бәйрәмендә корбан ите өләштек. Төрек консуллыгы белән берлектә төрек телендә белем бирүче мәктәп укучылары үткәргән ярминкәдә кергән акчадан инвалид язучыларыбызга шулай ук пакетлар тараттык. 2013 елда 30 язучыбызга, калган елларда да, аерым гариза белән мөрәҗәгать иткән язучыларга матди ярдәмнәр күрсәтелде.

Язучыларга сәламәтлекләрен ныгыту өчен мөмкинлекләр тудырыла. Без моның өчен хөкүмәтебезгә, Мәдәният министрлыгына зур рәхмәтле. Соңгы дүрт елда 70тән артык язучыбыз «Васильево» шифаханәсендә, 30дан артыгы «Бәкер» шифаханәсендә дәваланды һәм иҗат белән шөгыльләнде.

Кызганычка каршы, алда әйтеп киткәнебезчә, соңгы 4 елда 29 язучыбыз безнең арадан китте. Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, ди халкыбыз, шуны истә тотып, соңгы елларда берничә тапкыр татар зиратына барып каберләрне чистарту буенча өмәләр үткәрдек. Алдагы елларда традициягә кергән изге эшне, каберләргә таш һәм һәйкәлләр куюны дәвам иттердек. Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов, Равил Бохараев, Әхсән Баян, Туфан Миңнуллин, Әхмәт Гадел, Роберт Әхмәтҗанов, Адлер Тимергалин, Госман Садә, Рөстәм Мингалим, Миргазиян Юныс, Дания Гыймранова, Владимир Корчагин, Флүс Латыйфи каберләренә ташлар куюны оештырдык.

– Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен белеп яшәү - Татарстан Язучылар берлегенең гадәткә кергән күркәм бер сыйфаты. Күренекле әдипләрнең исемен мәңгеләштерү йөзеннән барлыкка килгән премияләр, төрле кызыксындыру чаралар турында да искәртмичә ярамас…

Р.К.: Язучыларыбызга ел саен Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге тарафыннан Әдәби премияләрбирелеп килә. Ел саен берәр язучыга 50 мең сум күләмендә – Гаяз Исхакый, 30 ар мең сум күләмендә – Һади Такташ, Фатих Хөсни, Җамал Вәлиди, Абдулла Алиш исемендәге премияләр бирелә, 2015 елдан Туфан Миңнуллин исемендәге 50 мең сумлык премия бирелә башлады. Болардан тыш «Татнефть» берләшмәсенең «Рухият» рухи яңарыш фонды тарафыннан инде 10 ел буе бирелеп килгән Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияне онытмаска кирәк. Ел саен 30 ар мең сум күләмендә 3 төп премия, 10 ар мең сум 3 кызыксындыру премиясе, җәмгысе 30 ар премия, һәм гуманитар югары уку йортларында укучы 10 студентка стипендияләр бирелә. Былтыр премияләрнең күләме 50 мең сумга кадәр күтәрелде. Язучыларыбызга күрсәтелгән мондый ярдәм өчен, шулай ук ел саен чыгарып килә торган китаплары өчен «Татнефть» җитәкчелегенә, аның «Рухият» фонды җитәкчелегенә ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез. Болардан тыш, Шәйхи Маннур исемендәге премиясе өчен Мамадыш районы Советына, Гамил Афзал исемендәге премиясе өчен Актаныш район Советына рәхмәтләребез зур.

Соңгы 4 елда 3 язучыбыз – Нәбирә Гыйматдинова, Вахит Имамов, Клара Булатовалар республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Дүрт язучыбызга – Фоат Садриев, Зиннур Мансуров, Лена Шакирҗанова һәм Нәбирә Гыйматдиноваларга Татарстанның халык язучысы һәм халык шагыйре исемнәре бирелде.

– Олы горурлыгыбыз – бөек якташыбыз Державин исемендә халыкара югарылыктагы премия дә бар бит әле.

Р.К.: 2000 елдан бирле Татарстан Мәдәният министрылыгы һәм Язучылар берлеге тарафыннан бирелә торган Г.Державин премиясенең рус телле язучыларыбызның иҗат дәртен арттыруда әһәмияте зур. 2010 елдан бирле Россия Әдәби Фондының да бүләге булып саналган бу премия быелдан үзенең форматын үзгәртә – ул ике министрлык – Мәдәният һәм Юстиция министрлыкларының һәм Россия Әдәбият фондының премиясенә әверелә. Премиянең матди фонды да 200әр меңгә җитәчәк.

Шулай ук, «Литературная газета»ның ел саен бирелә торган, 15 нче елгы «Золотой Дельвиг» премиясе лауреаты булуга ирешкән Ренат Харисны да әлеге мәртәбәле бүләккә лаек булуы белән котларга телим.

Менә инде өченче ел рәттән безнең яшь шагыйрәләребез Россия–Италия «Белла» үзәгенең «Касание Казани» номинациясендә «Белла» халыкара шигъри премиясенә лаек булып киләләр. 2014 елда бу премиягә без Луиза Янсуарны тәкъдим иткән идек, былтыр бәхет Чаллыдан Лилия Гыйбадуллинага (Сираева) елмайды. Ә быел «Белла» премиясенә Йолдыз Миңнуллина лаек булды.

Ике корылтай арасында Муса Җәлил исемендәге Республика Яшьләр премиясенә 4 яшь язучыбызның лаек булуын да билгеләп үтәсе килә. 2013 елда бу олы бүләк Рүзәл Мөхәммәтшин белән Ленар Шәехка, 2015 ел өчен Рөстәм Галиуллин белән Луиза Янсуарга бирелде. Яшь каләмдәшләребезне бу олы бүләк ияләре булулары белән котлыйбыз, аларга алга таба да иҗатта зур уңышлар теләп калабыз.

– Язучылар берлегендә «Остаханә» берләшмәсенең әһәмиятле эше нәтиҗәләрен дә күрсәтеп узсагыз иде…

Р.К.: Яшьләр иҗатчылар белән эшләү, яшь алмаш тәрбияләү – Язучылар берлегенең төп һәм максатчан алып бара торган эшчәнлекләренең берсе. Яшьләр – берлекнең өмете һәм киләчәге. Былтыр мин Берлектә яше 35 кә җитмәгән 35 язучы бар дип санап йөри идем, быел исә аларның исәбе 20 гә генә калган. Бер ел эчендә 15 яшь язучыбыз 35 нең теге ягына чыккан. Ә бит соңгы 4 елда берлеккә кабул ителгән 43 язучының 16 сы – яшьләр. Әйе, сафларыбыз катастрофик рәвештә картаюга бара. Шуңа күрә яшьләр белән эшләүгә игътибарны тагы да арттырасы, көчәйтәсе бер! Югыйсә, нәрсәдер эшләргә дә тырышабыз кебек. 2013 елның 7-8 ноябрендә Башкортстан Язучылар берлеге белән бергә яшь язучылар семинары уздырдык. Башкортстаннан биш башкорт һәм биш татар, Татарстаннан шулай ук биш яшь язучының иҗатына бәя бирелде. Берничә яшь язучыбызга китапларын бастырып чыгару өчен юллама бирдек. 2014 елгы Республика иҗат берләшмәләре җитәкчеләре семинары да яшь иҗатчыларны барлау, аларга ярдәм итүдә эзсез узмады. Бу, бердән, район газеталары каршында эшләп ятучы иҗатчыларны бергә җыйнап, үзара фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу булса, икенчедән, аларга эшчәнлекләрендә гаять зур ярдәм иде. Бу семинарлар нәтиҗәсендә Римма Шәехова, Людмила Аланлы, Лениза Вәлиева, Фидаил Мәҗитов, Булат Ибраһимов, Эльвира Һадиева, Фәнил Гыйләҗев кебек яшь язучылар берлегебез сафларын ишәйтте.

Яшьләрне берлеккә алу гына аз, аларның иҗатын пропагандалау, халыкка, дөньяга таныту буенча да максатчан эш алып барыла. Казан шәһәре мэриясе, аның мәдәният үзәге ярдәмендә, «Аксенов-фест 2015» фестивале кысаларында 22 яшь шагыйребезнең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итеп, «Антология современной татарской поэзии» дигән исем белән Мәскәүдә бастырып чыгаруга ирештек. Яшь алмаш тәрбияләү буенча зур эш башкарыла. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән менә дүртенче ел инде ,мәктәп укучыларының иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү максатыннан, «Илһам» конкурсы оештырабыз. Конкурста ел саен меңгә якын бала катнаша. Быел исә аларның саны 3 меңгә якынлашты. Иң яхшы дип табылган әсәрләр аерым китап итеп басылып чыгарыла башлады. Конкурска йомгак ясау Тукай туган көн алдыннан Камал театрында, «Пирамида» мәдәни күңел ачу үзәгендә үткәрелде.

Яшьләр һәм спорт министрлыгы белән берлектә оештырылган «Иделем акчарлагы» конкурсының елдан-ел яңа яшь талантларны ачуда әһәмияте зур. Былтыр ул 15 нче тапкыр узды. Соңгы елларда Берлеккә кабул ителгән яшьләребезнең күбесе, шушы бәйгедә катнашып, каләм чарладылар. Былтыр «Иделем акчарлагы» конкурсында гран-при алган Алмаз Мансуровка Язучылар берлеге таныклыгы тапшырылды.

Яшьләр белән эшләү җәһәтеннән былтыр Габдулла Тукайның туган көне алдыннан үткәрелгән Халыкара төрки яшь язучылар фестиваленең әһәмияте гаять зур. Бу форумда Россия төбәкләреннән, БДБ илләреннән һәм Төркиядән, җәмгысе 14 илдән 22 яшь язучы катнашты. Алар остаханәләрдә, семинарларда үзара фикер алыштылар, тәҗрибәле язучыларның киңәшләрен ишеттеләр, үзара аралаштылар һәм дуслык элемтәләре урнаштырдылар.

Берлегебезнең узган XVII корылтаеннан соң 3 ай үтүгә, без заманча төзекләндерелгән, җиһазланган бинада эшли башладык. Беренче эшебез итеп аппаратта эшләүче һәр хезмәткәрне шәхси компьютерлы итү бурычын куйдык. Безгә бу эштә авыл тормышын чагылдырган әсәрләр язу буенча конкурсны игълан итәргә килгән Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов ярдәм итте. Ул биргән 200 мең сум акчага һәр хезмәткәр өчен персональ компьютер сатып алдык, принтерлар, ксерокслар, ноутбоклар, фотоаппарат һәм башка кирәк-яраклар юнәттек. Интернетта үз сайтыбызны ачтык. Элек секретарь белән машинистка һәм бухгалтерия генә компьютерда эшләсә, ярты ел эчендә аппараттагы бөтен хезмәткәр компьютер белән эш итә, интернетка керә белә башлады. Үзебезнең матбугат үзәген ачтык. Тик бер проблема бар: шушы көнгә хәтле матбугат үзәгендә күзен йомып та эшли белә торган журналист таба алмыйча интегәбез. 10 кеше алмаштырдык, рәтлесен таба алган юк. Бер егет алган идек, булдырыр бу дип, алкаш булып чыкты, парольне җимереп, сайтны блокировкалап китте. Мондый корткычлык өчен берлектән чыгарырга кирәк тә, идарә әгъзалары бу корткычлыкка җитди игътибар белән карамады. Кызганыч. Замана 4 ел эчендә шулкадәр нык үзгәрде, әгәр без интернетны тиешенчә файдаланырга өйрәнмәсәк, тагын 1-2 елдан без заманнан тәмам артта калачакбыз. Электрон китап, интернет кибет дигән төшенчәләр тирәсендә без надан һәм кыргый затлар булып калачакбыз. Безнең бәябез иске бер тиен булачак.

Яңа бинага күчкәч, безгә «Таиф» җәмгыяте зур ярдәм күрсәтте, коридорларга, бүлмәләргә җәелгән келәмнәр – «Таиф» җәмгыяте җитәкчесе Альберт Кашаф улы Шиһабетдиновның бүләге.

Яңа бинабызда без үзенә күрә музей шикелле нәрсә оештыра башладык. Моның өчен дә, әлбәттә, акча кирәк иде. Һәм безгә эшне башлап җибәрү өчен «Рухият» рухи яңарыш фонды җитәкчесе Рөстәм Нәбиулла улы Мөхәммәдиев ярдәм кулын сузды.

Яңа бинага күчкәч, безнең эшчәнлегебезне канәгатьләндерә торган бер ягы шул булды һәм бу эш безнең халык, җәмәгатьчелек арасында күпмедер абруебызны күтәреп җибәрде: ул да булса – Тукай клубы. Без дүрт ел эчендә клубыбызда 120дән артык кичә үткәрдек. Язучыларыбызның юбилей кичәләре, туган көннәре, китап тәкъдим итүләр, кызыклы кешеләр белән очрашулар, семинарлар, фестивальләр, һәртөрле форумнар... Мин аларны исемләп санап тормыйм. Алар язучыларның күз алдында, аларның катнашы белән үтте. Һәр атнаның җомгасында нинди дә булса әдәби-музыкаль кичә үткәрү – ул хәзер традиция генә түгел, безнең эш нормасына әверелде. Без Тукай клубының штатын булдырдык, элек ул юк иде. Кичәләр өчен, аз булса да, махсус акча алуга ирештек. Кичәләр халык, әдәбият сөючеләр, җәмәгатьчелек арасында зур популярлык казанды. Бер генә канәгатьләндермәгән нәрсә бар: классик әдипләребезнең, милләтебезнең бөек шәхесләренең дә олы юбилейлары бары тик шушы клубта гына үткәрелә башлады. Ә бит андый зур кичәләрне Камал, Тинчурин театрлары, филармония концертлар залы кебек зур залларда, күп аудитория җыеп үткәргәндә начар булмас иде, бу эшнең халыкка тәрбия чарасы да икәнен, әхлак тәрбиясе бирүдә әһәмияте зур булуын онытырга ярамый. Бу сорауны мин Президент алдында да күтәреп карадым. Ләкин файдасыз. Кызганыч. Безнең хәтта Җәлил юбилее да Тукай клубы масштабында гына үтте. Фатих Әмирхан, Каюм Насыйри, Хәсән Туфан, Фатих Кәрим... Саный китсәң, шактыйга җыела. Болар – татар милләтен бар итүче, халкын дөньяга танытучы татар әдәбияты корифейлары. Ә бит күп акча да кирәкми. Театрга аренда өчен 300 мең сум, кичәнең әдәби-музыкаль өлеше өчен һичьюгы 100 мең сум булса, читтән 2-3 кунак чакырып, кунакханәдә 1-2 көн кундырып, ашату-эчертү өчен тагын 100 мең сум, җәмгысе 500 мең сум җитәр дә идее, югыйсә. Татарстан Хөкүмәте татарның бөек шәхесләрен бер утырып искә алу өчен шул акчага калган микәнни?!

– Димәк, тормышка ашырасы эшләр бар әле. Язучылар берлеге идарәсенә генә бәйле булмаган кыенлыклар да бармы?

Р.К.: Ике корылтай арасындагы эшчәнлегебезгә йомгак ясаганда, шулай ук күңелдә канәгатьсезлек тойгысы калдырган берничә җитешсезлек бар. Без «Яңа гасыр» телевидениесе белән уртак тел таба һәм эшчәнлегебезне оештыра алмадык. Анда бүген кайбер үзгәрешләр бара, бәлки язучыларга карата да мөнәсәбәт уңай якка үзгәрер дип өметләник. «Татмедиа» агентлыгы белән дә шул ук хәл. «Мәдәни җомга» гәзите дә язучылар берлеге эшчәнлеген яктыртып барудан читләште. Кызганычка каршы, соңгы елларда матбугаттан да, радио-телевидениедән дә язучылар читләштерелде. Аларны үзләренә якын җибәрмиләр, язмаларын басмыйлар, алар белән махсус әңгәмәләр, түгәрәк өстәл тирәсендә сөйләшүләр оештырмыйлар, фикерләрен ишетергә теләмиләр. Чиле-пешле яза торган, телне аннан-моннан гына белгән, сәясәттән читтә торган журналистлар армиясе барлыкка килде. Бигрәк тә төрледән-төрле радиостанцияләрдә хәл аяныч. Россиядә, дөньяда гаять җитди сөйләшүләргә азык булырлык вакыйгалар бара. Ләкин телевидение бу хәлләргә язучы мөнәсәбәтен халыкка, телевизор караучыларга җиткерү уеннан ерак тора. Шәхсән үзем эшли башлагач ук шундый тапшырулар кирәклеге хакында мөрәҗәгать итеп карасам да, игътибар бирүче табылмады.

Матбугатта басылган язмалар һәм әдәби әсәрләр өчен түләү, гонорар мәсьәләсе дә һаман хәл ителмичә кала бирә.

Татарстан Язучылар берлеге белән кулга-кул тотынып, иңгә-иң куеп, дигәндәй, эшләгән оешмаларга, кешеләргә рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Иң элек Татарстан Мәдәният министрылыгына зур рәхмәт: безнең эшчәнлекне гел күз уңында тотып, ярдәм итеп, эшчәнлегебезне алып баруда хәтта җитәкче рольне үз кулларына алган өчен. Икенче зур рәхмәтебез «Татнефть» берләшмәсенә, аның Рөстәм Нәбиулла улы Мөхәммәдиев җитәкләгән «Рухият» рухи яңарыш фондына, аның эшләрен алып баручы Флера Әбелмәгъдан кызы Шәйхетдиновага. Аннан килеп, Мәгариф һәм фән министрлыгына, аның җитәкчесе, республика Премьеры урынбасары Энгель Нәвап улы Фәттаховка, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгына, республика Премьеры урынбасары, министр Марат Готыф улы Әхмәтовка. Бик зур рәхмәтләребез Татарстан китап нәшриятына, аның тәҗрибәле мөхәррирләренә, корректорларына, барлык хезмәткәрләренә. Зур рәхмәтләребез Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Рифкат улы Җамалетдиновка. Шулай ук Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчелегеннән Ким Мөгаллим улы Миңнуллинга, Татарстан Фәннәр академиясенә, Татарстан Милли китапханәсенә рәхмәтләребез чиксез.

Соңгы корылтайдан соң үткән 4 ел эчендә зур залларда юбилей кичәләре уздыру бәхете 4-5 язучыбызга гына елмайса да, без 2013 елда Әлмәт драма театры бинасында Әлмәт Язучылар бүлегенең 60 еллык юбилеен, 2015 елда Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда Чаллы Язучылар оешмасының 35 еллыгын һәм 2014 елда «Корстон» комплексында Татарстан Язучылар берлегенең 80 еллыгын, төрле кыйтгалардан килгән кунаклар катнашында зурлап билгеләп үттек. Бу мөмкинлекләрне тудырган өчен без, әлбәттә, Президентыбызга, хөкүмәтебезгә зур рәхмәтле.

Бу оешмалар, бу халык белән безнең эшчәнлегебез тыгыз бәйләнгән. Алар безгә кирәк булган кебек, язучылардан башка аларның эшчәнлеген дә күз алдына китерүе кыен. Шуңа күрә, Наҗар Нәҗми җырындагыча, бер-беребезгә без кирәкбез икән, юкка түгел, юкка түгелдер...

 


Әңгәмәдәш – Гөлшат САЛИХҖАНОВА
Татар-информ
№ --- | 11.05.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»