|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.06.2016 Фаҗига
Татарстанда машина күпердән очып төшеп, ике кеше һәлак булганТатарстанның Кайбыч районында җиңел машина күпердән түбән төшеп әйләнеп капланган, 2 кеше һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ"га ТР буенча ЭЭМның матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр. Фаҗига Кайбыч - Куланга трассасында булган. "ВАЗ-2115" белән идарә иткән ир күпергә кергәндә иминлек тәэмин итәрдлек тизлек сайламаган, каршы як юлга чыгып, металл койма-чикләгечкә бәрелгән, нәтиҗәдә, канауга әйләнеп капланган. Рульдагы 43 яшьлек кеше белән 28 яшьлек пассажирның шунда гомере өзелгән. Ир-егетләрнең икесе дә куркынычсызлык каешлары белән утыргычка беркетелмәгән булган.
Юлия РЕВИНА |
Иң күп укылган
|