|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.06.2016 Матбугат
Дөньяда танылган халыкара татар журналисты, язучы Фәрит Сәйфелмөлеков вафат
Бүген бөтен дөньяда танылган татар журналисты, язучы, гарәп илләрен өйрәнүче Фәрит Мостафа улы Сәйфелмөлеков 86 нчы яшендә вафат булды. Бу турыда аның хатыны Людмила хәбәр итә. Дөньяның төрле илләреннән ясалган репортажлар авторы, «Сегодня в мире» һәм «Международная панорама» тапшыруларын алып баручы милләттәшебезне 6 июньдә Мәскәүдә җирләячәкләр.
Фәрит Мостафа улы Сәйфелмөлеков 1930 елның 19 ноябрендә Ташкент шәһәрендә татарлар гаиләсендә туган. Әтисе Мостафа Камалетдин улы - филолог-полиглот, әнисе Разия Галиевна - данлыклы сәүдәгәр Яушевлар нәселеннән.
Бөек Ватан сугышыннан соң ул Мәскәүнең көнчыгышны өйрәнүче институтын тәмамлый. «Международная жизнь» һәм «Современный Восток» журналларында эшли башлый. 1964 елдан Үзәк телевидение һәм радиода В. С. Зорин, Ю. А. Жуков, Г. А. Боровик, А. Е. Бовин, А. А. Каверзнев, В. П. Дунаев, И. С. Фесуненко кебек атаклы алып баручылар белән беррәттән тапшырулар алып бара. Озак еллар Ливанда, Швейцариядә хезмәт куя. «Рождение Иракской республики», «Ирак вчера и сегодня», «Португальские колонии в Африке», «Репортажи с линии огня» дип исемләнгән китаплар яза.
Һөнәре буенча радиоинженер булып эшләгән тормыш иптәше Людмила белән бергәләп Фәрит Сәйфелмөлеков ике кыз үстергән: Мәрьям — экономист һәм Наталия — әтисе кебек үк журналист.
Тулырак укырга: Имя Фарида Сейфуль-Мулюкова помнит каждый советский телезритель
--- |
Иң күп укылган
|