поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.06.2016 Мәдәният

"Ватаным Татарстан"нан Миләүшә Исмәгыйлева юбилеен бәйрәм итә

Бу көннәрдә хезмәттәшебез, хатлар һәм социаль мәсьәләләр бүлеге хезмәткәре Миләүшә Исмәгыйлеваның юбилее. “Минем гомер җырлап узып китте, кайгы килсә дә, шатлык булса да, җырлап юандым“, – дияргә ярата ул. “Гөлҗамал”, “Уел”, “Зирек алкалары”, “Шәмдәлләр”, ”Сибелә чәчем”, “Иртә дә генә торам”, “Сары тау”... Бу көннәрдә “Бөдрә тал”ны суза.

Репертуарындагы җырлар моның белән генә бетми әле. Һәр чорның тормышына күрә үз җыры бар. Ә тормышы, шагыйрь әйтмешли, моңлы бер җыр булырлык. 
 
Ул җыр сузып җибәрсә, тирә-юньдә тынлык урнаша. Йөрәк түреннән чыккан моң беркемне дә әсир итми калмый. Күңеле гел сагыштан гына торганда да Миләүшә апа елап-сыктап утыра торган җырларны яңгыратырга яратмады. Холык-фигыле нык аның һәм үз сүзен итә торган кеше Миләүшә апа. “Уфалла арбасы” җыры безнең һәм безнең әниләрнең авыр язмышы турында, ди. Балачакта бабасы белән такта ышкылап, кечкенә, йомшак кулларына сөял чыгып азаплаганда ук еларга ярамавын аңлый. Түгәрәк гаиләдә үсүче малайлар, кызлар урамда онытылып уйнап йөри, ә алар, әтиләре исән була торып, апасы белән ярым ятим. Әле ярый, әбисе белән бабасы бар. Бабайга тартылмыйча, кемгә тартыласың?
 
Ул эшкә дә өйрәтә, сабый күңеленә дога да сеңдерә. Дога гомер буена юаныч бирсә, эш белүнең сыңар канат булып тормыш йөген тартканда кирәге чыга. Нәзек каенны урталай гына ярып ясалган  такталардан бакчасында сарай корып чыга Миләүшә апа. “Башта җиргә тезеп, баш-башларына тишек тишәм, аннары гына киртәгә кадаклыйм. Башкача булдырып булмый, агачы каты,  каен горбыле бит”, – ди үзе, шул елларны искә төшереп. Хуҗалык товарлары тутырылган кул арбасына  утыртып, кечкенә кызы Айсылуны да үзе белән йөртә. Ә кемгә калдырасың? Хәзер  дә бакчадагы элекке таныш-белеш очраганда, теге хуҗалык арбасына утырып йөргән кечкенә, ябык кызчык үсеп җиткәндер инде, кайда үзе, дип кызыксыналар икән.
 
Үсте генәме соң, Айсылу Американы иңләп-буйлап кайтты. Чит илдә сигез ел яшәү дәверендә туган якка әледән-әле бүләк, күчтәнәчләр килә торды. Игелекле бала әнисен беркайчан да исеннән чыгармады, аны яңа тораклы итәргә булышты. Миләүшә апа бүген иркен, якты, нурлы фатирда гомер кичерә. Айсылу узган ел чит илдән кайтып, үзенә дә зур фатир сатып алды. Бүген икесенең дә көн күрмеше, сөбханалла, күз тия күрмәсен, дошманнарны көнләштерерлек. “Авыр чакларда гел сине искә төшердем, әни түзгән бит әле, мин дә сабыр итәргә тиеш, дидем”. Бу – Айсылуның күңел төпкелендә йөрткән сүзләре. Миләүшә апа бердәнбер баласын, газизен чит илгә озатканда: “Ялгызың булачаксың, шатлансаң да, борчылсаң да җырла. Җыр ул безнең өчен – дару, җырлавыңны, телеңне, динеңне онытма!” – дип кала.Миләүшә апа ике ел элек авыр югалту кичерде: 81 яшендә әнисе дөнья куйды.
 
“Үткәнне кире кайтарып булса, әнине күбрәк кадерләп калырга тырышыр идем, бүтән үкенечем юк”, – ди. Исән кеше өчен якын кешеңне югалту һәрчак үкенечле инде ул. Әнисе янына кайтканда, кибеттән-кибеткә йөреп, күчтәнәчнең, бүләкнең төрлесен мулдан җыя иде. Әнисенә үз авызыннан өзеп булса да, әйбер ташу балачактан ук килә. 20 чакрым ераклыктагы Лашман авылы интернат-мәктәбендә укып  йөргәндә, шимбә көнне балалар өйләренә таралышыр алдыннан ашап китсеннәр дип, еш кына өстәлгә повидло һәм ипи  телемнәре куела торган була. Утырып ашап тору кая ул! Арасына повидло ягылган ике телемне үзе белән ала Миләүшә – әнисенә күчтәнәч!
 
Күңелендә повидлога  бәйле тагын бер балачак хатирәсен йөртә ул. Мәктәптә техничка булып эшләүче әниләре көнозын – хезмәттәшләре белән урман кисүдә. Иртүк чыгып китеп, кич караңгы төшкәндә генә кайтып керә. Беркөнне балаларына, кибеттән повидло алырсыз дип, акча калдыра. 1970 нче елларда кибеткә 5 литрлы калай чиләктә куе повидло кайта иде. Миләүшә дә, кечкенә тимер  савыт тотып, тузанлы юлда яланаяк эзләр калдыра-калдыра урамның уртасыннан ук өенә кайтып бара.  Шунда ни була диген: Миләүшә сөрлегеп китә, кулындагы савыт җиргә төшеп каплана. Кыз нишләргә белмичә тузан катыш повидлога карап тора. Әнисенә ни дип аңлатыр? Ничекләр җавап бирер? Көтү каршыларга чыккан Маһирә әби баланың хәлен аңлап, тиз генә өеннән киң йөзле зур пычак алып чыга, повидлоны җайлап кына җирдән кырып ала да савытка сала. Кич белән арып, сусап кайткан әнисе чәй эчәргә утыра. Кызларның берсе тәрәзә янына, икенчесе ишек тирәсенәрәк елыша. Алай-болай әниләре тирги башласа, исәпләре тизрәк чыгып шылу. Сания апа, кашык белән повидло алып капкан саен: “Ник алай соң, теш арасында әллә нәрсә шытырдый”, – дип куя. Ана күңеле сизенгәндер, дәшмәгәндер...
 
Атлаган саен җитмәүчелек, авырлык белән очрашып торса да, балачакны, мәктәп елларын кем сагынмый икән? Миләүшә дә белемгә омтыла, яхшы укырга, әниләренең йөзенә кызыллык китермәскә тырыша. Рус телен бик ярата. Пушкинның “К Чаадаеву”сын төнлә уятып сорасалар да, сүзен сүзгә сөйләп бирәчәк. 12 яшендә ятлаган шигырь! “Ватаным Татарстан” (ул чакта “Социалистик Татарстан”) газетасына машинистка итеп эшкә алганда текст яздырып карыйлар, тикшергәндә бер хата да таба алмыйлар. Казанга килеп, кандалалы, күселе йортта төн кунуларны, төзелештә эшләүне, яшь бала күтәреп читтән торып пединститутта укып йөргән елларын бүген кызык итеп, юмор белән искә ала.
 
Ә ялгыз кешене авырлыклар адым саен сагалап кына йөри бит ул. Шөкер, шунда ук ярдәм итәрдәй кешеләре дә табылып тора. 35 ел гомере редакция белән бәйле. Шул чорда ничә баш мөхәррир – Шәмси Хамматов, Рәис Сабиров, Мөнир Әһлиуллин, Габделхак Шәмсетдинов эшләп киткәннәр. Хәзергесе – бишенче. Шәех абый Зәбиров эшкә алган, Касыйм Тәхау тораклы итүдә булышкан, Мәгъсүм Гәрәев баласын бакчалы итүдә ярдәм кулы сузган... Кечкенә генә  яхшылык эшләүчеләрнең дә һәркайсын истә тота, бик рәхмәтле ул аларга. Сөенече булса да, авырып китсә дә, ул хакта редакциядә ишетмәгән кеше калмый. “Хәзерге баш мөхәрриребез Миңназыйм Сәфәров, күп вакытыбыз эштә уза, без – бер гаилә, дип әйтергә ярата. Бу чыннан да шулай. Авырлыкны күтәрергә бөтен коллектив кушыла”, – ди Миләүшә апа. Ходай адәм баласына сынауларны түзәрлек итеп кенә бирермен дигән. Тормышы, гомере кыл өстендә калганда, каршына гел мәрхәмәтле кешеләр килеп чыга. Бервакыт шундый шигырь юллары сөйләгән иде:
 
Безнең ил – ятимнәр иле,
Ятимнән ятим туа.
Ятимнәр көчле  булалмый,
Ятимнәр үчле була.
 
Бу юллар минем үземә дә тиде. Ник аны ятладың, дигәч, гомер буе ятимлек ачысын татыганга, дип җавап бирде. Әйе, ятимлеге булгандыр, ләкин аның беркайчан үчләшеп, тәмсезләнеп, көнчелек утында янып йөргәнен хәтерләмим. Ул кеше бәхетенә сөенә, шатлыгын уртаклаша белә. Шуңа күрә редакциянең ярты коллективы, аеруча яшьләр сер сөйләргә, киңәш сорарга аңа килә. Ул булганда бернинди психолог та кирәкми. Ул – сер капчыгы, аннан сүз чыкмаячак. Ә моңлыраклар 419 нчы бүлмәгә, гармун күтәреп, җырларга керә. Бу көннәрдә дә шулай булачак.
 
Миләүшә апа, ике “бишле“ле түгәрәк юбилеең белән котлыйбыз. Җыр һәрчак юлдашың булсын. Киләчәктә, һичшиксез, берәр ансамбльгә кушылып, олы сәхнәдә җырлаганыңны күрергә туры килер әле. Чакыралар бит, эш синнән генә тора. Һәрберсе хикәя булырлык, мавыктыргыч сюжетка корылган язмаларыңны туплап, китап итеп тә бастырып чыгарырсың, иншалла. Укучыларың шулай тели. Чирмешән районының Кармыш авылындагы туган-үскән йортка җирсү хисе кичергәнеңне, якташларың – үзең әйтмеши, мишәрләрең өчен җан атканыңны да беләбез. Анда сине апаң, туганнарың көтә. Янәшәңдә бәгырь җимешең – кызың Айсылуың бар. Кыскасы, бәхетле син, Миләүшә апа, ә син аңа бик лаек!

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.06.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»