поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.06.2016 Җәмгыять

Иминиятләштерү кыйссасы – 2

Укучылар, бәлки, хәтерли торгандыр: моннан бер ел элек бу юлларның авторы ”Иминиятләштерү кыйссасы“ дигән язма бастырган иде. Ул чакта халык иминиятләштерү агентларының, ОСАГО полислары рәсмиләштергәндә, өстәмә хезмәтләрне көчләп тагуларыннан интегә иде. Бу – законсыз гамәл, агент моның – өчен административ җаваплылыкка тартыла, саллы гына штраф түли.

Тәртип бозу очраклары күбәеп китсә, компаниянең лицензиясе алына һәм ул да миллионлаган штраф түләргә мәҗбүр ителә. Мондый хәл, әйтик, үткән ел РОСГОССТРАХ компаниясе белән булды. Тик безнең халык бик куркытылган, үз хокукларын якларга теләми, шуңа күрә үзе зарлана, үзе түли. Үткән ел мин иминиятләштерү компаниясе белән конфликтка керүдән куркырга кирәкмәвен, җиңү йөз процентка синең кулда булачагын расларга теләп, машинамны иминиятләштергәндә, иминиятләштерүче компаниядә җәнҗал чыгардым, автомобильне өстәмә хезмәтләрсез һәм түләүләрсез генә иминиятләштердем. Дөресен генә әйткәндә, иминиятләштерүчеләр газета журналисты белән тарткалашып тормадылар да, шундук килештеләр, бик итагатьле сөйләштеләр. Кыскасы, үзләрен миңа караганда акыллырак тоттылар. Быелгы ОСАГО полисы өчен мин борчылмадым. 24 майда офиска бардым, ачык йөз белән каршыладылар, бер проблемасыз полисны рәсмиләштерделәр, агент документлар тутырганда, офисның җитәкчесе газета хәбәрчесен үз янына чакырып, дөнья хәлләре, иминиятләштерүчеләрнең быелгы проблемалары хакында сөйләшеп утырды. Проблемалар исә бар.
 
Юристлар (аларны ”автоюристлар“ дип атап йөртәләр хәзер, бераз гына авантюрист сүзен хәтерләтә) Россия законнарындагы чытырманлыклардан яшерен сукмаклар табып, иминиятләштерүчеләрне судка биргәннәр һәм зур суммада акча отканнар. Күпсанлы аварияләрдән соң шундый процесслар оештырып, миллиардлаган суммадагы акчаны иминиятләштерү компанияләренең кесәсеннән шудыртканнар. Бер нәрсәгә игътибар итик: монда бернинди дә криминал юк, барысы да Россия законнарына туры китереп, суд карары белән эшләнгән. ОСАГО полисы бирүчеләр исә казый каршында көчсез калганлыктан, оттыруларына нык кына үпкәләделәр, автомобиль иминиятләштерүнең бер файдасы да юк дип, полис бирүдән баш тарта башладылар. Кайбер төбәкләрдә эш шуңа барып җитте: автомобиль йөртүчеләр гаҗиз калдылар, нишләргә дә белмәделәр. Гади кеше ”бланк юк“ дигән сүзне ишетүгә каушый, агентның бер алдына, бер артына төшеп карый, әмма тегесе какшамас нык тора.
 
Автомобиль иминиятләштерүчеләрнең үчне халыктан кайтарырга тырышулары аларның Россия законнарын чираттагы бозулары һәм, автомобильчеләр аз гына үз хокукларын якларга теләсәләр, агентларны суд җаваплылыгына тартып ыштансыз калдыруга тагын бер сәбәп иде. Әмма гади обыватель агентның хезмәт күрсәтүдән баш тартуын ишетүгә, шунда ук ОСАГОсыз йөргән өчен ЮХИДИ инспекторының машина номерын салдырып алуын һәм штрафка тартуын күз алдына китерә һәм күңеле нечкәрә башлый. Бу очракта һич тә паникага бирелергә кирәкми, ялвару да файдасыз, канун бозучыны җавапка тарттырачагыңны курыкмый игълан итәргә генә кирәк. Күпчелек агентлар, синең чигенмәячәгеңне аңлауга ук, хезмәт күрсәтергә керешәләр. Оятсызрак хезмәткәргә туры килсәң, аны урынына утыртырга туры килә һәм бу кирәк тә. Тагын бер тапкыр искәртик: ОСАГО полисы синең өчен мәҗбүри булган кебек үк, аны сиңа сату иминиятләштерүче өчен дә мәҗбүри, ”полис юк“ дигән, ”өстәмә хезмәтләр ялгыйк“ дигән сүзләр урынсыз. Агент ике нәрсәне аңларга тиеш: а) синең кулыңда аның законны тупас бозуы турында кире каккысыз дәлил бар, б) син шул дәлил белән суд каршына барачаксың.
 
”Газетада язганнар иде“, – дип мескенләнеп тору – кирәксез гамәл. ГОССТРАХның Арча бүлекчәсендә бер олы гына абзыйны: ”Газетага барып иминиятләштер“, – дип мыскыл иткәннәр әнә. Андый оятсызлыкка түзеп торырга ярамый. Суд каршында иминиятләштерүчеләрнең көчсез икәнен ”автоюристлар“ эше ачык күрсәтеп тора бит. Гади бер агент кына түгел, адвокатлары булган тулы бер компанияләр процессны оттыралар. Кире каккысыз дәлил өчен синең иминиятләштерү компаниясенә биргән гаризаң җитә (гаризаның формасын интернеттан таба аласың). Компания йә гаризаны канәгатьләндерергә, йә аны кире каккан язмача җавап бирергә тиеш. Дөрес, иминиятләштерүчеләр андый җавапны бирмәячәкләр, чөнки бу аларга үз-үзләренә хөкем карары чыгаруга тиң.
 
Бу эшне уңышлы итүнең ике юлы бар. Иң отышлысы – аякны алдан киенү: полисның срогы чыгарга бер ай вакыт кала иминиятләштерүче компания адресына почта аша заказлы хат җибәрү. Почта компаниядә синең хатны алулары турында кулыңа язма документ тоттыра торган булсын. Россия законнары буенча, хатка бер ай эчендә җавап бирергә тиешләр. Ышаныгыз: җавап синең машинаңны иминиятләштерү рәвешендә булачак. Киресенчә булганда, суд сине йөз процентка яклаган карар чыгарачак, бу агент кесәсен яхшы ук юкартачак. Инде хат җибәрә алмагансың икән, гариза бирү процессын фотога яисә видеога төшерергә кирәк булачак, мәшәкатьлерәк, билгеле, тик бу очракта да синең буйсынмас натураңны тануга, иминиятләштерүче эшкә керешәчәк. Камера һәм фотоаппарат кулланылмый да калачак. 
 
Диктофон алып барып, әңгәмәне яздырып бару да комачауламый. Минем үземнең кулдагы диктофонны күрүгә һәм сөйләшүнең яздырылачагын ишетүгә, әңгәмә барышы 180 градуска үзгәрде үткән ел. Үткән көз Арчада бер автомобильченең агент белән бәхәстән соң ”кайнар линия“гә шалтыратуы (шалтырату бушлай), агентның шуннан соң майлаган кебек үзгәреп, эшне дәгъвачы файдасына үзгәртүе турында да әйттеләр. Кыскасы, иренмәгән һәм курыкмаган кешегә җиңүнең ысуллары күп. Һәр автомобильче нык торса, агентлар шунда ук әдәпкә өйрәнерләр иде. Бу Россия законнарының гади кешене җиңел генә яклый торган сирәк бер очрагы. Бу очракта да үз-үзебезне якларга өйрәнмәсәк, безең потыбыз бер тиен дә тормаячак бит инде. 
 
Иминиятләштерүчеләр өчен ОСАГО полисы сату файдасыз дигән акланулар да урынсыз, диләр юристлар. Алар әйтүенчә, ОСАГО буенча закон иминиятләштерүчедән полис сатудан кергән акчаның 77 проценттан да ким булмаган өлешен бәлагә таручыларга бирергә куша, ә компанияләр исә бу эш өчен 60 проценттан азрак акча бүләләр икән. 2014 елда алар үзләренә 61 миллиард сумнан артык акча алып калганнар. Бу сумма инде ”файдасыз“ дигән сүзгә урын калдырмый, нәфес күбрәк тели торгандыр, бәлки, ул очракта табышлырак башка эшкә күчәргә кирәктер.
 
Без әлегә агентларның үз урыннарына ябышып ятуларын күрәбез. Бу юллар авторының бер генә тапкыр яшьлектә иминиятләштерү агенты ролен үтәп караганы бар. Ышаныгыз: гонорары мул. Бөтен бәла дә шунда: автомобиль иминиятләштергәндә, гонорар берникадәр азрак керә икән, шуңа күрә өстәмә хезмәтләр тагып мәшәкатьләнәләр дә инде агентлар. Тик монысы инде аның автомобильчеләр проблемасы булырга тиеш түгел. Зуррак хак теләгәннәргә төзелешкә күчәргә була, фермада сыер саву да мөмкин эш. Берәүне дә эш урынына бәйләп тотмыйлар бит.

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.06.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»