поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.09.2009 Җәмгыять

КИЛӘЧӘКТӘ ЯШӘҮЧЕ ФИНЛЯНДИЯ (ФОТО)

14-16 августта Финляндиядә өченче тапкыр җанлы татар музыка фестивале булды. Берничә ел элек беренче тапкыр бу чараны татар альтернатив музыкасының чишмә башында торучы Дәниз Бәдретдин үз көче белән Хельсинкида уздырды. Анда Казаннан Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор ансамбле, Австралиядән Зуля Камалова, Кырымнан Әнвәр Измайлов катнашты. Бер елдан соң шул ук составта алар Казанда да чыгыш ясады.

Быел өченче фестиваль узды. Башка еллардан аермалы буларак, бу чарада яңа яшь коллективлар чыгыш ясады. Татарстаннан катнашучылар “Алканат”, “Иттифак”, Мубай, Галия булса, фин татарларыннан – Җәмилә, “Yabalak” һәм “Tukay bross and sister girl” (“Тукай энеләре һәм сеңелләре”). Җанлы татар музыкасы фестиваленә бер төркем яшьләр автобуста Казан–Санкт-Петербург–Хельсинки маршруты белән барды. Фестивальдә күңел ачу да, милләттәшләребез белән аралашу да, чит илдәге тормыш белән танышу да булды.

 

Бездә болай, аларда ничек?

 

Финляндия кечкенә дәүләт. Территориясе зур түгел,  338 145 кв.км. Швеция, Норвегия,  Русия белән чиктәш, бер ягында – Балтыйк диңгезе. Стокгольм, Таллин ерак түгел, финнар ял көннәрендә күрше дәүләтләргә кунакка барып кайта. Хельсинкиның үзендә 565 мең  кеше яши.

 

Юлларда тәртип, аварияләр бик сирәк була, чөнки шәһәрдә машиналар сәгатенә 50 км тизлекне арттырмый. Халык арасында велосипедлар бик популяр, алар өчен җәяүлеләргә кебек аерым юллар түшәлгән. Җәмәгать велосипедлары да бар. Аларны махсус урында бурычка 2 евро түләп алып була. Кирәкле урынга барып җиткәч, терминалдан акчаң кире кайтарыла. Бик уңайлы.

 

Автобус, метро, трамвайлар кыйммәтрәк: 2,5 евро тора. Ләкин аның белән син бер сәгать дәвамында төрле транспорт чарасыннан куллана аласың. Кесәдә акчаң булмаса, уңайлылык өчен билетны кәрәзле телефон аша да сатып алып була. Sms рәвешендә “Сезнең хисаптан 2,5 евро алынды” дигән хәбәр килә, тикшерүчеләр булса, аларга sms-билетны күрсәтергә мөмкин.

 

Финляндиядә яшәүчеләрнең 63 %ы шәһәрдә яши, калганы авыл җирендә гомер кичерә. Андагы салалар бездәгедән аерыла. Гадәти фин авылында иң якын күрше берничә километр ераклыкта урнашырга мөмкин. Авыл кешеләре үз хуҗалыкларында яшелчә, иген үстерә, шуларны сатып көн күрә. Финляндиядә басулар күп түгел, җир ташлы. Урманга бик бай якта җирнең кадерен беләләр, чәчелмәгән бер генә дә буш метр калмый, диләр.

 

Финляндия  күл, елга-чишмәләргә бай. Финнар табигатькә бик сакчыл карый. Хельсинки уртасында куяннар, тиеннәр бик күп, иркендә йөриләр, кешеләрдән зыян күрмиләр. Бездән аермалы буларак, шәһәрлеләр суны шешәләргә тутырып сатмыйлар, өйдә фильтрлар урнаштырып азапланмыйлар, краннан аккан сулары чишмәнеке кебек чиста.

 

Финляндиядә ике дәүләт теле: фин һәм швед (финнарның гомум саны – 91,5 %, шведлар 5,5 % тәшкил итә). Инглизчә дә иркен аралашалар (ә анда яшәүче татарлар моңа өстәп туган телләрен дә белә, димәк, татарлар бертигез 4 телдә сөйләшә). Балаларның инглиз телен тиз үзләштерүнең хикмәте бар. Әниләр аны Голливуд фильмнарыннан күрә. Аларда чит ил фильмнарының фин теленә дубляжын башкармыйлар. Актерлар инглизчә сөйли, ә сөйләмнең тәрҗемәсе титрларда  фин телендәге текст белән бара. Сүз уңаеннан, безнең телевидениедә дә  урыс фильмнары татарча титрлар белән, ә татар фильмнары, киресенчә, урыс текстлы титрлар белән тәрҗемә ителергә тиеш , ләкин “ТНВ” тарафыннан бу канун үтәлми.

 

Мәктәптә башлангыч сыйныфларда фин теле, аннары швед теле өйрәтелә. Швед балаларының мәктәпне тәмамлагач, югары уку йортларында туган телендә белем алырга мөмкинлеге бар. Бер мисал, Хельсинки уртасында янәшә ике икътисад университеты бар. Берсендә финча укыталар, икенчесендә белемне швед телендә бирәләр. Тулы демократия.

 

“Финнар Шүрәлене түгел, Су анасын яраталар”

 

Финляндиядә яшәүче татарлар турында күп яздылар. Алар барлык җыеннарда иң күп макталган диаспора. Мактамаслык та түгел, чит җирләрдә яшәп телне саклаганнар, динне тоталар. Телне һәм мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертәләр.

 

Без килер алдыннан гына мәхәлләдә Г.Тукайның “Су анасы” китабының презентациясе булып узган. Мең данә белән чыккан басма үзенчәлекле, калын тышлы, төсле, һәрбер битендә рәсемнәр. Г.Тукай әсәре берьюлы татар һәм фин телләрендә басылган, моңа өстәп әле аудиодиск та беркетелгән. Әкиятне фин телендә Туула Коралайн укый, ә татарчасын – җырчы Җәмилә. Әсәрне тәрҗемә итеп, нәшер итү эшләрен Фәзилә Насретдин белән Фәридә Низаметдин башкарган. Моңа кадәр “Әйлән-бәйлән” дип исемләнгән бишек көйләре тупланган аудиодиск чыккан иде. “Безнең җырлар”ның ноталы һәм сүзләре басылган китапның икенче томы да дөнья күргән.

 

– Татар әкиятләре белән фин балалары да танышсын дип уйладык. Башка татар әкиятләреннән аермалы буларак, “Су анасы” финнар өчен дә кызыклы, чөнки аларның халык әкиятләре су, су асты дөньясы, анда яшәүче җәнлекләр белән бәйле. Фин әкият дөньясында безнең Су анасы кебек Велламо дигән персонаж бар, – ди Финляндиядә яшәүче татарларның дүртенче буын вәкиле Фәзилә ханым. – “Шүрәле”не әхлак ягыннан яратмаслар дип уйладык, нәтиҗәдә кеше урман иясен алдый һәм бу хуплана, ә финнар моны кире бәяләргә мөмкин. Башта әсәрне финчага проза рәвешенә тәрҗемә иттек, сүзне сүзгә тәрҗемә итү авыр булды, ләкин “Су анасы”ның мәгънәсе югалмады.

 

Финляндиядә татарлар мәхәллә принциплары белән яши. Аларның үз  кагыйдәләре бар һәм барысы да аңа буйсына. Бәлки, кемгәдер алар кырыс булып тоеладыр да, ләкин бердәм булып бер тәртип буенча яшәмәсәләр, алар бүгенге уңышларга ирешә дә алмаслар иде. Мәхәлләдә 750 татар мөселманы исәпләнә, бөтенесе дә исәптә, әгъзалык системасы эшли. Арага чит милләт, дин кешесе кертелми. Башка милләт кешесенә өйләнү, кияүгә чыгу да хупланмый, аларга икенчел караш. Чит милләт кешесе белән булган гаилә таркалган очракта алар мәхәллә исемлегеннән сызып ташлана, алар белән аралашмыйлар. Финляндия татарлары финанс яктан бәйсез, үз көннәрен үзләре күрәләр. Дәүләттән бер тиен акча сорамыйлар, чөнки бу электән килгән төп принцип. Финляндиядә яшәүче башка мөселман халкыннан аермалы буларак, биредә яшәү тәҗрибәләре бар. 130 еллап яшәп алар социаль мәсьәләләрен дә хәл иткән, финнар менталитетына да күнегә алган.

 

Хельсинки уртасында мәхәлләнең берничә катлы ике йорты бар. Биредә бер катында мәчет урнашкан, икенчесендә – җәмгыять офислары. Башкаларын арендага бирәләр, шуннан булган керем белән барлык чыгымнарын каплыйлар. Имамнарын үз акчаларына яшәтәләр, аңа саллы хезмәт хакын түлиләр.

 

Рамил хәзрәт Билал чыгышы белән Түбән Новгородның Сафаҗай авылыннан. 2004 елдан бирле фин татарларының имам вазыйфасын башкара. Урынбасары, аерым азан әйтүчесе бар. Мәчетләрендә Коръән уку, дин нигезләре, ислам һәм  татар тарихы укытыла. Моңардан тыш Рамил хәзрәткә елына дүрт тапкыр чыга торган “Мәхәллә хәбәрләре” газетасы да йөкләнгән. 

 

– Миңа кадәр биредә төрек имамы эшләде, ул пенсиягә киткәч, 14 кандидат арасыннан имам итеп мине сайладылар, – ди Рамил хәзрәт Билал. – Хельсинкида 9 мәчет бар. Һәрбер милләтнең аерым гыйбадәтханәсе. Чит илдән килүчеләр үз ватаннарын табар өчен мәхәллә корырга тырыша. Татарлар, төрекләр, сумалилар, гарәп, босниялеләр, иранлылар үз мәчетләрен булдырып, дин һәм милләт эшләрен алып бара.

 

Финляндия буенча татар мәчетләре бишәү. Хәләл ризык белән кытлык юк, 2000 еллардан алып бик күпләп хәләл кибетләре ачыла башлады. Аларны Гыйрактан килгән көрдләр, иранлылар тота. Элегрәк ит башка илләрдән китерелә иде, хәзер үзебездә чалып, җитештерелгән ит ризыклары бар.

 

Финляндиядә бездәге кебек манаралы мәчетләр юк, гадәти биналарда ярымай урнаштырыла. Гыйбадәтханәдә хиҗап, яулыктан, чалма-чапан киеп йөрүчеләр юк. Хәзрәт үзе дә заман кешесе, джинсы чалбардан рок-музыка тыңлаучы имамны күрү мәзәк иде. Алар моны Рафаэль Хәкимовның “евроисламы” дип түгел, ә фин татарларының исламы дип атый. Электән шулай гадәтләнгән, гарәпләр кебек киенеп йөрүгә күнекмәгәнбез, дип аңлаталар.

 

Фин пәрәмәче

 

Финляндия татарлары хәлле яши, финнарның үзләренең уртачасыннан да яхшырак, диләр. Күбесенең үз бизнесы, гадәттә алар ата-бабаларыннан калган кәсепләрен дәвам итә.

 

– Келәм кибетен бабаем ачкан, – ди эшкуар Вахит Вафин. – Аның эшен дәвам итәбез. Иншаллаһ, улларым да шуның белән көн күрер! Көндәш ширкәтләр бар, әмма бездә сыйфатлы мал күп һәм ул төрлесеннән. Келәмнәрне үзебез Иран, Пакыстан, Һиндстан, Кытайга барып карап сайлап кайтабыз. Аларның күбесе йоннан һәм ефәктән кулдан эшләнелә. Уртача бәясе 15 мең евро. Дөрес тәрбия булса, мондый келәмнәр 50 ел торса да, аларга бер ни булмый. Икътисадый кризис әллә ни сизелмәде, сатып алучылар бар.

 

Финляндиядә татар милли ашларын сатып акча эшли белүчеләр бар. Тампере шәһәрендә яшәүче Али Саатдин чын татарча пәрәмәч җитештереп көн күрә.

 

– Абыем Мөнәвәр дә келәмнәр сата иде, ләкин кулинария белән мавыгып китеп, пекарня оештырды, икмәк пешерде. Аннары бергәләп татар ашларын сатып акча эшләп булмасмы дип уйлаша башладык. Пәрәмәч пешереп, үзебезне сынап карарга булдык, – ди Али абый. – Башта өйдә пешердек, таныш-белешләр арасында сату иттек. Хәлләр яхшыра барды, аерым бер бина сатып алып, пәрәмәчләрне шунда пешерә башладык. Финнар күбрәк балык ашларын үз итсә дә, Тампереда безнең ризык бик тиз популярлашты. Тора-бара башка шәһәрләрнең кечкенә кибетләренә барып сата башладык.

 

Бүген инде Финляндиянең зур супермаркетларында да пәрәмәчләребезне очратырга мөмкин. Хәзер әзер продукцияне үзләре килеп сатып алалар. Тышлыгына “Peremect” дип язабыз. Авырлыклар бар, Финляндиядә дуңгыз ите арзанрак, ә без сыер итен кулланабыз, шуңа да пәрәмәчне җитештерү кыйммәтрәккә төшә. Шулай да, Ходай үзенең рәхмәтеннән калдырмас әле дип ышанабыз.

 

Фин татарлары җәмгыяте рәисе Окан Дахер, Татарстан белән элемтәләрне ныгыту өстендә җитди эшләргә кирәк, ди. Моның ике юлын да күрсәтә. Берсе – мәдәният, икенчесе – сәүдә. Беренче ысул белән эш итүнең мөмкинлеген Финляндиядә узган җанлы татар музыкасы фестивале исбатлады. Ә менә икенчесен тормышка ашыру авыррак булыр. Моны фин татарлары үзләре дә искәртә. Русия белән акча эшләрен оештыру авыр, куркыныч, ди алар. Берәүләрнең авызы да пешкән инде. Мәскәүдә Хельсинкидагы “Stokman” зур сәүдә үзәгенең филиалын ачканда ике фин татары да катнашкан. Уртак сәүдә проекты итеп эшне башлап җибәргәндә мәскәүлеләр кинәт кенә ширкәтне тотканнар да “АО”га әйләндергәннәр. Моны һич көтмәгән фин татарлары “АО” ни булырга мөмкин икәнен озак төшенә алмаган. Аннары уйлый торгач, “АО”ның татарчасы “Алдыйлар”, “Орлыйлар” дигән нәтиҗә ясаганнар.

 

 

1

 

 

2

 

 

3

 

 

4

 

 

5

 

 

6

 

 

7

 

 

8

 

 

9

 

 

10


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 10 | 04.09.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»