|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.04.2008 Матбугат
БӘЙРӘМ БҮГЕН, БӘЙРӘМ БҮГЕН!Бүген телевидение йолдызы Миләүшә Сибгатуллинаның туган көне. Миләүшә ханым “Яңа гасыр” каналындагы “Хәерле иртә” тапшыруының баш мөхәррире һәм алып баручысы. Туган көн булуына карамастан, бүген ул таң тишегеннән эштә. “Матбугат ру” Миләүшә Сибгатуллинаны чын күңелдән туган көне белән котлый! Миләүшә Сибгатуллина Теләче районы Алан авылында укытучылар Рафис һәм Фәһимә гаиләсендә туган. Туган ягының табигатенә бик гашыйк. КДУның Тел, әдәбият һәм тарих бүлеген тәмамлый. Аннан соң 27нче татар гимназиясендә тарих укыта. Шул ук вакытта Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантурада да укый. Күпләргә Миләүшә Сибгатуллина “Казан” милли-мәдәни үзәге, “Дулкын” радиосы, “Таң җилләре аша” тапшыруы, “Җиде йолдыз” фестивале аша таныштыр. “Хәерле иртә”не ул 2004 елдан бирле җитәкли. Ире Илһам һәм улы Кәрим аңар эшендә һәрвакыт терәк булып торалар. Миләүшә Сибгатуллинага гаилә бәхете һәм эшендә уңышлар телибез!
--- |
Иң күп укылган
|