поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
31.05.2016 Әдәбият

Балык кылчыгы (ХИКӘЯ)

Даими авторыбыз Гөлсинә Зәкиеваның "Яңадан туу" дигән хикәясен сайтыбызда 3 меңнән артык кеше укыды. Комментарийлар да күп иде. Бу юлы Гөлсинә ханымның яңа хикәясен тәкъдим итәбез. Укып чыккач, фикерләрегезне дә язарга онытмагыз.

 

 
– Исәннәрмесез, туганнар!
 
Ишекне төбенә кадәр ачып, болай да биек ишектән башын бераз гына иеп кергән Габдерәхимнең көчле тавышы бөтен өйне яңгыратты, авызын колагына кадәр җиткереп елмаюы нур сипкәндәй итте. Өстәл янында кичке аш ашап утырганнарның да йөзләре яктырып киткәндәй булды. Беренче булып Миннегөл килен телгә килде. Өстәл артыннан сикереп торып Габдерәхим янына килде дә, “үзем” диюенә карамастан, өстеннән салган киемен алып элеп куйды, юыну бүлмәсенә алып кереп китеп, кулын юганын көтте.
 
– Мактап йөрисең икән бит, кордаш, – диде өстәл артыннан торып кунакның янына ук килеп баскан йорт хуҗасы Габдрахман. 
 
– Ә минем кайчан яманлап йөргәнем бар? – дип җавап кайтарды гөлдерәп торган тавышы белән Габдерәхим, битен, кулларын юып, җиңеләеп киткәннән соң. – Рәхмәт, килен, иллә рәхәт булып китте. Юл шактый алҗыткан иде.
 
Габдрахман белән кул бирешеп кенә түгел, күптән очрашмаган туганнар кебек кочаклашып күрешкәннән соң, ул өстәл янына таба атлады, тезелешеп басып юлчының үзләренә игътибар итүен түземсезлек белән көтеп торган Габдрахманның хатыны Өммегөлсем, уллары Данияр, Данил, Данаил, кызлары Зөләйха янына килде. Аннан урыныннан кузгалмыйча өстәл янында берүзе утырып калып, моңарчы күрмәгән чит кешегә зур кызыксыну белән карап торган нәни Әмирне кулына алып, аркасыннан шапылдатып сөйде. Тегесе ятсынып шыңшыйсы килгән итте.
 
– Я, я, шыпырт, танымыйсыңмы әллә, Габдерәхим абыең бит мин.
 
Ул үз сүзеннән үзе шаркылдап көлеп җибәрде, аның тавышыннан бала елый ук башлады.
 
– Танымады бит мине олан, күптән килгән булмаган, ахры, – диде каушап  кунак баланы әнисенә сузып.
 
Миннегөлгә озын буйлы, сабантуй батырлары кебек зур гәүдәле Габдерәхимнең бала тавышыннан югалып калуы кызык булып тоелды, елмаеп куйды, бу хакта аның үзенә җиткерергә дип авызын ачкан иде, кайнатасына карап алгач, дәшмәде. Ашау турында онытып та җибәргәннәр икән бит. 
 
– Әйдәгез әле өстәл янына, аш суына, – диде ул һәм аш бүлмәсенә йөгереп кереп китеп, шул арада кунакка тәлинкә белән аш та алып чыкты.
 
– Бар, килен, машинадан күчтәнәчләрне алып кер әле, – диде ул Миннегөлгә.– Өммегөлсем килен яраткан каклаган каз да бар анда. Мөнәвәрә апагыз махсус атап бирде. 
 
– Ярар, Габдерәхим, күчтәнәчләре аннары, – дип бүлдерде аны Габдрахман. – Сөйлә, нинди җилләр ташлады сине. Күптәннән күренгәнең юк иде. Бик каты авырый дигән сүзләр дә ишетелде. Хәлеңне белергә барырга уйлаган идем, кеше килгәнне яратмый, бик нык ябыккан, мондый хәлдә күрүләрен теләми, күрәсең, дигәч, туктап калдым. Карап торам, бер дә авыру кешегә ошамагансый, гәүдәң дә, собханалла, элеккечә, кәефең дә шәп.
 
– Юк, туган, дөрес әйткәннәр, үләргә әзерләнеп беткән идем инде, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт, алып калды бит.
 
– Өммегөлсем, – дип ым какты Габдрахман хатынына, аның бу сүзеннән соң эчен бушаттыруын теләп. – Көтелгән кунакны  сыйламый җибәрү дөрес булмас.
 
– Юк, – дип кырт кисте Габдрәхим, сүзнең ни турында барганын сүзсез дә аңлап.
 
Моңа кадәр андый сыйга каршы килмичә, зәмзәм суы белән тутырылган рюмканы бер–бер артлы гына күтәреп куйган, тәмам кызгач, сәгатьләр буе үзе белән булган кызыклы хәлләр турында сөйләргә яраткан Габдрәхимнең андый сыйдан шулай катгый баш тартуы өстәл янындагыларга сәер тоелды. “Авыруы көчле булган, күрәсең”, – дип эченнән генә уйлап куярга да өлгермәде Габдрахман, аны юлчының көр тавышы бүлде.
 
– Исән–сау тазарсам, ул явызны авызыма да алмас идем, дип ант иттем. Аллаһы Тәгалә шуның өчен миңа тормыш бүләк иткән икән, сүземдә торам, – диде Габдерәхим. – Ягез, бу ризыклар карап утырыр өчен түгел, ашаргадыр бит инде.
 
Бар да ашау турында оныткан иде бу мизгелдә. Габдерәхимне яраталар иде биредә. Туган да түгел, ә менә ниндидер сөйкемле сөяге бар. Бер тапкыр төнгә юлда калып кунып чыгарга туры килгән иде Габдерәхимгә. Шуннан бирле бу гаилә өчен кайбер туганнан да якын кешегә әверелеп калды. Аеруча аларга аның сөйләве ошый. Төн уртасына кадәр авызына каратып утыра ала. Күп йөри, күп күрә, күп ишетә. Авылдан әллә нигә бер чыккан авыл кешесе ни күрә соң? 
 
– Синең кадәр сине аяктан егарлык нинди чир тиде соң, туган? – дип сорап куйды Габдрахман тавыш–тынсыз гына ашап бетереп, кашыгын өстәлгә куйганнан соң.
 
– Ай, түземсезләр, – диде тегесе Миннегөл китереп биргән тастымалга авыз кырыйларын сөртеп алганнан соң. – Ашап бетергәннән соң ризыкның тәмен авызда саклап торырга да ирек бирмиләр. Бик тәмле булган ашың, килен, ашап туймаслык. Һай, хатыннан уңдың да соң Данияр. Әйдәгез, башта ашка дога кылыйк.
 
Дога да кылынды, ә Габдерәхим һаман дәшми, күз кырые белән генә түземсезләнеп үзенә текәлгән өйдәгеләрне күзәтә. 
 
– Я, ярый, башладык, алай булгач. Нәрсә турында сөйлим? Ә, үзем турында бит әле, – диде авызын ачып соравын кабатларга уйлаган Габдрахманны бүлдереп. – Яман да кызык хәл килеп чыкты бит әле минем белән.  Бервакыт каениш кунакка чакырды. Балыкчы бит ул безнең. Күп итеп балык тотып кайткан, уха пешергән. Аның ухасы… телеңне йотарлык була. Ике тәлинкәне бәрдем. Теге шайтан суын күпме эчкәнне дә хәтерләмим. Дөрес, өйгә үз аягым белән кайттым, анысы. Иртән тагын киттем боларга, бу юлы баш төзәтергә.  Каениш җылытып уха чыгарып алдыма куйды, стаканга аракы салды. “Башта аша, аннан эчәрсең, югыйсә, ашказаныңа ярамас”, – дип кисәтеп куйды килен.
 
Юк, ризык күзгә күренәме соң монда, баш чатный әле. Рюмканы күтәреп  аракыны авызга салдым, тик йотып җибәреп кенә булмый бит. Аракы кадәр аракы тамактан үтми. Тиз генә сикереп тордым да, умывальникка йөгердем. 
 
– Әйттем мин сиңа, башта ашарга кирәк, дип. Бу кадәр эчүеңә аракы да тамагыңнан үтми башлаган инде, – дип төрттереп куйды килен.
 
– Әллә нәрсә шунда, тамак төбендә нидер бар кебек. Кичә авырттырып торган иде, йоклап киткәч, онытылган. Бүген дә чәнчегән кебек булды,  тик игътибар бирмәгән идем, – дидем мин һәм аның сүзен тыңлап,  аш каптым.
 
Тик ул да үтми. Башымны күтәрсәм, каениш белән килен миңа текәлгән. Берни дәшмичә генә урындыгымнан тордым да, ишарә белән генә саубуллашып чыгып киттем. Хатын эштән кайтканчы караватта аунадым. Көне буена авызга бер тәгам ризык каба алмадым. Килен барын да сөйләгән, ахры, Мөнәвәрә башка вакыттагы кебек тиргәмәде, яныма килеп утырып, җәлләгән булды.
 
– Хәзер, әтисе, сыек кына итеп манный пешерәм. Ашап алсаң, рәтләнеп китәрсең, Алла боерса, – дип кузгалмакчы булган иде, кулларыннан эләктереп алдым да: 
 
– Китмә, карчык, соңгы минутларымда янымда бул. Үләм, ахры, мин, – дип елап җибәрдем.
 
Әлегә кадәр шул күп эчүдән газап чигәм, дип уйлап, артык җитди кыланмаган Мөнәвәрә гомер күз яше күрсәтмәгән иренең сабый балалар күк балавыз сыгуын күреп курка калды булса кирәк.
 
– Булмаганны, мондый гәүдәң белән нинди үлем турында сөйләшеп тору ди ул. Кичә күбрәк эчкәнсеңдер, рәтләнерсең, Алла боерса.
 
Минем хатын һәрвакыт хак сүз генә сөйли иде инде, анысы. Күңелем күтәрелеп киткәндәй булды. Ул караватка яткан җиремә генә алып килгән манныен да кабып карамакчы булдым. Тик … тагын тамактан үтмәде. Икенче, өченче көнне дә ризык каба алмадым. Дөрес, аз–азлап булса да сыеклык  эчтем. Хатын да чыннап торып борчыла башлады. Аның киңәше белән бергәләп хастаханәгә киттек. Район үзәгендә аптырап калдылар, шланг йоттырап карамакчы булдылар, йота алмадым. Дарулар бирделәр, тамактан үтмәде. Шәһәр хастаханәсенә җибәрделәр. Аннан онкология чире дигән диагноз куйдылар. Операция кирәк, дип “сөендерделәр”.
 
– Шуннан? Шуннан ни булды, Габдерәхим? – дип сорап куйды Габдрахман.
 
– Ни булсын, үләргә әзерләндем. Күрше Гомәр абый операция ясатканнан соң бер ай да тормады, вафат булды. Көннән-көн ябыгып, бетерешкәч, миңа да күп калмаган икән, дип уйладым. Кая, күпмедән бирле ашый алган юк бит. Әмма ашыйсы килә. Аппетит бар. Тик тамактан гына үтми. Үләсе кешенең дә шундый аппетит була микәнни, дип аптыраштык. Аннан аяк өстендә йөрим бит, мин үлгәч Мөнәвәрәгә авыр кала, дип эшләрне бетерергә тырышам. Шулай да соңга таба хәлсезләнә, яту ягына каерыла башладым. 
 
– Булмаса, әбиләргә барып өшкертеп карыйкмы әллә? – дип куйды бер көнне Мөнәвәрә, андый нәрсә өнәмәгәнемне белгәнгә курка-курка гына.Үлем бугазыңнан тотып алса, аннан котылып булмасмы, дип барына да риза буасың икән ул. Киттек бездән 200 километр ераклыкта урнашкан чуваш әбисенә. Им-томнар итте, үзенчә укыды, өшкерде, төкерде, тик… файдасыз. Тагын берничә әбигә бардык. Аларга калгач, юк инде ул. Берсе бөтенләй эчке “җылы” кертте. “Тамак төбеңдә бер төер бар. Шул беткәч, җиңел булып калачак”, – диде. Шулай булмый, үлгәч җиңеләясең инде.
 
Чыкмаган җанда өмет бар, диләр. Беркөн ачтан эчтә тәмам бүреләр улый башлагач, хатынга тавык шулпасы пешерергә куштым. 
 
– Операциядән соң да табиблар тавык шулпасы ашатырга кушалар. Файдасы тимәс микән? – дидем хатынга.
 
Хатын берсүзсез тавыкны суеп, шулпа пешерегә тотынды. Аның тәмле исе борыннарга бәреп кереп, бөтен эчемне актарып чыгаргандай итте. Түземсезлек белән, хатыннан кат-кат сорап, ашның пешеп беткәнен көттем. Ниһаять, Мөнәвәрә тәлинкәгә салып хуш исле тавык шулпасын каршыма китереп куйды. Кабуым булды, бугазга килеп тыгылды. Урамга чыгып йөгердем дә капкан шулпамны косып чыгардым. Аның белән бергә тамак төбеннән зур балык сөяге килеп чыкты. Ә миңа бөтенләй җиңел булып китте. Шуннан аз-азлап тамакка каба башладым. Операция буласы хастаханәгә күренергә бардым. Карадылар, карадылар, аптыраштылар, киңәшләштеләр. Ахыр чиктә табиб яныма килде дә: “Абый, сер булмаса, әйтегез әле, ничек дәваландыгыз? Сезнең яман шеш беткән бит. Операция дә кирәк түгел”, – диде.
 
Көлеп җибәрдем. Миндә бернинди онкология чире булмавы, тамакка балык сөяге тыгылган булуы, аны косып чыгарганнан соң хәлем җиңеләюе турында әйттем. Ышанмадылар. Әллә гаепләрен танымас өчен ышанмаска тырыштылар. Анысы мөһим түгел. Мин исән һәм яңадан тулы тормыш белән яшим! Шунысы сөендерә. Файдасы да булды бит. Моңарчы тормышның кадерен белмәвемне аңладым. Аннан да бигрәк, шул көннән эчүемне ташладым, алай гына да түгел, спиртлы эчемлекләрне өемә дә кертмәдем. Мәчеткә йөрим, биш вакыт намазымны калдырганым юк. Аллаһы Тәгалә миңа рәхмәтен салды, хәзер мин аңа шулай җавап бирәм. Менә шуңа сезгә килә алганым юк. Юлга сирәк чыгам. 
 
Габдерәхим сөйләп бетергәннән соң да халык бер мәл тып-тын утырды. Бераздан Габдрахман телгә килде.
 
– Да, туган, синең хәлне үз башына төшмәгән кеше аңлый алмый. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән һәр көннең кадерен белеп яшәргә кирәк икән. Шуны аңладым, – диде ул.
 
– Шулай бер балык кылчыгы дөньямны бөтенләе белән үзгәртте дә куйды шул, – диде аңа каршы Габдерәхим.
 
– Балык кылчыгына һәйкәл куярга кирәк! – дип әйтеп куйды кунак килеп кергән минуттан бер сүзсез утырган Данаил.
 
Аның уйламыйча кинәттән әйтелгән бу сүзеннән бар да кычкырып көлде.
 
– Я, ярый,туганнар, иртәгә кадер киче түгел, караватка таба авышырга вакыт. Минем намаз вакытым да якынлашып килә.
 
Сөйләү дәверендә бар да акрынлап диванга авышып беткән иде инде. Балалар диван тирәли идәнгә тәгәрәшкән. Төп оратор буларак Габдерәхим зур канәфидә урын алган. Ул, зур гәүдәле булуга карамастан, җиңел генә торып басты да, миңа кая урын җәйдең, дигәндәй, Миннегөлгә текәлде. Тегесе аны шунда ук аңлап алды, күрше бүлмәгә күрсәтте. 
 
Икенче көнне балалар йокыдан торганда Габдерәхим өйдә юк иде инде. Иртүк сәгать биштә үк аны Габдрахман озатып калды. Иртәнге чәйне ул көнне кунак күчтәнәчләре белән сүз саен аны искә  алып эчтеләр.
 
 

Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Матбугат.ру
№ --- | 31.05.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»