|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.05.2016 Җәмгыять
1 июньнән казанлыларны кондиционерлар өчен штрафка тартачаклар1 июньнән башлап Казанда кондиционерларын йорт фасадыннан вакытында салдырмаучыларны штрафка тарта башлаячаклар. Физик затлар өчен штраф күләме 3 меңнән алып 5 меңгә кадәр, юридик затларга 200 меңнән алып 500 меңгә кадәр каралган. Казан шәһәр думасы депутатлары тарафыннан 2014 елның җәендә үк шәһәрнең төп урамнарында урнашкан биналарда кондиционерларны алгы һәм ян стеналарда урнаштырырга ярамау хакында карар кабул ителгән иде. Алар фикеренчә, кондиционер блоклары биналарның “йөзен” боза, шәһәрнең мохитенә туры килми. Бу карарның үтәлеше Казан шәһәренең Техник иснпекция идарәсенә йөкләнгән. Казанның төп урамнары исемлегенә Мәскәү һәм Киров районының 20 урамы, Идел буе һәм Вахитов районының - 89, Совет районының - 15, Авиатөзелеш һәм Яңа-Савин районының 16 урамы керә. Инспекторлар беренче чиратта 2014 елның августыннан соң файдалануга тапшырылган биналарга аеруча зур игътибар бирәчәкләр.
--- |
Иң күп укылган
|