поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.05.2016 Хәйрия

Вакыт юк: Даниилны табиблар көтә

Казанда яшәүче ике яшь ярымлык Даниил Потаповка ил белән акча җыялар. Нәни малайның гомерен саклап калыр өчен бер белмәгән кешеләр дә ярдәм кулы суза. Тик балага ясалачак операция һәм дәвалану өчен кирәкле сумма бик зур: 19 миллион сум. Потаповлар гаиләсе өчен, билгеле, бу сумма күтәрә алырлык түгел.

“Даниил – икенче балабыз. Кызыбыз янына көтеп алынган зур бәхетебез ул, – дип сөйли әнисе Лилия. – Улым вакытыннан алда – 35 атнада дөньяга килде. Миңа тиз арада кесарь кисүе ясадылар. Туганнан бирле улымда төрле авырулар баш калкытып кына торды. Ай ярым вакытта гемоглобины түбәнәеп, хастаханәгә эләктек. Даниилнең күзе дә начар күрде. Кечкенә вакытта әле бераз күрә иде. Ә хәзер күзләре бик тә начарланды”, – ди Лилия.
 
Даниилга 3 ай булганда невропатологка күренергә баралар. Ул баланың сәламәтлегендә үзгәрешләр күреп ала. Ничек кенә дәваласалар да, уңай якка үзгәреш күзәтелми. “Табиблар баланың баш миенә операция ясап карарга булдылар. Чөнки башындагы йомшак җиренә су җыела башлаган иде. Бу вакытта улыма 7 ай гына иде әле. Шул чактагы авырлыкларны әйтеп-аңлатып булмый. Баланың күзгә карап ярдәм соравыннан да авыры юк иде. Тик алда безне аннан да аянычрак хәбәр көткән икән”, – ди Лилия. Малайның хәле көннән-көн начарая, күзләре күрми, колаклары начар ишетә башлый.
 
Быелның март аенда Даниилга табиблар коточкыч диагноз куя.  Ул генетик авыруга дучар булган икән. Аның сөякләрендә бәллүр авыруы тапканнар.  Табиблар мондый очраклар 100 меңгә бер генә тапкыр туры килә дип аңлаткан. Авыру бик тиз таралып, бала 3 яшькә җиткәч үлә икән. Менә шуңа күрә дә Потаповлар гаиләсе тиз арада акча җыеп, улларын коткармакчы була. “Башта Мәскәүгә бармакчы идек. Ирем анда дәваланган балаларның әти-әниләре белән сөйләшкән. Нәтиҗәсе бик үк уңышлы түгел икән. Безнең вакытыбыз бик тар. Шуңа күрә бар эшне тиз башкарырга кирәк. Чит ил табиблары безне көтә инде. Алар Даниилның тереләсенә өметләндерә. Кечкенә балаларга арка миен күчереп утыртып, бу авырудан коткара алалар икән. Тик безгә чит ил клиникасында дәвалану һәм операция ясату өчен 19 миллионнан артык акча кирәк”, – ди Лилия.
 
Волонтерлар, якын дуслар, туганнар һәм дә бер белмәгән кешеләр ярдәме белән шушы сумманың яртысын җыя алганнар. Даниилга ярдәм итү йөзеннән күптән түгел Казанның “Юность” мәдәният йортында эстрада җырчылары ярдәме белән “Йөрәктән йөрәккә” дигән хәйрия концерты да оештырылды. Шулай ук республиканың төрле районнарында сабыйга булышу нияте белән хәйрия ярминкәләре оештырыла.
 
Лилия баласының гомерен саклап калу өчен мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорый. “Хәзер инде улымнан башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Баламны ничек тә алып каласы иде. Газета укучылардан матди ярдәм күрсәтүләрен үтенеп сорыйм”, – ди ул.
 
Даниилга матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
СБЕРБАНК: 5469 6200 1565 8519 (әнисе  Потапова Лилия Равильевна)
5469 6200 1964 2501 НОВАЯ КАРТА (әтисе Потапов Николай Геннадьевич) 
Ак Барс: 4244 3695 1767 0136 (Потапова Эльвира Музафаровна) 
Мегафон: +79270371853, +79270371835 
Билайн: +79656019301,  +79656019303 
МТС: +79869189972, +79871860980
PayPal: irishka_26.01@mail.ru
ЯНДЕКС ДЕНЬГИ: 410014080359182 
WebMoney: Z681186792479, R358999144485.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.05.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»