поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.05.2016 Мәдәният

“Тукайны койма ярыгыннан карап тора идек”

Быел татар халкы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 еллыкны бәйрәм итте. Әлеге истәлекле вакыйгага Тукайның туган ягы Арчада бик ныклап әзерләнүләре турында сөйләделәр. Шагыйрьнең балачагы узган авыллар нинди үзгәрешләр кичергән, монда халык ни
хәлдә яши — шуларны белү өчен Тукайның туган ягына юл тоттым.

Кушлавыч: “Туган авылы икенче планда...” 

“Габдулла Тукай кайда туган?” — дип сорасаң, күпләр: “Кырлай”, — диячәк. Чөнки шагыйрьнең истәлегенә багышлап төзелгән төп музей Яңа Кырлай авылында булгач, аның туган урыны да шул дип фаразлыйлар. Чынлыкта исә Тукаебыз  1886 елның 26 апрелендә Кушлавычта туган.  Шуңа  иң элек шушы авылга сугылдым. Дөресен әйтим, анда илтүче юл мактанырлык түгел. Яңа Кырлай юлы белән чагыштырсак, җир белән күк арасы инде! Шагыйрьнең туган нигезендә урнашкан Тукаевлар гаиләсенең музей-йортын, Тукай һәйкәлен күргәч кенә, юлларның начар икәнлеге онытыла. Гап-гади авылда шундый истәлекле урын булуы җанны җылытып җибәрә. Монда бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр: музейның түбәсен алыштырганнар, нигезен яңартканнар, коймаларын буяганнар. Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, авыл халкы өчен зур бүләк тә ясалган: клубка капиталь ремонт эшләнгән. 

— Моңарчы бернинди программага керә алмаган идек, Ходай рәхмәте елән, Тукаебызның туган көненә шундый мөмкинлек бирелде, — дип сөйләде Утар-Аты авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Хакимҗанов, куанычын яшермичә. — Кушлавыч халкының тормышы начар дип әйтә алмыйм, бик көчле инвестор килде, “Тукай” оешмасында зур эшләр алып барыла. Бигрәк тә сөтчелек, җир эшкәртү буенча әйбәт күрсәткечләргә ирешәләр. Иң мөһиме — халыкка эш бар, ферма гөрләп тора. Терлекчеләр, механизаторлар рәхәтләнеп эшли, хезмәт хакын да вакытында алалар. Шәхси хуҗалыкларда 4-5 сыер асраган кешеләр дә бар. Авылда 9 еллык мәктәп, 2 кибет, мәчет эшли. 
 
Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, авылда бик күп чистарту, агарту эшләре алып барылды. Халык шушы вакыйганың зурлыгын аңлап, бергәләшеп өмәгә чыкты. Кунакларны каршы алуга бөтен авыл белән әзерләндек. 
 
— Габдулла Тукай шушы нигездә туган һәм бу аның әти-әнисе йорты буларак тәкъдим ителә, — дип каршы алды безне музей директоры Ләйлә Мөхәммәтшина. — Әтисе Мөхәммәтгариф җиде буын мулла нәселеннән булган, аның йортының фотосы музейда саклана. Монда тәкъдим ителгән күренешләрдән аңлашылганча, әти-әнисе таза тормышлы итеп күрсәтелгән: йорт зур, ишегалдында мунча һәм келәт бар. Әлеге музейны 20 ел элек Арча районы мәдәният бүлеге колхоз белән берлектә төзегән. 
 
1959 елда татар язучылары Тукайның туган авылында музей ачу өчен тырышып йөргән дә бит, әмма ул чактагы авыл советы рәисе, мәшәкатеннән куркып, моңа рөхсәт бирмәгән. Ә Кырлайныкы ризалашкан, шуңа да төп музей ул авылда урнашкан. 
 
Әлбәттә, безгә туристлар азрак килә һәм моңа төп сәбәп — юлларның начар булуы. Элек бу урамның икенче ягына чыга алмаганнар, сазлык булган. Авылга килү юлын да 20 ел элек, музей ачылыр алдыннан гына салдылар. Тукайның туган авылы икенче планга кала, дияр идем. Республика җитәкчеләре дә Яңа Кырлайдагы музейга гына килә... Киләсе елга юлны ремонтлау планга кертеләчәк дигән өмет бар. Җилдереп кенә килеп булса, туган авылының да популярлыгы артыр иде. 
 
Күпләр бит Тукайның туган авылы Кушлавыч икәнен белми дә... 
 
Кушлавычта Тукайга озак яшәү насыйп булмаган. Аңа 4 ай чагында әтисе Мөхәммәтгариф вафат була. Күпмедер вакыттан соң әнисе Мәмдүдә, кечкенә Габдулланы авылдагы Шәрифә исемле фәкыйрә карчыкка калдырып, икенче иргә кияүгә китә. Бу карчыкта сабый бер кадерсез җан булып яши. 
 
— Мин кыш көннәрендә төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә, бераздан өйгә кермәкче булып, ишеккә киләм икән. Кыш көне авыл ызбаларының ишекләрен ачмак, балага түгел, шактый үсмер кешеләргә дә мәшәкать вә көч булганлыктан, табигый, мин ишекне ача алмыйм вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән. Карчык исә үзенең: “Кадалмас әле, килмешәк!” — дигән “шәфкатьле” фикере илә мине үзе теләгән вакытта орыша-орыша кертә икән, — дип яза Габдулла Тукай “Исемдә калганнар” автобиографик повестендә. Соңыннан әнисе Габдулланы үз янына ала һәм аңа бүтән бу авылда яшәү насыйп булмый. Әтисенең төп нигезен, Габдулла Тукай Җаек шәһәрендә яшәгәндә, туганнары 100 сумга сатып җибәрә. Авыл кешеләре әйтүенчә, Кушлавычта бу нәселдән чыккан бер кеше дә яшәми.
 
 
 

Рәзилә РӘСИМ
Ирек мәйданы
№ --- | 27.05.2016
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»