|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.05.2016 Матбугат
Салават Фәтхетдинов картлар йортларын, интернатларны "Салават күпере", "Ялкын", "Татарстан", "Сөембикә", "Идел" журналларына яздырдыБүген Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов "Әти-әниләреңне яздыр. Якыннарыңны яздыр" дигән республика акциясенә кушылды. Акциядә катнашучыларга үз якыннары өчен Татарстан журналлары һәм газеталарына язылырга тәкъдим ителә. Журналистларга Казан почтамты башлыгы Ландыш Бәдертдинова сөйләгәнчә, Россия почтасы Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә "Әти-әниләреңне яздыр. Якыннарыңны яздыр" дигән акция игълан итте. Язылу өчен почта бүлегенә килергә яки ТР дәүләт хезмәтләре һәм Россия почтасы сайтына керергә кирәк. Россия почтасы "Изгелек агачы" дигән икенче акция дә үткәрә, аның кысаларында теләсә кайсы балалар йорты яки картлар йортын газета-журналларга яздырып була.
"Татарстан язылу буенча Россиядә лидер санала. без бу акцияне язылучылар саны кимегәнгә күрә үткәрмибез. Балалар һәм картлар йортлары өчен басмаларга язылып, без яхшылык эшлибез, үз бурычбызны үтибез, кешеләрнең күңелен күрәбез һәм язылучылар институтын саклап калабыз", - диде Ландыш Бәдертдинова.
Салават Фәтхетдинов фикеренчә, яшьләрне гаджетлардан аеру өчен укытырга кирәк. "Мин гаиләм өчен дә, балалар йортлары өчен дә бик күп басмаларга язылдым. Элек вакытлы матбугатка язылу тормыш кагыйдәсе иде. Соңгы вакытта интернет, айфоннар аркасында без укудан биздек. Мондый акцияләрне үткәрергә кирәк. Халыкны телевизордан, компьютерлардан аеру, аларны укуга җәлеп итү зарур. Бу чир, гасыр фаҗигасе. Яшьләр интернетны эш өчен файдаланмый. Бу куркыныч нәрсә, моның белән очрашкан кеше аңлый. Мин оныкларым, шулай ук шоферларым белән көрәшәм. Минемчә, юл һәлакәтләренең яртысы телефоннар аркасында килеп чыга", - диде җырчы.
Салават Фәтхетдинов үз гаиләсе, Мөслим картлар интернат-йорты, Лаеш балалар йорты, Мөслим интернат-йорты, Арча интернат-йорты өчен "Салават күпере", "Ялкын", "Татарстан", "Сөембикә", "Идел" кебек басмаларга язылды.
Аннары җырчы автографлар таратты.
--- |
Иң күп укылган
|