поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.05.2016 Хәвеф-хәтәр

“9 ел төзегән йортыбыз 9 минут эчендә көлгә әйләнде” (ФОТО)

Казанның Привольный бистәсендә 7 май көнне чыккан зур янгын Гайнетдиновларны йортсыз-җирсез урамда калдырды. Фаҗига көндезге бишләр тирәсендә була. Төтен исен сизеп, Наилә ханым йорттан балалары белән чак чыгып котыла. 9 минут эчендә яңа агач йорт тулысынча янып бетә.

“Урамда ыштаннан басып калдык"
 
Әлеге йортны озак эзләп йөрергә туры килмәде. Уттан исән калган бердәнбер әйбер – мич морҗасы ерактан ук күзгә чалынды. 
 
– Ул көнне төтен исен сизеп тышка чыктым, ни күрим, йортның уң ягыннан ут үрмәләп бара, – дип сүз башлады Наилә Гайнетдинова. – Янгын үзебезнең столярка цехыннан чыккан. Ул көнне көчле җил иде. Өйдән балаларны алып чыгуга ук йорт дөрләп янып китте. Ялкынны шлангтагы су белән үзебез генә сүндерә алмаячагыбызны аңлагач, янгын сүндерү машинасын чакырттык. Әмма алар килеп җиткәндә соң иде инде...
 
Наилә ханымның кечкенә кызы Хәния 6 айлык булып туган. Балада ДЦП авыруы. Хәния аягына басса да, озак йөри алмый. Җитмәсә, янгында баланың коляскасы көлгә әйләнгән. Яңасын алырга акча юк. 
 
– Янгыннан соң Казанның Совет районы администрациясе безне бер атнага кунакханәгә урнаштырды, – ди Наилә ханым. – Көн саен кунакханәдән участокка килеп, ирем белән янгын калдыкларын чистартабыз. 9 майда туганнар, танышлар килеп булышты. Мең рәхмәт аларга! Бер айлык эшне бер көндә башкарып чыктык. Бу йортны 9 ел төзегән идек. Икенче катта мансард корып, анда балаларга бүлмәләр ясарга планнар бар иде...

Привольныйда нигә су юк?
 
Уракчы урамындагы 14нче йортның тиз арада янып бетүен тикшерә торгач, тагын бер сәбәп ачыкланды. Привольный бистәсендә су проб¬лемасы кискен тора икән. Суның басымы түбән. Йортларга барып җитми. Җиткәндә дә төнлә генә аз-азлап ага. 
 
7 май көнне дә янгын сүндерү машинасы Привольный бистәсенә үз суын төяп килә, аны сиптереп бетерә, әмма аннары якындагы коега тоташа алмый – аның суы булмый. “Су булмау аркасында соңгы елларда 5-6 йорт күз алдында янып бетте, – ди бистәдә яшәүче Резеда Репалова. – Су булса, янгын сүндерүчеләр килгәнче шлангны ачып, утны үзебез дә сүндерер идек...” 
 
Ярдәм кирәк!
 
Гайнетдиновларга фаҗигале хәл¬дән соң ярдәм кулын сузган беренче кешеләр – күршеләре һәм туганнары. Кем азык-төлек, кем кием-салым китергән. Акча кертүчеләр дә бар. Язманы ахырына кадәр укып чыккан изге күңелле кешеләргә мөрәҗәгать итәсем килә. Гайнетдиновларга бүген азык-төлек, кием-салым, төзелеш материаллары бик кирәк. Бәлки кемдер акчалата ярдәм күрсәтә алыр. Наилә ханымның телефоны – 89372981322. Ил төкерсә, күл булыр диләр. Ут фаҗигасен Ходай берәүгә дә бирмәсен иде. 
 
 
 
 
 
 

Марсель ӘСКӘРОВ
Акчарлак
№ --- | 26.05.2016
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»