• 15.06-31.08 "Kazan шоу" театральләштерелгән фольклор тамашасы. Туган авылым. 18:00
  • 02.08-18.08 Салават концерты. 31 сезон. Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 21 Июль Фирдәвес Әхтәмова (1939-2012)
  • 21 Июль Вадим Хомицкий
  • 21 Июль Әлфия Ганиева
  • 22 Июль Тәлгать Галиуллин
  • 22 Июль Сергей Давыдов
  • 22 Июль Хәмид Мөштәри (1900-1981)
  • 23 Июль Марат Фәйрушин
  • 23 Июль Мәхмүт Гәрәев
  • 24 Июль Чулпан Закирова
  • 24 Июль Айрат Ильясов
  • Казанда Яңа-Савин районында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир сатыла.Риэлтор түгел,хуҗасымын.тел.89172651334.
  • Казанда Мәскәү районының Декабристлар урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир сатыла.Тандем янында.Риэлтор түгел,үзем сатам.тел.89172651334.
  • Казанда Бр.Касымовлар урамы 22/7 йортында урнашкан тулай торакта 18 кв.м.лы бүлмә озак вакытка арендага бирелә. Барлык унайлыклар да бар. Бәясе аена барлык тулэулэрне кертеп 9000 сум. Тел: 89274406960
  • Тиз арада, Лаеш районының Бима авылында (казаннан 25 км) 2 катлы брустан эшләнгән өй сатыла. Кыйммәт түгел. Мунча, гараж, газ , су кетеретлгән, канализация. 6 сутый җир. парник. телефон 89172791083 Риэлтор түгел.
  • Павлюхина урамында бүлмә сатыла, Ипподром тукталышында. 89033052264
  • Сдается однокомнатная по ул. Бр.Касимовых. Собственник. 8-9196255266
  • Куплю комнату в квартире 89270344252
  • Казанда Бертуган Касыймовлар урамында бер бүлмәле фатир арендага бирелә. Барлык уңайлыклар да бар. Риелтор түгелмен. 8-9196255266
  • Бер булмэле фатир яки гостинка сатып алам. 89279619192 Лэйсэн
  • Бр.Касимовых урамы, 22/7 адресы буенча урнашкан тулай торакта 18 кв.м бүлмә сатыла. Уңайлы җир - мәктәп, балалар бакчасы, базар, поликлиника. Горки метро станциясенә җәяү 5-6 минут. Шәһәрнең теләсә кайсы җиренә алып бара торган транспорт тукталышы якында гына Өйдә капиталь ремонт үткәрелде. Йорт тирәсендә яңа асфальт түшәлгән, машина куяр өчен урыннар җитәрлек. Студентлар, яшь гаилә өчен яхшы вариант. 89520443409

 

 

 
Архив
 

               

26.05.2016 Бәйрәм

Татарстандагы милли бәйрәмнәр кайда, кайчан була? (ПРОГРАММА)

Татарстан территориясендә яшәүче төп халыклар: татар, мари, мордва, удмурт, рус, чувашларның үз милли бәйрәмнәре бар. Аларда теге яки бу милләт вәкилләре генә түгел, республикада яшәүче калган халыклар да бик теләп күңел ача.

Соңгы вакытта Каравон, Питрау бәйрәмнәре аеруча популярлашты. Аларны тамаша кылырга чит өлкә-районнардан да махсус киләләр. Милли бәйрәмнәр елдан-ел камилләшә бара. Шуңа да аларның күбесенә республика статусы бирелде.
 
Быел Сабантуй Казанда 28 майда ук үткәрелә.

29 май көнне Лаеш районының Никольское авылында «Каравон» XXIV халыкара рус фольклор бәйрәме була.
«Каравон рус» фольклор фестивале республикада 1993 елдан бирле үткәрелеп килә. Фольклорчылар фикеренчә, әлеге бәйрәмнең тамырлары XVI гасырга барып тоташа. Бу вакытта ул Николай Чудотворец көне буларак билгеләп үтелгән. 1950 елда Совет хөкүмәте, дини бәйрәм булганга, аны үткәрүне тыя. 1990 елларда бәйрәм кабат әйләнеп кайта. Анда төрле төбәкләрдән рус фольклор ансамбльләре килә, халык әйлән-бәйлән әйләнә.

11 июньдә Кукмараның Лельвиж авылында удмурт халкының республикакүләм «Гырон быдтон» бәйрәме узачак.
Удмурт халкының «Гырон быдтон» бәйрәмен уздыру традициягә әверелде. Моны мул уңыш сорап дога кылу бәйрәме дип тә әйтергә була. Удмуртларның этник төркемнәре төрле булганга, бәйрәмнең атамалары да төрле: «Гербер», «Гершид». Удмуртлар ышануынча, 1 июньдә «Вось» Алласы «Купала» храмыннан кырга очып китә һәм 12 июль – Питрау көнендә кире кайта. Бу аралыкта чәчәкләр һәм кыр үләннәрен өзү тыела.
 
Мариларның «Семык» милли бәйрәме быел Әгерҗенең Күлегәш авылында 18 июньдә билгеләп үтеләчәк.
Семык җәй җиткәнен белгертә. Бәйрәмнең төп идеясе – үлгәннәрне искә алу һәм хуҗалык эшләрендә һәм көнкүрештә уңышлар сорау. Бу көнне кунакка йөрешкәннәр, гөслә белән сорнайда уйнаганнар, биегәннәр, күңел ачканнар. Туйларны да махсус шушы көндә үткәрергә тырышканнар. Бүген исә ул фольклор бәйрәм буларак үткәрелә. Һәр елны «Мари гүзәле»н дә сайлыйлар.
Чувашларның «Уяв»ын 25 июньдә Нурлат шәһәрендә уздыру планлаштырыла.
 
Уяв ул «үтәү» дигәнне аңлата, ягъни гореф-гадәтләрне үтәү. Аны чувашлар язгы уҗымнар, чәчелгән культуралар шытып чыккач бәйрәм итә башлый. «Уяв» бәйрәменең нигезен уеннар, җыр-бию, әйлән-бәйлән уйнау кебек күңел ачулар тәшкил итә. Электән килгән бу бәйрәмне җомга яки якшәмбе көнне үткәргәннәр. Яшь егет һәм кызлар, кулга-кул тотынышып, учак тирәли җырлап әйләнгән.
26 июньдә Әлмәт районы Иске Сүркә авылында Кама аръягында яшәүче чувашлар «Учук»ны бәйрәм итәчәк.
 
Бәйрәм ике өлештән тора. Мәйданда чуваш халык фестивале барганда, аннан читтә «Яңгыр боткасы» пешерелә. Ботканы өлкән кешеләр су буенда пешерә. Аны берничә төрле ярмадан һәм бәрәңгедән әзерлиләр. Ботка пешереп, халык яңгыр сорый. Кырда эш беткән, утырткан культураларга фәкать яңгыр кирәк. Ботка пешә торган чуеннар так санда булырга тиеш.
26 июньдә тагын бер бәйрәм – Лениногорск районының Мордва Кармалкасы авылында мордва (эрзя) милләтеннән булганнар «Балтай»ны бәйрәм итәчәк.
 
«Балтай» мәҗүси бәйрәме урман хуҗасы аюдан башка узмый. Бу көнне бөтен кеше урманга бара. Бер ир-ат аю ролен башкарырга тиеш, аны агач яфраклары белән «төрәләр». Аннары авылга кайтып, һәр өйгә кереп йөриләр. Халык аю өстендәге ботакларны алып, аны чишендерергә тиеш була. Агач ботаклары белән үзләрен һәм башкаларны бәхет теләп чабындыралар.
 
5 июньдә Тәтеш районының Килдеш авылында мукшы мордвалар «Валдя шинясь» республика мордва мәдәнияте фестиваленә чакыра.
Валда шинясь – Кояш торгынлыгы көне дип тәрҗемә ителә. Әлеге бәйрәмдә мордва мәдәнияте белән якыннан танышырга була. Шунда ук «Тюштян ярминкәсе» дә эшли. Ведь-Авадан киләчәк тормышыңны да белеп була, бәйрәмдә балык та тотып карарга мөмкин.
 
2 июльдә Чаллы каласында Славян халкының милли бәйрәме «Иван Купала»ны шулай ук республика күләмендә билгеләп үтәргә җыеналар.
«Иван Купала» – славян мәдәнияте бәйрәме. Матур итеп бизәлгән аланга махсус агач урнаштыралар. Һәр теләгән кеше тасма тагып, теләкләр тели. Кич белән учак яндырып, аның аша сикерәләр. Кызлар үзләренә такыя үреп, бәхетле тормыш теләп, аны суга агыза. Бәйрәм кунаклары өчен «Целебные травы», «Счастливый лапоть», «Купальский венок», «Веселый перепляс» кебек бәйгеләр оештырыла.
 
«Питрау» 16 июльдә Мамадышның Җөри авылында узачак.
Питрау иң популяр бәйрәмнәрдән санала. Керәшеннәрнең милли бәйрәме 12 июльдә – изге апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә багышлап уздырыла. Аның нигезендә мәҗүсилек билгеләре, Табигать-ананы олылау, аңа табыну, аның күңелен күрергә тырышу ята. Һәр елны биредә «Керәшен чибәре» бәйгесе үткәрелә, театральләштерелгән тамаша күрсәтелә, фольклор ансамбльләр чыгыш ясый, спорт уеннары, төрле ярышлар-бәйгеләр, яшьләр өчен дискотека оештырыла.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 26.05.2016
Шәһри Казан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом