поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.09.2009 Милләт

БЕР ЯҢАГЫҢА СУКСАЛАР

«Бер яңагыңа суксалар, икенчесен куй» дип өйрәтә христиан дине. Мөселман булсак та, алай гына да эшләмибез, башны боргалый-боргалый чәбәкләтәбез. Милләткә, аның теленә, мәгърифәтенә, мәдәниятенә булган басым көчәйгәннән-көчәя бара, һәм аның иң ачы тәүге нәтиҗәләре күренде дә инде. Теле-радио тапшыруларның пәрвәрләре соңгы вакытларда Татарстан югары уку йортларының татар факультетларына керүчеләр саны бермә-бер кимегәнлегеннән, алай гына да түгел, бернинди конкурслар булмаганлыгыннан хәбәрдар, әмма газеталарда бу хакта артык күп язмадылар шикелле.

Без милләтнең алга китешендә үзебезне мактыйбыз, артка китешендә Мәскәүне хурлыйбыз. Мин дә шундый ук. Әнә шулай ерактан гына йодрык күрсәтеп, язмышыбызга көрсенә-көрсенә, өстәгеләрнең татар телендә укый белмәгәнлеген белгән килеш, хәтта русча каләме яхшы булганнар да «олы абзый»ны, аның тирәлеген ана телебездә сүгүдән бер канәгатьлек алып, асылда бүгенгебез белән ризалашып яши бирәбез. Кайберәүләр хәтта шушындый шартларда да оптимистлык күрсәтүне үзләренең алдан күрүчәнлекләре, батырлыклары, хәтта ки чын милләтчелекләре итеп тәкъдим итәләр, артка тәгәрәвебезнең көннән-көн кызулана баруына күз йомалар.

 

Кызганыч ки, түрәсеме, башкасымы, кайчандыр сүз иреге биргән, җаныбызга хөрлек китергән туксанынчы елларга кизәнә. Инде, имеш, дөрес тарих яңадан урынына утыра, элек җибәрелгән хаталар төзәтелә. Коррекцияләр, күрәбез ки, үзгәртеп кору еллары башында милләт яулап алган хокукларны «тәртипкә китерү»дән башланды.

 

Иң элек татар мәктәпләре ата-аналарга сылтап ябылды. Аннан аларның санын эреләндерү процессын башлап киметтеләр. Чираттагы этапта җирләрне эре промышленникларга, банкирларга тапшырып, авылларны, шул исәптән аларга хезмәт иткән мәктәпләрне юкка чыгарырга керештеләр. Бу барышны мактаучы журналистлары, язучылары да табылып торды.

 

Югыйсә бергәләп көрәшергә генә кирәк иде бит. Юк бит, юк! Кем акча бирсә, иманын саткан язучы шуны мактап язганда авыл кешесе кая барып егылсын, кемне үзенең әйдаманы итсен!

 

Бердәм дәүләт имтиханнарын гына алыйк. Мин аларны мактап яздым. Хәзер дә хурламыйм, әмма аларны татар телендә тапшыру өчен бөтен көчне куярга кирәк бер вакытта җитәкчелек татарга ана телендә биш сыйныфлык белем җитә дигәнне пропагандалый башлады. Болай да, ябылудан качып, русчага күчәргә торган укытучыларга шул гына кирәк тә. Телен ватып-җимереп сөйләшсә сөйләшәчәк, балаларны надан калдырса калдырачак, әмма русча укытуга каршы бармаячак.

 

Тагын бер әйтәм: меңләгән укытучылар армиясе, татарның бүгенге зыялылары, бер йодрык булып берләшәсе урында, кесә төпләреннән кукиш күрсәтүне дә зур батырлыкка санап, гадәттәгечә яшәүләрен дәвам итәләр. Соңгылары – татар мәктәбенә, ана телебезгә кизәнүләрнең кайбер моментлары гына, әмма иң соң этаптагы кизәнүләр түгел әле. Алары алда булачак. Китапханәләрдә татар китапларының процент мөнәсәбәтендә кимүе, татар китабының чыкмавы, бәйрәмнәрнең тулысынча рус телендә алып баруга күчерелүе мәгариф системабызга ясалган зыяннар белән бергә барганлыктан, татар яңагына сугуның көче йөзләрчә мәртәбәгә артып китә.

 

Татар кешесе үзен үзе сүздән ерак китә алмавына битәрләргә ярата. Нинди эш, без хәтта турысын әйтеп сөйләшүдән дә качабыз, тел яшергән киленнән бер дә ким түгел, ә бит инде милләтебез яшәгән йортында үз урынын булдыру яшеннән чыгып бара... Әгәр сөйләгән сүзләребез мәгънәле булса, ул халыкның үзәгенә барып кадалса, гамәли эшләргә алынучылар аз булса да табылмас идемени?!

 

Кыш көне татар факультетларының ачы киләчәген күзаллаган кайбер журналистлар шул хакта үзара сөйләшүгә омтылыш ясап карады, газеталарда бәхәсләр мәйданы оешып, урамнарга, кибетләргә, клубларга кадәр барып җитәргә тиеш кебек иде. Мескен каләм ияләренә кара ярлыклар тактылар, аларны кирәкмәгән коткы таратуда гаепләделәр.

 

Кышкы айларда ук бердәм дәүләт имтиханнарының ана телебездә бирелмәслеге, иң көлкесе, хәтта татар факультетларына керүчеләрнең дә рус әдәбиятыннан имтихан бирергә тиешлекләре турында имеш-мимешләр йөрде. Моннан ныграк хәбәрдар булган һәр югары уку йортының төрле дәрәҗәдәге җитәкчелеге, ай саен түгел, атна саен, хокук даулап, Мәскәүгә чабарга, төрле инстанцияләргә мөрәҗәгатьләр язарга, халыкара оешмаларга чаң сугарга тиеш иде. Бергәләп һәм каты этсәң, боз кузгалмый калмый. Башка күсәк белән органда да тешне кысып түзәргә өйрәнгән без. Сабырлык һәрвакыт батырлык түгел, күпчелек очракта ул – мескенлек. Ул – коллык психологиясенең төп сыйфатларыннан.

 

Бер мәртәбәле генә җыелышта татар факультетлары язмышы хакындагы сүземне проблема дәрәҗәсендә сөйләгәч, мөхтәрәм һәм дәрәҗәле генә профессор әйтә куйды, без, имеш, татарча укыттык, эшләдек, инде үзегезнекен үзегез карагыз, әле татарча укыту без эштән киткәнче бетмәячәк! Мәгълүм проблеманы аерым мөгаллим, аерым шәхес дәрәҗәсендәге мәсьәләгә төшерү өчен доктор акылы кирәкми! Гади обыватель сүзе бу! Рухи тормыш хакындагы фәннәрне корсак туклыгы өчен укытучы сүзе.

 

Без конкурссыз алган укучылардан нинди укытучылар, нинди мөгаллимнәр чыгар?! Тәлгат ага Галиуллин, КДУда татар факультеты деканы булып эшләгән вакытларында, нишләп факультетка шулкадәр студент алу артыннан йөрисез, конкурсны зуррак калдыру дөрес булмасмы, дип сорагач, көрсенеп кенә әйтеп куйган иде, дөнья хәлен белеп булмый, киләчәктә бу илдә ни булмас, әнә шундый яман шартлар килә калса дип, без татар милли рухлы зыялыларын мөмкин кадәр күбрәк әзерләп калырга тиеш. Мин хәзер таң калам! Хак булган бит хөрмәтле галимебез. Хәтта студентларны күпләп алганда да, чагыштырмача зур конкурс сакланганда, белемле никадәр егет һәм кызга, үз эшенең чын остасы булу өстенә, милли җанлы укытучылардан тәрбия бирдергән ул.

 

Ул көн килде. Мин факультетыбызны еллар дәвамында тәмамлаган, дәүләт оешмаларының төрле югарылыктагы баскычында утырган галиҗәнап затларга, каләме белән халыкны агартырга дип дөньяга килгән язучы ир-атларыбызга, мәктәпләрдә ана телебезгә мәхәббәт орлыгын сибүне үзенең һөнәри вазифасы дип санаган мөгаллимнәргә дәшәм: бүген сезнең урыныгыз тынчу бүлмәләрдә булырга тиеш түгел. Сез халкыбызның, татар милли мәктәбенең язмышын хәл итүдә башлап йөрергә тиеш. Без, хатын-кызлар, ирләр башлап йөргән эштә алардан калышмабыз. Тамагыгызны гомер буе туйдырып килгән вакытлы матбугат язмышы да кыл өстендә торганда сезне көрәшкә күтәрер өчен тагын бер Фәүзия ханым Бәйрәмова кебек батыр йөрәкле хатын-кызның көрәш мәйданына шигарьләр белән ыргылуы кирәкмени?

 

Күпсанлы галимнәр, укытучылар, алар эшләгән мәктәпләрнең, югары уку йортларының профсоюз комитетлары, милләт язмышы – сезнең кулыгызда. Безгә бер ташкын булып күтәрелеп, дөньяда резонанс алырлык хәрәкәткә күтәрелергә кирәк. Юк икән, бу язмамның да бәһасе бер тиен. Халкыбызның әлегәчә ана телендә сөйләшкән кыйсменә дә тыныч кына ясин чыгыйк та башка халыклар үзләренә матур тормыш яулый алган дөнья белән хушлашыйк. Үз-үзенә кул салган кешене уртак зиратка да күммиләр. Үз-үзенә кул салган, вакытыннан алда килгән үлеме белән ризалашкан милләткә җәзаң каралганмы синең, и Хаким?!

 


Рифә РАХМАН
Шәһри Казан
№ 161-162 |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»