|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.05.2016 Ир белән хатын
Кияүләргә ике паспорт кирәкӨйләнү хәзер дә җиңел түгел, киләчәктә тагын да катлаулырак булмагае. Россия Дәүләт Думасы депутатлары кәләш белән кияүне гаилә корыр алдыннан, медицина тикшерүе узарга мәҗбүр итмәкче. Ир-атларга, мәсәлән, нәсел калдыру сәләте барлыгы турында паспорт бирә башламакчылар. Менә сиңа мә! Түрәләрне яшь гаиләләр арасында бала алып кайта алмаучыларның күп булуы борчуга салган. Шуңа күрә Сәламәтлек саклау комитеты вәкилләре “Яшь парлар сертификаты”н гамәлгә кертергә тәкъдим иткән. Депутатлар барыннан да бигрәк ир-атларның нәсел дәвам итә алу сәләтен тикшерергә кирәк дип саный. Шуңа күрә Сәламәтлек саклау министрлыгына “Россиядә яшәүчеләрнең репродуктив сәламәтлеген саклау концепциясе” проектын камилләштереп бетерергә кушканнар. Документта ЗАГСка язылышу турында гариза тапшыручыларга аеруча зур игътибар биреләчәк, дип фаразлана. Яшьләрнең нәсел калдыру сәләтен туйга кадәр үк тикшерә башламакчылар. Яңалык барыннан да бигрәк ир-атларга кагыла. Туй узгач, тавыш чыгарлык булмасын! Түрәләрнең яшьләргә бәйле фикер-тәкъдимнәре кияү һәм кәләшләрнең котын очырмаса ярый инде. Каш ясыйм дип, күз чыгаруың да бар бит! Әле күптән түгел генә Мәскәүдә яшь гаиләләрне ун ел һәм аннан да күбрәк бергә яшәүче гаиләләр карамагына тапшырырга тәкъдим иттеләр. Шәһәр Думасының социаль сәясәт һәм хезмәт мөнәсәбәтләре комиссиясе рәисе Татьяна Батышева сүзләренә караганда, бүген гаилә коручыларның күбесе җитди мөнәсәбәтләргә әзер түгел. Шуңа күрә гаиләдәге кечкенә генә низаг та аерылышырга сәбәп булып тора. “Без яшьләрнең мөнәсәбәтләрен саклап калу җаен эзләп таптык. Туйдан соң гаиләне ун ел һәм аннан да күбрәк тигез, тату гомер итүче парлар карамагына ышанып тапшырырга кирәк. Алар бер-берсенә кунакка йөрешеп, тәҗрибә уртаклашып яшәсен. Кирәк булса, өлкәннәр киңәш белән дә ярдәм итә алачак”, – дигән комиссия рәисе. Тик яшьләр үзләре моңа риза булырмы. Ике яктан каенаналар болай да бар бит инде!
Әмма проблема бар. Статистика мәгълүматларына караганда, быелның дүрт аенда Татарстанда 5 мең 865 гаилә теркәлгән, 4 мең 542 пар таркалган. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, Казанда язылышучылар саны – 12, Чаллыда – 18, ә республика районнары буенча 18 процентка кимегән. Татарстанда һәр бишенче гаилә төрле милләт вәкилләре арасында теркәлгән. 40 кияү һәм кәләшкә әле 18 яшь тә тулмаган. Туйлар саны кимесә, аерылышу турында карар кабул итүчеләр арта бара. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, Казанда аерылышучылар саны – 5, Чаллыда – 10, ә республика районнарында 6 процентка күбрәк теркәлгән. Сүз уңаеннан, быел башкалада аерылышу турында карар кабул иткән гаиләләр белән психологлар да эшли башлады. “Гаиләне саклыйк” үзәгенә мөрәҗәгать иткән 122 парның 79ы дуслашкан, дип хәбәр итә Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе белгечләре. Тик озаккамы?
Дания БАҺАВИЕВА, гаилә клиникасында табиб:
– Яшьләрнең сәламәтлегенә игътибарны арттыру белән килешәм. Тик моны мәҗбүри эш итәргә кирәк микән? Яшьләр өстән кушканны яратмый бит. Бүген кияү һәм кәләшләр арасында медицина тикшерүе узарга теләүчеләр күп. Яшьләр үзләре дә бу мәсьәләгә бик җаваплы карый. Әти һәм әни булырга алдан ук әзерләнә. Түрәләр бушлай тикшеренү мөмкинлеген тәэмин итсә, яхшырак булыр иде.
Алисә ЗАКАМСКАЯ, психолог:
– Әлеге яңалыкның файдасына караганда зыяны күбрәк булырга мөмкин. Ир-атлар болай да хастаханәгә барырга яратмый, ә депутатлар аларга мәҗбүри рәвештә “паспорт” бирә башламакчы. Көчле затлар моны кимсетү дип кабул итәчәк.
Марат КАЮМОВ (быелның җәендә өйләнергә җыена):
– “Сәламәт” яки “чирле” дигән мөһер сугу булып чыга бит бу! Моның нигә кирәге бар? Ярар, медицина тикшеренүе нәтиҗәсендә ир-атның чире бар икәне ачыкланды ди, аннары соң нишләргә? Сөйгән ярларга туй үткәрергә беркем дә комачау итә алмый. Бүгенге медицина бала алып кайта алмаган гаиләләргә дә ярдәм итә ала. Әле ярый кияү һәм кәләшләрнең акыл дәрәҗәсен тикшерергә җыенмыйлар. Ә мин барыбер өйләнәм.
Эльвира ВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|