|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.05.2016 Мәдәният
Камал театрында көнаралаш туган көнГалиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында май аенда көн дә бәйрәм, көн дә туй. 19 майда Татарстанның атказанган артисты Искәндәрова Хәлимә Шакир кызының туган көнен бәйрәм иттеләр. Ә инде икенче көнгә - 20 май - Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Хафизов Айдар Садри улының туган көне булды. 21 май көнне театрның баш режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Бикчәнтәев Фәрит Рәфкатъ улының туган көнен бәйрәм иткәннәр иде. Аннары бәйрәмнән бер генә көн ял иттеләр дә, 23 майда театрның режиссеры, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты Зәйниев Илгиз Газинур улының туган көнен билгеләп үттеләр. 24 май - буш. Һәм бүген, 25 май, Гәлиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры Якупов Илфир Илшат улы туган көн. Майның туган көннәр марафоны 27се тәмамлана. Аны Ирек Кашапов белән Илдус Габдрахманов түгәрәкләп куячак, Алла боерса. Барыгызны да "оптом" чын күңелдән котлыйбыз!
--- |
Иң күп укылган
|