|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.05.2016 Әдәбият
Иясез шатлык - 2Нәрсә булыр? Алда ниләр көтә? Күрешерләрме? Бергә калырлармы? Бу тарих һич уйламаган борылыш алды.
Баштарак кая китәсен берәүгә дә әйтмәскә булган иде. Артык күп сөйләнеп йөреп, күз тидерүең бар! Китәме – китә, эше бармы – бар, контрактка кул куелганмы – куелган! Греция ни, Гарәп илләре ни – кемнең кемдә ни эше, янәсе. Оҗмах бакчасыдай мәңге яшел Греция депрессия халәтен юып төшерер кебек тоелган иде шул. Халкидики ярымутравы, таверналар, Урта диңгездәге ап-ак яхталар, тау тезмәләрен алыштыручы яшел үзәннәр... Әтисе, әнисе, Алсу кайчандыр шул илгә барганнар иде. Еракта калган балачагындагыча, шундагы гасырлык платанны кочып, теләк телисе килде Алсуның... Һәм таштан коелган Аристотельнең уң аягының баш бармагына сул кулы белән кагылып аласы... Акыллы булыр өчен! (Шундый юрама бар анда!) Илдә кризис, апельсин җыярга барсаң гына инде дип, хыялларын сүрелттеләр кызның һәм... Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен тәкъдим иттеләр. Алсу Дубайдагы иң зур сәүдә үзәге ресторанында официант булачак! Йөгереп кенә йөрергә туры киләчәк. Яссы табанлы балеткалар менә ни өчен кирәк! Ә Америкада озын буйлы Таһир янында кечкенә күренмәс өчен биек үкчәләрдән йөргән иде!.. Таһир... Кара, нишләп һаман бер хәбәр дә бирми соң? Нинди сәер шылтырату булды бу? Әллә соң, тәвәккәлләп, үзенә җыеп караргамы?! О, юк! Чын мәхәббәтемне таптым, дип, акка кара белән язды лабаса! Тик... Эчке бер сиземләү белән Алсу монда барыбер дә нидер булганын чамалый: берәр бик үткер чая кыз йә ханым егетнең башын әйләндереп кенә мәҗбүри өйләндертмәсә, Таһир үзе андый адымга һич җөрьәт итә торганнардан түгел... Әллә нинди буталчык хәлләр. Нишләргә соң, нишләргә?! Чү, Алсу, әллә инде елыйсың? Сөрт яшьләреңне! Әнә, Сәрия апаң хат язган сиңа. «Кадерле Алсу! Син ничек курыкмыйча ерак Гарәп Әмирлекләренә китәргә булдың? Авыр булмасмы? Сагынмассыңмы? Түзәрсеңме? Шәрыкта кануннар бит башка. Беләм, синдәй нәзберек балага җиңел булмас. Синең бу адымыңа сокланам да. Тәвәккәл, мөстәкыйль, үз дигәнеңә ирешми туктамый торган акыллы кыз шул син! Күз алдымда һаман бер картина: Нью-Йоркта син ялгыз авыру карчыкны карап утырырга барган идең. Әбинең хәле авырая, кирәкле дарулар да булмый кул астында. Гөнаһ шомлыгына каршы, аптекада да беткән чагына туры киләме – Надия белән икәүләп миңа шылтыратасыз. Кирәкле таблеткаларның миндә барлыгын белгәч, соң булуга карамастан, син килергә тәвәккәллисең. Борчылып, каршыларга чыксам – төнге Нью-Йорк буйлап горур рәвештә башын югары чөеп безнең Алсу атлый! Батыр кыз син! Ышанам: бар да әйбәт булачак синең! Ә Таһирга килгәндә... Шылтыратырга да курыккан нинди егет инде ул?! Кирәк булса, Дубайдан да эзләп табар! Исең дә китмәсен! Белеп тор: мин сиңа һәрчак хәер-фатихада. Уңышлар теләп, Сәрия апаң». Шушы хат тылсым көчләренә ия булды, ахрысы. Кызга канатлар куйдылар, диярсең: кәефләре күтәрелеп китте. Алсу эшли торган кафе террасасы «Җырлаучы фонтаннар»га карап тора. Шуңа күрә бирегә кереп утырырга теләүчеләр аеруча күп. Ярты сәгать саен музыка алышына: әле шәрыкныкы, әле Европаныкы, әле классик музыка яңгырый. Фонтаннар да әллә нинди кыяфәтләргә кереп шаккатыра. Һәр керүчене якты йөз белән елмаеп каршыларга, бик игътибарлы булырга, заказларын тиз үтәргә кирәк. Аралашу, әлбәттә, инглиз телендә. И тырышты инде Алсу! Бөтерчек кебек бөтерелде, күбәләк кебек очты. Алар бригадасы егетләре эшчән кызга, шаяртып, “бал корты” дигән кушамат тактылар. Мактап, үсендереп торсыннар да, ничек рәхәт булмасын ди! Моңсу Алсуның күзләре, иреннәре елмая иде инде. Россиядән килүчеләр аеруча үз итте. Бейджигында “Алсу” исемен күрү белән җан керә үзләренә. Күбесенең инглизчәсе чамалы, сөенеп, шундук русчага күчәләр.”Алсу, Алсу” дип кенә торалар. Менә бәла! Тыз-быз йөгерә торгач, туфлиләре аягын кырган, җитмәсә, ул аяклар сулык-сулык килеп авырта. Борычлы, төрле тәмләткечләр, үләннәр кушып әзерләнгән, авызны өтеп алып яндыра торган ризыкларына да күнегү җиңел түгел икән. Америка булмас сиңа, дип куйды ул, уңай якларын юри танымаска тырышып. Ә акылы белән барыбер дә биредәге тәртип, чисталык, муллыкка соклана иде. Эчкән, тарткан, сыра шешәсе күтәреп йөргән бәндәләрне ялгыш та очратмассың. Теләсә кайда тыныч күңел белән курыкмыйча йөри аласың. Акчаңны, телефоныңны югалтсаң да борчыласы юк – беркем кагылмый, берәү дә урлап китми. – Кара, син үзең дә җырчы Алсуга охшагансың бит! Ияк, иреннәр... Күзләр дә... Абау, профильдән нәкъ адашың төсле, – молдаван кызы яңа танышына яратып карап торды. Алсу тыенкы гына көлеп җибәрде дә, оялып, башын читкә борды. Аннары бик кирәкле мәгълүмат җиткергәндәй: «Без әле якташлар да! – дип мактанып алды. – Җырчы Алсуның әтисе туган авыл Уяндыкка Асылтамактан ярты сәгатьлек юл. Искиткеч матур яклар – авыллары Агыйдел буенда. Алсу ел да Сабантуйга кайта анда.» Кызлар шулай дуслашып китте. Ә егетләр... Микола – күп сөйләшә, тел бистәсе, туктаусыз көлдерә, өчәү бергә туры килсәләр, русча гына сөйләшә башлыйлар. Андый чакларда Сәет көлемсерәп читтән генә күзәтә. Аһ, чибәр егет! Ул сөрмәле күзләр, ул буй-сын! Иван Ургантка да охшаган кебек. Кызларны акылдан яздырадыр бу. Алсу егеткә бер карау белән әллә нишләп китте: әтисе чалымнары бар иде анда. Әллә исеме, әллә әтисе белән охшашлык үзенекен итте: ул аңа аерым бер җылы мөнәсәбәттә иде. Сәет тә Алсуга күз төшергәләп ала. Ничектер башкачарак карый ул аңа: яратыпмы, сынапмы, баласытыпмы шунда – аңламассың. Лиляга да, филиппин кызларына да бер дә андый күзләр белән карамый. Алсу, бар дөньясын онытып, ихластан клиентларына хезмәт күрсәткәндә, кинәт үзендә кемнеңдер тирән карашын тоеп, шул якка борылып карыйсы итте. Сәет! Шулкадәр яратып, сокланып карый! Бер генә мизгелгә күзләре очрашты. Кыз, оялып, керфекләрен түбән төшерде. Ике бите уттай яна иде. «Татар кызы бигрәк тыйнак, бер сүз әйтсәң кызара ла... Хәтерләрен калдырырлык сүз әйтмәгез сез аңа...» дип, Алсу кебекләр турында җырлыйдыр инде Илһам Шакиров. Эш бетеп кайтырга чыкканда, «Хай, Алсу!» дип, Сәет куып тотты. “Әйдә төрек кофесы белән сыйлыйм үзеңне”, ди. Кафега кереп утырдылар. Башта икесе дә бер-берсенә визит карточкасы ясады: илләре, туган шәһәрләре турында сөйләделәр. Сәет Мисырдан, Урта диңгез буендагы зур порт шәһәре Әль-Искәндәриядән килгән. Икенче төрле әйткәндә, Александрия. Александр Македонский хөрмәтенә шулай атала. Балачагында, көзге каникулларга әти-әнисе Алсуны Мисырга алып барган иде. Пирамидаларны, Кызыл диңгезне, дөяләр кәрванын, җирле халык бәдәвеннәрне искә төшереп, Сәет сөйләгәннәрне күз алдына китереп утырды. Егет әтисе, әнисе, апалары, энеләре турында сөйли, фотоларын күрсәтә. Аннары бер фотоны күрсәтергәме-юкмы дигәндәй икеләнеп торды да, «монысы Ләйлә», дип куйды. Сизмиме соң инде Алсу! Хәсрәт эчендә ут йота бит егет! Аның чишеләсе, эчендәгесен кемгәдер сөйлисе килә... Сәет бик яраткан аны. Әмма Ләйлә югары катлау кызы икән. Әти-әнисе, яшьләрнең теләгенә каршы барып, аерган аларны: кызны бай егеткә кияүгә биргәннәр. Сәет йөрәге януга чыдый алмыйча иленнән үк чыгып киткән. Онытылырга да, акча эшләргә дип тә... Һәм... караңгы төндәге якты йолдыз сыман берәү – Алсу монда. «Син – тыйнак, сабыр... Башкалардан аерылып торасың. Үзең – мөселман кызы, минем ватанымдагы кызларны хәтерләтәсең», – диде күзләренә туры карап. Ул үзенә тарта торган әллә нинди сихри көчкә ия иде, ахрысы... Алсу Таһир белән Сәетне бизмәнгә салып карады. Әле берсе өскә калка, әле икенчесе... Шушы сүзләрдән курыккан иде дә инде Алсу! Ни дип җавап бирергә? Сәет бик-бик ошый аңа. Әмма... Мәңге кайталмыйча чит-ят җирләрдә саргаергамы? Әти-әнисен бер күрергә тилмереп, үзәге өзелеп яшәргәме? Шәригать кануннарына буйсынып, чит тәртипләргә күнеп көн күрергәме? Баштанаяк төренеп, пәрәнҗә бөркәнеп, йөзне каплап... Аллам сакласын! Узган ел “Комсомолка”дан укыган бер гыйбрәтле язманы исенә төшерсә, йөрәге әле дә жу итеп китә! Эшкә килеп урнашкан украин кызы Наташа белән гарәп егете арасында шундый мәхәббәт уты кабына – өйләнешәләр. Балалары туа. Һәм... коллык башлана. Гарәп ир-атының хатыны да гарәп булырга тиеш икән ләбаса. Җитмәсә, аның берничә хатыны бар икән инде! Монда кануннар катгый! Наташа өчен тәмуг газапларына тиң көннәр башлана. Ахыр чиктә мең бәлаләр белән качып котыла, ә баланы – бирмиләр анасына, алып калалар... Алсу, коты очып, куркыныч уйларын куарга тырышты. Хатын-кызның төп миссиясе – балалар табу, балалар тәрбияләү биредә, ә ирләр – акча табучы, туендыручы, киендерүче, кайгыртучы. Мөселман гадәте буенча, ир кеше – баш, ир кеше – хуҗа. Хатын-кыз үзе генә өйдән чыгарга да тиеш түгел. Кибетләргә дә ире яки ир туганнары озатуында йөри алар. Алсу гарәп илендәге шушы тәртипләр, гадәтләр турында уйланып, кай якларын күңеле белән хуплап, кайсыларын кабул итеп бетерә алмыйча, Сәет янәшәсеннән атлады. Әллә каян гына Таһир исенә төшеп куйды. «Дания апа белән очраштык. Сине сорашты. Таһир турында сөйләде. Бер туйда аны ниндидер марҗа кызы белән таныштырганнар. Ярый белгән ул Таһирга! (Син ачыкавыз түгел инде!). Башын әйләндереп, егет куенына кергән. (Син күрәзәчедер, билләһи! Шикләрең рас килде!). Тәки эләктергән тозакка! Таһир һушына килгәндә инде соң булган. Терсәк якын да бит, тешләп булмый. Яши алмаганнар – аерылышканнар. Таһирның бар милкен тигезләп бүлешергә туры килгән. Америкада аерылышу бик кыйбат шул! Ә менә әти-әнисе һаман сине искә ала икән! Беләсеңме, Таһир нәрсә дигән?! «Алсу беркайчан да мине гафу итмәячәк, мин бик гаепле аның алдында». Йә, ни әйтерсең?» Әллә нинди болгавыр атна булды бу! Агарынып, суырылып калган, чарасызлыктан нишләргә белмәгән Лиля коточкыч яңалыгы белән аудара язды. Мин авырлы, ди. Ышанмыйча, тест үткәреп караган – нәтиҗә уңай! Бу ситуациядән чыгу юлы да күренми. Лиляның гарәп егете Омар белән буталуына исе дә китмәгән иде Алсуның. Ошамый ул, болай гына йөрим, дигән иде бит соң Кишинев кызы. Ничек? Кайчан? Кай арада? Уф, инде ниләр булып бетәр? Башсыз кыз! Абортка барырга курка – яңадан бала табалмаса! Авырлы икәнен сизсәләр – җаваплылыкка тартачаклар! Лиляны хурлыклы депортация көтә! Бердәнбер юл – Омар белән өйләнешәсе генә кала. Анда да авыры булмаган очракта гына рөхсәт ителә никах... Яратмаса да, гомер буе шуның белән яшәргә тиеш буламы? Аерылышса – баласыннан мәхрүм итәчәкләр... Аһ, нишләдең син, Лиля? Язмышыңны бер кичтә шулай сызып аттыңмы инде, йә? Әнисенә ничекләр итеп әйтер дә, ул бичара ана ниләр кылыр? Карындагы баланың әтисе әле бу хакта берни белми. Лиля бик аптырап, борчылып Омар янына китте. Бик кызганыч иде ул! Бераздан телефон шылтырады: Сәет! Әль-Искәндәриясеннән юксынып шылтырата. Күрәсем килә үзеңне, тизрәк скайпка күч, ди. Бер-берсенә карашып, көлеп җибәрәләр. Алсу бөтен уй-кичерешләрен әйтеп аңлатырлык, каты бәрелмичә генә егетнең мәхәббәтен кире кагарлык сүзләр эзләде. Шундый итеп әйтергә кирәк: сүзләр күбәләк канаты кебек кенә кагылып алсын. Рәнҗетә күрмәсен берүк! Яратканга Сәет гаепле түгел лә! Сәет аны аңлады да, аңламады да кебек. Ул һаман кызга гашыйк күзләр белән төбәлеп уңай җавап көтә иде сыман. Башы: Иясез шатлык
Эльмира ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|