|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.09.2009 Шоу-бизнес
«БАРС-МЕДИА» КАБАТ ТАЛАНТЛАР ЭЗЛИ26 сентябрьдә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының концертлар залында “Барс-Медиа” продюсерык үзәге чираттагы кастингын уздыра: җырчылар һәм юмор осталарын эзли. Конкурсантлардан бер халык һәм бер эстрада җырын башкару сорала. Юмористларга исә монолог сөйләп күрсәтәсе. Кастингтан узган иң-иңнәрне “Барс-Медиа” компаниясе үз канаты астына алып, зур сәхнәгә менәргә ярдәм итәчәк. Бу инде яңа җырлар, яңа клиплар, сәхнә костюмнары, альбомнар өчен компания түли дигән сүз. Кемнән шигырь алыйм, кайсы композитор музыка яздырыр, ничек альбом чыгарырга микән дип баш ватуны “Барс-Медиа” үз өстенә алачак. Сиңа исә җырлавыңнан тәм табып эшлисе генә кала.
Кастинг башлану вакыты: 11.00 сәгать.
--- |
Иң күп укылган
|