поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.05.2016 Әдәбият

Бәхет (ХИКӘЯ)

Яман хәбәрне тиз ишеттерәләр. Тик бу Гөлфинәгә кагылмый иде. Яхшысы аңа бик тиз ишетелсә дә, яманы иң ахырдан гына, бу турыда бөтен кеше ишетеп, җиз иләктән иләгәч кенә килеп ирешә. Аның бүтән хатыннардан бер аермасы да юк, югыйсә. “Мин хуҗалык рәисе хатыны”, дип, борынын чөеп йөрми, бүтәннәрдән артык киенми. Алар кебек кирәк чагында көрәк, кирәк чагында сәнәк күтәреп эшли. Шуңадырмы, Гөлфинәне үзләренең төпчек сеңелләре кебек яраталар.

Шулай булмыйча, хуҗалык рәисләре киләләр дә китәләр, хатыннары әлләкем булып йөри , исәнләшергә дә оныта башлыйлар.
 
Ә ул һаман шул элекке Гөлфинә. Ягымлы, кешелекле. Олысын олы, кечесен кече итә белә. Гайбәт сөйләп, сүз йөртми, кайда сөйләгән шунда кала.
 
Нәриман рәис булып алгач, элекке ахирәттәшләре ят күз белән карый башлагач, ул аптырап калмады.
 
- Ирем үз урынында, мин үз урынымда, - диде. – Үз тамагымны үзем туйдырам, кеше хакына кермим. Әгәр мине шуның аркасында гына читкә этәрсәгез - иремнән аерылам. Авылдашларым аңардан якынрак.
 
Чынлап сүзендә торды. Түрә хатыны булырга теләүче мут хатыннар гына түгел, кияүгә чыгарга вакыты җиткән кызларга да юл ачылгандай булды. Тик Нәриман егет чагында бер-ике тапкыр авызы пешкәч, иреккә чыктым, дип тугарылмады. Аның каравы холкы бозылды – юк-барга да бәйләнеп, теңкәгә тия башлады.
- Синең белән яшәгәндә Нәриман әүлия булган икән, зинһар, кайт, үзен кеше ит, - диделәр.
Дөресен генә әйткәндә, Нәриманны яратканнан түгел, аны җәлләгәннән генә кияүгә чыккан иде. Хатын-кызның җәлләве җизнә өчен балдызының хатыныннан тары ярмасы бөртеге хәтле генә ким булуын Гөлфинә искәрмәде.
 
Гомумән, Нәриманның егет чагында күзе төшкән бер генә кыз белән дә борчагы пешмәде. Ә соңгы вакытында күзе җилбәзәк Яриягә төшкән иде. Башта Ярия аның башын-күзен әйләндереп маташты да, соңыннан Гөлфинәнең егете Рәүфне тартып алды.
Рәүф Гөлфинәнең табанын үбәрдәй булып йөргән иде. Ул да бер кәнтәй кызга каршы тора алмагач, аның ир-атка карашы үзгәрде. Ә Нәриман бу хәлгә шулхәтле аптырап калды, бүтән бер тапкыр да хатын-кызга күтәрелеп карамаска ант итте.
 
Ә бу вакыйга Гөлфинәнең мин-минлегенә нык тиде. Нишләп әле менә дигән Нәриманны калдырып, аның егетен тартып алдылар? Яриянең Гөлфинәдән кай җире артык? Ихахай-михахайлыгын искә алмасаң, теле булмаса карга күтәреп алып китәр иде үзен.
Гөлфинәнең үзенең Рәүфкә әлләни хисе юк иде. Бәлки юллары болай да аерылган булыр иде. Тик нигә арага Ярия керде, бүтән кеше түгел? Әнә Нәриман ничек кайгыра... Аңа күзе төшкән кызлар азмыни? Сайла да шуларның берсен, тынычлан.
Кире кагылып, мин-минлеге кимсетелгән ике җан бер-берсенә тартылды һәм өйләнешеп тә куйды.
 
Әллә хисләрнең кайнарлыгы җитеп бетмәде, әллә бүтән нәрсә сәбәп булдымы – аларның балалары булмады. Табибларга барып тикшерелергә Гөлфинәдән битәр, Нәриман шикләнде.
Гөлфинә исә баласы булырына өметен өзмәде. Әнә ир белән егеме ел яшәп, инде баласызлыкка тәмам күнгән Талия дә бер-бер артлы ике малай табып куйды.
 
Нәриман хуҗалык рәисе булып алгач, беренче эше итеп балалар бакчасын төзекләндерү эшенә кереште. Каралты-коймаларын рәтләтте, түбәсен алыштырды, тирә-ягына чәчәкләр, агачлар утыртты. Яңа уенчыклар, кирәк-яраклар алды. Бассейнга хәтле ясатты. Гел күзәтчелек итеп торды.
Гөлфинә шул бакчада тәрбияче булып эшли иде. Нәриман килгәндә ялгыз хатыннарның да, ирлеләренең дә тыз-быз килүләренә, ай-кояштай балкып китүләренә һич эче пошмады. Ул үзе дә Рәүфне күргәндә һаман югалып кала. Яратырга өлгермәгән кеше алдында да шулай югалып калып була икән... Ә бер авылда яшәгәч, очрашырга еш туры килә. Рәүфнең дә югалып калуын, үзен гаепле сизүен һәм үкенүен ул сизә, билгеле. Тик аңа карап берсенең дә башына тилемсә уйлар килми. Авыр сулаудан башка узмыйлар.
 
Нәриманның да күңелендә Яриянең төзәлмәс яра булып калуын ул белә иде. Тик бу сагыш гаилә тормышына куркыныч янамады. Хәер, алдагысын кем белә? “Ирләргә ышанма, Иделгә таянма”, - диләр бит.
Әмма шунысы факт – Нәриман җитәкче. Дилбегәне кулда тоту – аның вазифасы. Ә Гөлфинә - бөтенләй бүтән. Киресенчә, иренең ачуын йомшартып, аны уңай якка сыпырып кына тора. Тәүбәгә килгән кире авыл агайлары белән араны җайлап торучы күпер бит ул. Дөрес, Гөлфинә үзенең арадашчы булуын белми дә.
 
Гөлфинәнең үз тормышларында никадәр әһәмиятле роль уйнавын ире белән аерым яши башлагач кына аңладылар.
Шуңа һәм тагын шундый бүтән сәбәпләр булганга, Нәриманның яңа гына көллият тәмамлап, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлаган Сәрия янында озаграк тоткарланып торуыннан төрле мәгънә эзләп тә тормадылар.
 
Ә бу турыда Гөлфинә барысыннан да алдарак белә иде. Сәрия аның күз алдында үсте. Күрше кызы ике ихатаны бер итте. Усал телләр вакыт-вакыт:
- Сәрия Нәриманның үз баласы түгел микән?
- Үзе бала таба алмагач, йөрәгендә ут булса да, түзәдер, - диештеләр.
Сәрияне әнисе җилдән тапкан иде. Әтисенең кем икәнен сер итеп калдырды.
 
Мут ирләр арасыннан да Сәриянең әнисен шефлыкка алырга теләүчеләр бар иде. Тик кызның әнисе бер пешкән авызын кабаттан пешерүне кирәк тапмады. Әйбәт кенә кешегә кияүгә чыгып, бер-бер артлы балалар да табып үстерә башлады. Ә инде Сәрия Нәриманны якын иткәч, Гөлфинәне кызгандылар.
- Бирсә дә бирер икән сабырлыкны үзенә! – диештеләр.
Сәриянең генә вакыт-вакыт:
- Әти абый, - дип әйтүен искә алмаганда, авыл гайбәтчеләренә китерергә бүтән дәлил дә юк иде юклыкка.
Нәриман Сәрияне үз кызы кебек яратты. Гөлфинәнең:
- Бездә генә калсынмы әллә? Кызыбыз кебек үстерер идек, - дигән икән кебек имеш-мимешләр дә йөрде. Әнисенең ни дип җавап кайтаруын ишетүче генә булмады.
 
  Сәриягә койма аралары тарайды. Нәриман абыйсы аның өчен ике арадагы коймага җил капка ясатты. Ул аралыктан йөрергә күршедәге бүтән балалар да бик яратты.
Сәрия үсә төшкәч, Нәриманның абый гына булуын аңлады. Ә Нәриман исә аңа карата булган аталык хисеннән һич кенә дә арына алмады. Урта мәктәпне тәмамлагач, кызны көллияткә үзе илтеп урнаштырды һәм ничек укуы, андагы тәртибе белән гел кызыксынып торды.
Шуңа күрә Нәриманның балалар бакчасында еш булуын аңларга да була иде.
 
Чынында исә, Нәриман Сәрия янында бүтәннәр янындагыдан озак та тормый . Тик гайбәтчеләргә күп кирәкмени? Алар вакытында Сәриянең Нәриманны “әти-абый” дип йөртүен тагын исләренә төшерделәр һәм хәзер исә “әти” сүзен сөйләмнән төшереп калдыруыннан яңа мәгънә эзләделәр.
- Нәриман бу баланы үзе өчен үстергән икән, шуңа башын әйләндерергә йөридер, - диделәр.
Сөйләвен сөйләделәр, бу турыда Гөлфинәгә ишеттерергә курыктылар.
Һәм менә аяз көнне яшен суккан кебек яңа хәбәр кисеп үтте. Имеш, Сәрия дә әнисе кебек ирсез балага узган! Баланың әтисе Нәриман икән!
 
Авыл халкын хәзер ирсез бала табып шаккаттырып булмый. Әтисез балалар туа тора. Үсә тора, аерылышулар күбәя, ялгыз ирләр, ялгыз хатыннар арта.
Ничек кенә белдермәскә тырышмасыннар, бу хәбәрне Гөлфия дә ишетте.
Ул бшта сәерсенеп калды. Сәрия? Үз кызы кебек яратып, сөеп үстергән Сәрияме? Нәриман белән исем күтәрмәсә, яңа бүтәннәр беткәнме? Әле дә егетләрнең ни җиттесе белән аралашмады. Әнә артыннан Динар күпме чуала. Имеш, ул:
- Барыбер үземнеке итәм Сәрияне, берәүгә дә бирмим, - дип ант эчкән, имеш.
Соңыннан: “Сәрия белән Динар өйләнешәләр икән”, дигән хәбәрләр дә йөрде. Дөрес, Гөлфинә аны өнәп бетерми. Бер тиен өчен кан калтырап торган нәселдән булуы күңеленә ятмый. Тик уйлап карасаң, мал җыярга омтылу начар түгел.
 
Бу хәбәрне таратучысы кем диген әле? Шул Динар үзе.
Юк, бу дөреслеккә ошамаган.
Беренче шок үтте.
Нәриман баласы!
Гөлфинәнең бөтен тәне буйлап җылы дулкын таралды.
 
Ә, әйе... Нәриманның кырык яшьлеген билгеләп үткәндә ... Табын әзерләшергә әнисе белән Сәрияне Гөлфинә үзе чакырган иде. Табын әзерләп кенә калмадылар, кунакларны да сыйлаштылар.
Кунаклар таң алдыннан гына таралды. Калганнары кайсы кая тәгәрәште. Сәрия дә куна калды. Гөлфинә белән Нәриман да кайсы кайда урын бар, шунда башын төртте.
Димәк, шул төнне... Бүтән беркайда да түгел.
Нәриманның үз-үзен тотышында шикләнерлек үзгәрешләр булмады булуын. Шулай да: “Ирләргә ышанма, Иделгә таянма”, -диләрме әле?
 
Сәрия белән сөйләшергә кирәк. Юк, ул аны әрләмәс. Бу бер мизгеллек саташу нәтиҗәседер. Әгәр дә бала Нәриманныкы булса... Ул Гөлфинәнеке дә булыр. Гөлфинә теге чагында Сәриянең әнисе булырга җыенган кебек, аның баласын да кабул итәр. Кире какмас ул иренең баласын, аныкы гына булсын! Сәрия үзе генә берәр нәрсә эшләп куймасын тагын. Әнә бит, баласының кемнән икәнен берәүгә дә әйтергә теләми, ди. Нәриман булуын да кире кага икән. Кагарсың бар, бөтен кеше белә торып...
 
Менә нигә Сәрия атна буена эшкә чыкмаган икән! Әллә баланы төшереп йөриме, Ходаем?
Гөлфинә ян капканы ачып, аларга таба атлады. Акланырга теләп, нидер әйтмәкче булган Фәридәгә игтибар итмичә Сәриягә эндәште:
- Мин сине авырып урын өстендә ята дип торам. Нигә эшкә чыкмыйсың? Сагынып беттем үзеңне, - диде. – Син керми башлагач, гөлләрем дә сула башлады.
 
Гөлләр үстерү Сәриянең яраткан шөгыле иде.
- Сиңа да килеп җиткән икән бу хәбәр, Гөлфинә апа. Ышана күрмә берүк, бу дөрес түгел.
- Ай, Алла, дүрт аяклы ат та абына. Син андый-мондый эш эшләп ташлый күрмә тагын.
- Син нәрсә, Гөлфинә апа? Нинди ярамаган эш турында әйтәсең?
- Оялма, сеңелем... Утсыз төтен булмый... Нәриман баласыннан баш тартмабыз. Бергәләп үстерербез. Син минем үз кызым кебек...
Сәрия Гөлфинәне кочаклап елап җибәрде.
- Син нинди кеше, Гөлфинә апа? Мин бу адымга гомергә дә бармас идем. Әтием урынына бит ул Нәриман абый... Ә бала... Динарныкы ул... Ул чыгарган гайбәт бу.
- Нигә кирәге бар моның? 
- Хәзер дөнья көтүләре авыр, шулай итик, ди... Аның хисабына яшәмәкче. “Нәриман абый тиздән район администрациясе башлыгы буласы кеше, күп кенә акча сорарбыз, дөреслеген тикшертеп, вакыт үткәреп тормас, утсыз төтен булмый, дип, кәнәфигә утыртмауларыннан куркып, тавыш чыгарып тормас”, - ди. Ниятен яшереп тә тормый ичмасам! Кемгә ышанганмын мин !
 
Сәриягә кушылып, Гөлфинә дә елап җибәрде.
- Без болай итик, сеңелем, - диде ул бераз тынычлангач. – Нәриман да, мин дә бу баладан баш тартмабыз. Атасы шундый булганга баланың гаебе юк. Әле туып өлгермәгән бала хисабына яшәмәкче! Гайбәтләргә исең китмәсен, күкрәгеңне киереп йөр! Динарны балага гомер буена дәгъва итмәслек итәрбез. Кирәк икән, фамилиясен дә бирербез. Син бит безгә үз кызыбыз кебек якын. Бу безнең өчен дә зур бәхет бит, бик зур бәхет! Менә дигән егеткә кияүгә дә бирәбез әле үзеңне, - диде. 

Сәмига СӘҮБАНОВА
Матбугат.ру
№ --- | 24.05.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»