|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.05.2016 Фаҗига
Мәктәп тулай торагында чыккан янгын нәтиҗәсендә 17 бала янып үлгәнТаиландта, ким дигәндә, 17 кыз, мәктәп тулай торагында янгын нәтиҗәсендә, һәлак булган, дип хәбәр итә BNO News. Тагын 2 кыз хәбәрсез югалган булып исәпләнә, дип яза Lenta.ru. Инцидент Чианграй төньяк провинциясендә урнашкан Вианг Па Пао районында килеп чыккан. Янгын 22 нче май 23 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча 19 сәгатьтә) дәүләтнеке булмаган башлангыч мәктәпнең кызлар өчен тулай торагында кабынган. Полиция сүзләренә караганда, янгында 5-12 яшьтәге 17 кыз үлгән. 5 укучы кызның тәне җитди тән җәрәхәтләнгән. Тагын 14 е үлемнән котылып калган.
Якынча мәгълүматларга караганда, янгын чыганагы тулай торак түбәсендә булган. Ут чыгу сәбәпләре турында мәгълүмат юк. Янгынны бүген, ягъни дүшәмбе иртән сүндергәннәр.
Channel News Asia хәбәр итүенчә, мәктәптә тауларда яшәүче ярлы кабиләләрдән булган укучылар белем ала.
--- |
Иң күп укылган
|