поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.05.2016 Мәгариф

Чыгарылыш кичәсе алдыннан әти-әниләр ничек кылана?

Бер кичлек бәйрәм кирәкми! Украинаның Харьков шәһәрендәге хосусый мәктәп инде өченче ел чыгарылыш кичәләрен купшы итеп уздырудан баш тарта. Ә бездә шәһәр балалары, лимузиннарга утырып, кыйммәтле рес­тораннарга бару турында хыяллана. Авыл укучыларына исә табигатьтә таң аттыру да җитә. Быел чыгарылыш кичәләре күпмегә төшәчәк? “ВТ“ хәбәрчесе шул хакта белеште.

Харьковтагы әлеге мәктәп укучылары чыгарылыш кичәсенә джинсы чалбардан килә икән. Аның каравы кыйммәтле күл­мәккә, костюмга дигән акча янга кала. Акчаны медицина инс­ти­тутындагы кардиоүзәккә җибә­рәләр. Ике ел эчендә кардио­хирургия бүлегендәге операция бүлмәсе ремонтланган, җиһаз­лар сатып алынган. “Укучылар авыру балаларга бик теләп яр­дәм итә. Алар тормышта сөе­неч кенә түгел, авырлыклар да күп булуын яхшы аңлый”, – дип сөйли чыгарылыш сыйныф уку­чы­­сының әнисе Елена Степанова.
 
Россиядә чыгарылыш кичә­ләрен уздыру Петр патша заманыннан ук килә. Ул чакта Мәс­кәүдәге югары уку йортларын тәмамлаучы студентлар аны зурлап уздырган. Вакыйга истә калсын өчен, билгеле бер сурәт төшкән балдаклар ясатканнар. Дөрес, егетләр үзләре генә бәйрәм иткән, кызларга исә андый күңел ачулар рөхсәт ител­­мәгән. Без белгән заманча кичәләр исә узган гасырның 70 нче елларында гына оештырыла башлаган. Бүген әлеге  кичәләр һәр илдә төрлечә үтә. Австралия укучылары бәйрәмгә бизәлгән машиналарда килә, ул хәтта янгын сүндерү,  полиция машинасы да булырга мөмкин. Финляндия, Норвегиядә сайлаган һөнәренә карап, төрле төстәге комбинезоннар кияләр. Швециядә исә ак башлык киеп, теләк теләп, аны  күккә ыргыталар.
 
Татарстанда да әти-әниләр бала­ларының чыгарылыш кичә­се гомергә истә калсын өчен акчасын кызганмый. Гаилә хәле авыр булганнар газизләрен нәү­миз итеп калдырмаска тырыша. Андыйлар акчаны берничә өлешкә бүлеп түли. Кредитка алучылар да бар. “Ике ел элек олы кызым мәктәпне тәмам­лаганда, 13 мең  сум акчаны өчкә бүлеп түләгән идек. Алар зурдан кубып кыланды. Ә төпчек кы­зымның сыйныфташлары быел 7 мең сумга сыешырга сөйләшкән. Аларның сыйныфы “экономный” булып чыкты”, – ди Казанда яшәү­че Зәлинә Гомә­рова. Гомумән алганда, иң күп дигәндә, бәйрәм чыгымнары әти-әниләргә 20-25 мең сумга төшәчәк.
 
– Без чыгарылыш кичәсен Ривьерадагы “Панорама” ресторанында уздырачакбыз. Һәр укучыдан 20 мең сум акча җыештык. Башта бу сумма тагын да зуррак иде әле. Әмма күпләр риза булмады. Болай да өч сыйныфташыбыз бәйрәмгә бармаска булды. Хәзерге вакытта мәш килеп, “Соңгы кыңгырау”да вальс биергә өйрәнәбез, – ди Казандагы 18 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Елена Чиркунова. – БДИгә әзерләнәбез. Курку хисе бар иде, хәзер бетте инде. Рус әдәбияты һәм математикадан репетитор белән шөгыльләнәм, КФУда уздырыла торган курсларга йөрим. Аны яхшы балларга бирермен дип ышанам”.
 
Кайбер укучыларда әлегә бәйрәм кайгысы юк. Бәйрәм итәргә имтиханнарны тапшыргач та соң түгел. “Балаларның вальс биергә өйрәнүен исәпкә алмаганда, бәйрәм турында сөйләшкән кеше дә юк. Укучылары БДИга әзерләнә. Акча җый­мадык әле”, – ди Балтач районыннан Гүзәл Хафизова.
Быел “Созвездие-Йолдыз­лык” фестивалендә гран-при откан Игнат Изотов та бары сынаулар хакында гына уйлый. Ул Мәскәү консерваториясенә укырга керү турында хыяллана. “Алда – имтиханнар. Шуңа күрә кайда ял итүебезне хәл итмәдек әле, – ди ул. – “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә барлык укытучыларыбызны котлап, чәчәкләр, тортлар бүләк итәчәкбез. 1әр мең сум акча җыйдык. Чыгарылыш ки­чәсен 9 нчы сыйныф укучылары белән бергә уздырырга җые­набыз. Чөнки сыйныфта балалар саны аз”.
 
Шулай да Игнат бәйрәмгә әзерләнә башлаган инде. “Бело­рус­сиядә сатып алган яхшы костюмны киячәкмен. Чәчемне бераз үзгәрттем. Мәктәп белән саубуллашу турында берәр матур җыр җырлаячакмын. Бәйрәм куп­шы булырга тиеш дип саныйм. Ул гомергә истә калачак бит”, – ди Питрәч районының Кощаково мәктәбендә белем алучы егет.
 
11 нче сыйныф укучыларыннан 4 һәм 9 нчы сыйныфларны тәмамлаучылар да калышмый. Әти-әни өчен баласының башлангыч, төп мәктәпләрне уңыш­лы тәмамлавы – үзе бер бәйрәм бит. Шулай булгач, балага истә­лекле мизгелләр бүләк итмичә дә булмый. Кемнәрдер биштәрен асып, походка чыкса, кемдер кафе-мазарда ашап-эчеп, аниматорлар чакыртып ял итә.
 
– Бу мәсьәләдә бик озак бәхәсләштек. Апрель азагында гына уртак фикергә килдек. Мин үзем саф һавада, табигатьтә ял итүне отышлы дип саныйм. Без Тынычлык бистәсендәге кафены сайладык. Анда балаларны әкият герое булып киенгән кеше каршы алачак. Аларны табын янында  кызыклы тамаша көтә, – ди журналист Эльза Хамматова.
 
Балаларга бәйрәм ясау һәр әти-әнигә 2 мең 400 сумга гына төшә. Бу суммага укытучыларга бүләк алу, фотоальбом ясату, автобус яллау да керә икән. “Кызыбыз укыганда, адым саен әле тегеңә, әле моңа акча җыя идек. Ә улым укыган сыйныф акчаның кадерен белә. Укытучыдан, әти-әниләр­дән дә күп нәрсә тора”, – ди ул.
 
Бу әле – иң ким дигәне. Бүген хәтта бакчаларда да әти-әниләр 10ар мең сум акча тапшыра. Башка вакытта, әти-әниләр бакчада, мәктәптә кирәк-яракка  500-1000 сум җыялар дип зарланса, бу очракта шикаять язучы юк. Бәйрәм бездә – изге нәрсә. Укытучыларны да бүләксез калдырмыйлар. Ул ашханәдә аш бүлүче­дән башлап, мәктәпне сак­лаган вахтерларга кадәр эләгә. Әти-әнинең кесәсе генә чыдасын.

Казан (Идел буе) федераль университетының педагогика кафедрасы мөдире Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәх­мә­тов:
 
– Кайбер мәктәп-гимназия­ләр чыгарылыш укучыларыннан 25-50шәр мең сум акча җыя. Бүген мәктәпләр арасында акча җыю буенча ярыш китте. Бу  педагогик һәм психологик яктан да бер дә уңай күренеш түгел.  Шул ук вакытта бу бәйрәмне мәктәп­тә әдәби-музыкаль кичә формасында уздырып, Камал, Тинчурин театрларында спектакль карап, аннан Кабан күле буенда йөреп ял иткән мәктәпләрне дә беләм.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.05.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»