поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.03.2008 Ир белән хатын

ИРСЕЗ ХАТЫН ЯЗМАЛАРЫ-2

Ирсез хатын дигән сүзнең мәгънәсе күп аның. Мин ирдән тол калып (ирем үлде), балалар үстереп, авылча хуҗалык итүчеләр төркеменә керәм. Авыл җирендә үз хуҗалыгың белән яшәү өчен исерек булса да ир кирәк -- үз ирең, балаларыңның атасы. Ә ул юк икән, булдыра аласыңмы, юкмы, сөйрисең инде дөньяны аксаклап. Абзар-кура, йортыңны карыйсың, мал асрыйсың, утын-печән әзерлисең, бакчаңда җиләк-җимеш, яшелчә үстерәсең, чәчәкләр дә үстерәсе килә бит әле. Барына да өлгерергә кирәк. Чөнки малларның туклыгы, балаларыңның иминлеге, күңел көрлеге бары тик сиңа гына бәйле.

Ирсезлек ул йогышлы чир түгел,

 

Курыкмагыз миңа дәшәргә.

 

Янып эшлим, шашып сөя беләм,

 

Өметем көч бирә яшәргә.

 

(Яшьлек дустым шагыйрә З.Закирова шигыреннән)

 

 

Хөрмәтле "Татарстан яшьләре"! Сез барыбыз өчен дә бик кирәкле газета. Укучылар күңелен кузгатырлык яңа рубрикалар, конкурслар сезгә игътибар һәм ихтирамны тагын да көчәйтә. Быелгы "Гаилә елы"нда ирсез хатыннарга аерым тукталуыгыз  күпләрнең күңелен кузгаткандыр.

 

Ирсез хатын дигән сүзнең мәгънәсе күп аның. Мин ирдән тол калып (ирем үлде), балалар үстереп, авылча хуҗалык итүчеләр төркеменә керәм. Авыл җирендә үз хуҗалыгың белән яшәү өчен исерек булса да ир кирәк -- үз ирең, балаларыңның атасы. Ә ул юк икән, булдыра аласыңмы, юкмы, сөйрисең инде дөньяны аксаклап. Абзар-кура, йортыңны карыйсың, мал асрыйсың, утын-печән әзерлисең, бакчаңда җиләк-җимеш, яшелчә үстерәсең, чәчәкләр дә үстерәсе килә бит әле. Барына да өлгерергә кирәк. Чөнки малларның туклыгы, балаларыңның иминлеге, күңел көрлеге бары тик сиңа гына бәйле.

 

Ир кеше башкарасы эшләрнең күбесен үзем күтәрсәм дә, мин балаларга әтиләрен алыштыра алмыйм шул. Укыту, эшкә урнаштыру, туй итү хәзерге заманда тагын да катлаулы. Чарасыз калган чаклар күп була.

 

Гади генә берничә очракны искә алам. Югары класста укучы улым : "Әни, фәлән малайның өстендәге киеме  8 меңлек, ә минеке 3,5 мең генә", -- ди. Улыма ул малайның әтисе  кемлеген җайлап кына аңлатырга туры килә. Яки: "Әни, фәләннәр безнең кебек печән чабып интекмиләр, ә мал асрыйлар", -- ди. Тагын шул әтисезлеккә килеп терәләсең инде.

 

Балаларның әниләрен яхшы, күркәм итеп күрәселәре килә. Бер кичәгә барганда, караңгыдан яшьләр килеп чыкты да: "Исәнмесез, Фәлән апа!" -- дип матур итеп исәнләшеп, караңгылыкка чумдылар, кем икәнлекләрен дә танымый калдым. Кайткач шул турыда улыма сөйләдем: "... Әллә синең дуслар исәнләште инде, улым, танып та бетермәдем үзләрен, исем белән дәштеләр", -- дидем. Улым күзләрен тутырып карап торды да, өлкәннәрчә итеп: "Әни, бу дәрәҗә дип атала", -- диде.

 

Ирсез хатын физик эшнең кирәген бирә генә инде ул.  Мисага җәйнең бер иртәсен генә алам. Ял итеп туймаган гәүдәңне кузгатып, иртүк торырга, тавык-чеби, каз-үрдәкләреңне ашатып, алар өчен бәрәңге пешерергә куярга. Мичең тышта булса шәп инде. Мал асларын чистартып, тиресен атып, ашарга салып (оның булса), сыер саварга, бозау имезергә. Ул имгәнче кышлау малыңны арканга чыгарырга. Аннан сыерыңны көтүгә куарга (чират белән көтү көтәргә дә чыгасың әле), 1-2 түтәл дә утап алырга, су ташып куярга (өйгә, малга, бакчага), ишек алдыңны тәртипләргә, бәбкә-чеби тартмаларын сөйрәп, чирәмгә күчереп, кырдагы сеткасы купса -- кагып, чеби-бәбкәләреңне күчерергә, кычыткан, пешкән бәрәңгене төеп кошларга көнлек ашау әзерләргә. Менә шуннан соң сөт бирү вакыты җитә. Сөт биреп кайткач, өеңне, балаларыңны карыйсың, чәеңне эчәсең дә, печән чабарга бару өчен  ашау-эчү сумкасын тутырып, тапталмаган үтмәс чалгы белән печән чабарга китәсең. Ярый әле син барганчы берәр атлысы синең печәнлекне чабып китмәсә. Шулай итеп, иртәнге 4-5 сәгатьлек смена тәмам була. Кичке йокыга талганчы тагын ике генә смена эшлисе кала: печән чабып кайту һәм кайткач хуҗалыкта, бакчада, өйдә эшләү...

 

Ирсез хатынның борчулары, мәшәкатьләре, түбәнсетелүләре турында язасым да килми. Шуңа күрә язмамны газетага чыгарсагыз, исем-фамилиямне куймавыгызны үтенеп сорыйм. Бер дустымның тәкъдиме белән сезгә үземнең беркемгә дә укытмаган берничә шигыремне җибәрәм, чөнки аларда ирсез хатын язмышы -- минем тормыш.

 

Үтә гомер тирән сагышта

 

 

Гел өметләр белән яши торгач,

 

Үтеп киткән гомер юлларым.

 

Кайчан булды соң ул рәхәт чак, дип

 

Бүген дә бер сыкрап еладым.

 

 

Сабый чагым инде күптән үткән,

 

Ул чакта да булды төрлесе.

 

Сабантуйга теккән күлмәгемнең

 

Хәтерләмим инде өлгесен...

 

 

Яшьлегемне биреп иргә чыктым...

 

Сөю белән нәфрәт буталды.

 

Шуны аера алмый ничә еллар

 

Аның кул астында тукмалдым.

 

 

Еллар буе тарткалаша торгач,

 

Сөю дигән хис тә басылды.

 

Алда миңа "ирсез хатын" дигән

 

Чиксез авыр офык ачылды...

 

 

Улкаема әти булсын диеп,

 

Мин яңадан тормыш  башладым.

 

Яңа ирдә ике бала үскәч,

 

Тормыш тагын бәреп ташлады.

 

 

Бик тиз генә безне ташлап китте

 

Өч улымның терәк әтисе.

 

Иңнәремне күк гөмбәзе басты:

 

Килми аны ятка сөйлисе.

 

 

Ходаемның яраткан колы мин

 

Утка, суга сала, киптерә.

 

Ир-егетләр күтәрә алмасны

 

Һаман миңа өеп китерә.

 

 

Һай, болары тик әзерлек булган,

 

Алда булган әле күрәсе:

 

21 яшьлек улкаемның

 

Йөрәгемне йолкып үләсе.

 

 

Җирләр, күкләр -- бар да буталдылар,

 

Миңа ул чак тормыш тукталды.

 

Бу дөньяга рәнҗеп улым китте...

 

Күзем оныгыма текәлде.

 

 

Җир-күк арасында урын тапмый

 

Йөрми микән, улым, җаннарың?

 

Тавышыңны ишетмәмме диеп

 

Кабереңә ятып тыңладым.

 

 

Ачы язмыш, кимсенүләр белән

 

Үтә гомер тирән сагышта.

 

Саф күңелле, керсез кече улым,

 

Дучар булма минем язмышка.

 

 

Син кайтсаң

 

 

Капкабыздан килеп керсәң, бәгърем,

 

Танырсыңмы  безнең милекне?

 

Өебез дә әле урынында,

 

Капка-койма әле синеке.

 

 

Син утырткан чикләвекләр үсте,

 

Оныккаең җыя һәр көзне.

 

Кайгыларга салып, ятим итеп,

 

Ташлап киттең бик тиз син безне.

 

 

Өлкән улың китте синең арттан,

 

Булмады бит саклап калдырып.

 

Улыкае үсә, әти сүзен

 

Әйтә алмаенча тилмереп.

 

 

Ишек алдына чык, күр дә сөен

 

Кече улың корды зур сарай.

 

Абзарыңны сүтеп таштан корды

 

Түбәсендә ялтырый калай.

 

 

Таш абзарда бүлмә саен маллар

 

Тик башлары исән булсыннар.

 

Дога укып көн дә сыер савам --

 

Теләкләрем кабул булсыннар.

 

 

Бакчабызда озын җәй буена

 

Уңыш бирә синең алмалар.

 

Син сузгандай аның ботаклары

 

Тәрәзәдән өйгә керәләр.

 

 

Мунчабыз да еллар сизгән иде,

 

Улыкаең аны ныгытты.

 

Син әле дә безнең белән булсаң,

 

Җиңел корыр идек тормышны.??Ирсез хатын.

---
Татарстан яшьләре
№ 36-37 | 18.03.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»