поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.05.2016 Җәмгыять

Студентларга җәен 30 меңнән артык түләячәкләр?

Ел дәвамында белем туплаган студентлар, җәй көне кая да булса эшкә урнашып, акча юнәтү, дөнья гизү, яңа дуслар табу ягын карыйлар. «Студентларның хезмәт отряды» аларның нәкъ менә шул хыялларын тормышка ашыра да инде. Ел саен «Студентларның хезмәт отряды» аша 11 мең студент эшкә урнаша.

– Яшьләрне җәй дәвамында эш белән тәэмин итү – дәүләт программасының бер юнәлеше. Югары уку йортын тәмамлаган студент һәрвакытта да үз эшен яхшы белә дигән сүз түгел. Ә хезмәт отрядлары төпле белем генә түгел, алыштыргысыз тәҗрибә дә бирә әле. Димәк, биредә үз көчен сынап караган студент киләчәктә конкурентлыкка сәләтле белгеч булып та җитлегә, – диде «Студентлар хезмәт отряды»ның республика үзәге директоры Ринат Садыйков.
 
Быел җәйгә «Хезмәт отрядлары» 11 мең 468 студентны эшле итәчәк. Ринат Садыйков белдергәнчә, иң күп керемле эш урыннары – студентлар төзелеш отрядында. Биредә уртача хезмәт хакы 38 меңгә кадәр җитә. Быел яшьләрне Чиләбе өлкәсендәге атом электростанциясен төзергә җибәрәчәкләр. Шулай ук, студентлар «Восточный», «Плесецк», «Поморье» космодромнары төзелешендә катнаша. Республика эчендә исә студентлар балалар бакчалары, мәктәп, хастаханә кебек төзелеш объектларында эшләя­чәк.
 
–Эш бирүче белән студентларның юл чыгымнарын капларга, аларны өч тапкыр җылы ризык белән тәэмин итәргә дип алдан сөйләшеп куябыз. Хезмәт урынында куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау­га да җитди карыйбыз, –диде Ринат Садыйков.
 
Поездда проводник булып эшләүчеләр дә 32 мең сумга кадәр акча ала. Ләкин моның өчен студентларга өч айлык курслар һәм табиб тикшеренүе үтәргә кирәк. Биредә 400гә якын кеше вакытлыча эшкә урнашкан инде.
 
Педагогик отрядларга да яшьләр бик яратып килә. Ник дигәндә, бу ­Россиянең көньягындагы иң яхшы лагерьларда эшләп кайту дигән сүз бит. Узган ел Кырымдагы Бакчасарай районында бары бер генә төркем эшләсә, быел анда өч төркем җибәрергә уйлыйлар. Кара диңгез буендагы «Орленок» балалар сәламәтләндерү үзәгендә дә Татарстан студентлары инде дүрт ел рәттән эшли. Ялта шәһәрендә исә кунакханәләрдә 394 студент хезмәт куячак. Шунысы да бар: көньякта эшләүче студентларның хезмәт хакы нибары 6-8 мең генә икән.
 
– Шулай да балалар белән эшләргә телә­сә кемне алмыйбыз. Студентлар өчен өч ай дәвамында махсус курслар үткәрәбез. Әйдаманнар мәктәбе актив эшләп килә. Шулай ук психология дәресләре үтә, беренчел ярдәм күрсә­тергә дә өйрәнәбез. Курс ахырында һәр студент чыгарылыш имтиханнарын бирә, – диде Ринат Садыйков.
 
Җәйге ялларын ничек уздырырга дип әле генә планлаштыра башлаган студентлар да «Хезмәт отряды»нда эшкә урнаша ала. Мәсәлән, авыл, урман хуҗалыгында эшләп җәй үткәрергә теләүчеләр өчен вакансия ачык.
 

Алисә САБИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 20.05.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»