поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.05.2016 Киңәш-табыш

Буыннар сызлый, нишләргә?

Ревматоидлы артритны дәвалап булмый торган чирләр исәбенә кертсәләр дә, дәвалауның яңа ысулларын куллану куандырырлык нәтиҗәләр бирә. Йөрәк һәм кан тамырлары, яман шеш авыруларының нинди хәтәр чир булуын белгәнгәме, без инде бу чирләргә каршы көрәшергә, шундый диагноз белән яшәргә өйрәнеп киләбез. Ә менә ревматоидлы артрит­ның кеше язмышы белән рәхимсез уйнавын, дөресен әйткәндә, белми дә идем әле.

Казан шәһәренең 7 нче клиник хастаханәсендә «Ревматоидлы артрит. Хатын-кыз. Җәмгыять» дип исемләнгән түгәрәк өстәл янындагы сөйләшүдән соң күп нәрсә­гә күз ачылды. Сөйләшүгә җыелган хатын-кызларның барысы да Ревматология һәм остеопороз үзәге пациентлары булып чыкты. Ерак араны якын итеп, авырту-сызлануларына карамый, кайсы инвалид коляскасында, кайсы таякка таянып, кайлардан гына кил­мәгәннәр: Алабуга, Яшел Үзән, Әлмәт, Казан... хәтта Йошкар-Ола шәһәреннән дә бар. Әйе, чит регионнан килүчене дә кабул итәләр биредә. Авыру сиңа ышанып, өметләнеп шулкадәр җир килсен дә! Ә бит еш кына андыйлар өчен бер адым атлавы да зур сынау.
 
Шулай да... Нәрсә соң ул ревматоидлы артрит? Ни өчен без аннан сагаерга, беренче билгеләре күренүгә үк белгечкә йөгерергә тиеш? Сузмаска, тартмаска, соңгы көнгә калдырмас-ка?! Гәрчә бу хакта язганыбыз булса да, әлеге мәкерле яман чир турында тагын бер кисәтүнең артыгы булмас. 
 
Мәскәү кунагы – профессор Андрей Гордеев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Социаль мәсьә­ләләр комитеты рәисе Светлана Захарова, 7 нче клиника хастаха­нәсенең баш табибы Марат Садыйков, хастаханәнең хирургия, травматология, ортопедия бүлекләре җитәкчеләре, танылган хирурглары катнашында башланып киткән әлеге очрашуда Ревматология һәм остеопороз үзәге җитәкчесе, Та­тарстанның атказанган табибы Равия Мухина: «Ревматоидлы артрит белән җәфаланучы хатын-кызларның 72 проценты сызланып яши. Аларның күбесе сызлануны баса торган дару эчә, бертуктаусыз эмоциональ тетрәнү кичерә. Бу – безнең социаль проблема да, – дип башлады сүзен. – Пациентларыбызның бер үк вакытта әни дә, актив җәмәгать эшлеклесе дә, кемнеңдер сөекле хатыны булуын да онытмыйк. Сораштырулар вакытында хатын-кызларның 40 проценты шушы чир аркасында үзенә иптәш таба алмавын әйтә. 22 проценты аерылы­шуларының төп сәбәбе итеп чирен атый. Кызганычка каршы, буыннар сызлаудан күбрәк хатын-кызлар интегә.
 
Мәскәү кунагы бу чирне тикмәгә генә «сөрелмәгән җир» белән чагыштырмагандыр. Белгечләр аның сәбәбен бүгенге көнгәчә ачыклап бетерә алмыйлар. Ревматоидлы артрит вакытында организм үз күзәнәк­ләренә үзе һөҗүм итә башлый. Нигә бу чир кай­сы­бер кешедә яшен тизлеге белән кузгала соң? Бүген бу сорауга берәү дә анык кына җавап бирә алмас иде. Иммун системасы үз организмына әнә шулай «бәйләнә» торгач, ялкынсыну барлыкка килә, дип аңлата табиблар. Ул буыннарның күзәнәкләренә һәм тукымаларына үтеп кереп, кешене түзә алмаслык сызлануларга дучар итә.
 
Чирне нәрсә уята,нәрсә «котырта»?
Әйткәнебезчә, буыннар сызлауның сәбәбе билгесез булса да, аңа «ярдәм итүче» факторлар җитәрлек. Әйтик, аның геннан килүе; төрле йогышлы авырулар нәтиҗәсе; психик һәм эмоциональ кичерешләр, авыр физик эшләр, организмга химик тәэсирләр, нурланыш, агулы матдәләр эләгү... Остеопорозлы кешеләр дә әлеге чирдән ерак йөрми. Безгә артритны аздыра торган шушы тискәре күренешләрдән сакланырга кирәк, диләр. Профессор Андрей Гордеев билгеләп үткәнчә, ни өчен нәкъ менә хатын-кыз бу очракта аутоиммун мишеньгә әйләнә? Чөнки аның бу дөньяда миссиясе, бер уйласаң, ирләрнекенә караганда күбрәк тә, олырак та. Бала тапканнан соң, хатын-кыз организмындагы үзгәрешләр, иртә климакс (45 яшькә кадәр) башлану, бөтен нәрсәне йөрәгеңә якын алу берсе дә файдага түгел. Чир аның сәламәтлегенә җитди зыян салып кына калмый, ә бәлки, психологик хәленә һәм социаль статусына да тискәре йогынты ясый.
 
Шушындый диагнозлы кешенең гомере 10–15 елга кыскара. Ул соңгы сулышынача дәваланырга мәҗбүр була. Һәм, әйтергә кирәк, сызлануларны киметеп яшәү, бары аның үзеннән тора. Әгәр дә инде авыру, буыннарда үзгәрешләр башланып, хәрәкәтләнә алмас хәлдә кала икән, ул чагында аңа ярдәмгә хирурглар, травматолог-лар, ортопедлар килә. Ул көнне дә залда утыручылар арасында икешәр-өчәр мәртәбә операция өстәленә яткан пациентлар бар иде. «Табиблар ярдәме белән генә аякта басып торабыз, үзебезне үзебез йөртәбез», – ди алар. 
 
Тагын бер мөһимнән-мөһим нәрсәгә игътибар итик: ул да булса, тәмәкенең зарары... Тәмәке тарткан хатын-кызда инфекция организмга сидек юллары аша үтеп керә һәм буыннарны зарарлый. Кайда гадәт, ә кайда чир, диярсең... Белгечләр фикеренчә, ревматоидлы артрит озак еллар тәмәке тарткан кешедә ешрак була һәм андый пациентны дәвалау авыррак бара. Төз, чандыр гәүдәле булуның да үзенә бер хикмәте бар икән. «Иң беренче булып әнә шул сылу ханымнар авырый башлый да инде, – ди профессор. – «Дюймовочка» булырга омтылмагыз!» – дип тә кисәтә ул безне, шаярткандай итеп. 
 
Ничек башлана?
Ревматоидлы артрит төрле кешедә төрлечә башлана. Кемнедер ул көтмәгәндә аяктан ега. Ә кемдер аның ревматоидлы артрит икәнен белми дә. Ник дисәң, билгеләре бөтенләй икенче була. Күп очракта чир буыннан-буынга күчеп, көчле авыртулар белән дәвам итә. Хәл бераз җиңеләеп торган вакытлар (ремиссия) да булгалый.
 
Чирнең алга таба үзен ничек күрсәтәчәген, үзен ничек «тотачагын» алдан фаразлап булмый. Хәлне җиңеләйтүнең бердәнбер чарасы – вакытында диагноз куеп, шундук дәвалый башлау. Очрашуга килгән кунаклар – Ревматология һәм остеопороз үзәгенең даими пациентлары, әлеге зур һәм дус гаиләнең кадерле кунаклары да шул турыда сөйләп тора ич әнә.
 
Туктап калмаска!
Сары чәчле, зәп-зәңгәр күзле бу кыз өчен яшәүнең һәр мизгеле кадерле, һәр мизгеле елга торырлык.
Артритсыз – сызлану-авыртынуларсыз яшәүнең ни икәнен белми дә ул. «Башка тормышны күргәнем булмады», – дигәндә, йөрәк кысылып куя. Юк, кызганудан димим. Ул үзен кызгандырмый. Аның бу дөньяда үзен өзелгән яфрактай түгел, ә бәлки, иң кирәкле кеше итеп хис итә алуыннан... Өч яшеннән шушы чир ятьмәсенә элә­геп, хәтта урын өстендә калган чакларында да ул укуын ташламаган. Казан финанс-икътисад институтына укырга кергән. Тик менә ул баскычлардан менүләре генә... Йөрүләремең газапка әверелгәч, читтән торып укый башлаган. 
 
Ул арада оча һәм бот сөягенә дүрт операция ясаткан. Урынга калган җирдән аягына баскан. Көндезгегә күчеп, укуын тәмамлаган. Бухгалтер булып, белгечлеге буенча эшкә урнашкан. Әйтүе генә ансат: хәзер аның 27 ел эш стажы бар! Таисия Козьякова 2014 елны «Татарстан энҗеләре» дип исемләнгән республика бәйге-сендә җиңүче булган. Ул – Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының җәмәгать ярдәмчесе.
 
«Минем икенче чирем»
– Иммун системасы белән бәйле мондый чир хакында ишеткәнем дә юк иде әле, – дип сөйли Айгөл Исмә­гыйлева. – Артымнан кара шәл булып сөйрәлеп йөрүче бер хәсрә-тем – церебраль параличым бар иде инде минем. Инде менә... монысы. Авырту бөтен җанымны-тәнемне биләп алгач, моңарчы коточкыч тоелган церебраль паралич онытылды. Артритның миңа гомерлеккә тагылуын белгәч, дөресен әйтим, яшисем килмәде. Үлсәм, яхшырак дидем.
 
Аннан шушы үзәккә килдем, табиблар белән таныштым. Алар мине тормышка кайтардылар. Өр-яңадан яшәргә өйрәттеләр. Хәзер мин бөтенләй икенче кеше: үземне күбрәк яратам дип әйтимме.
 
Кемнең ничек каравы да кызыксындырмый мине. Бер сүз белән әйткәндә, ДЦП минем өчен проблема булудан туктады. Чөнки чирнең тагын да зәһәррәге эләктереп алды.
 
Озак вакытлар депрессиядә булдым. Аннары аңладым: чир беркая китмәячәк, тормыш дәвам итә. Минем гаиләм, ирем, җан атып торган әнием бар, авыр чакларда таяныч булырдай ак халатлы фәрештәләрем бар.

«Чигәм, рәсем ясыйм, телләр өйрәнәм»
– Тормышым тоташ сызланулардан тора, – дип сөйли Инна Храмова. – Кәефемне кешегә күрсәтмәскә, йөзе­мә чыгармаска тырышам. Төрле кеше бар: кайсы кызгана, ә кайсы, үзегез беләсез... Шулай да, бирешмим, булган бар мөмкинлекләрдән файдаланырга тырышам: институтны кызыл дипломга тәмамладым. Ике белгечлек алып чыктым. Мине үзем укыган институтка француз теле укытырга чакырдылар. Эшемне, һөнәремне бик яратам. Бүген мин – техник фәннәр кандидаты һәм чит телләр кафедрасы доценты. Бүгенге көн белән яшим. Сәяхәт итәргә яратам. Бик күп җир­ләр­дә, шул исәптән Франциядә дә булдым. Чигәм, рәсемнәр ясыйм, кайчак шигырьләр дә язгалыйм һәм... телләр өйрәнәм. Гел хәрәкәттә, гел үсештә булырга кирәклеген күңелем белән тоям.
 
Ничек дәваланырга?
Рецептсыз җибәрелә торган бигүк көчле булмаган дарулар;
Стероид булмаган ялкынсынуга каршы препаратлар (артрит вакытында авыртуны басар һәм шешне бетерер өчен);
Буыннар таркалуын әкренәйтү өчен препаратлар;
Вакытлыча гына һәм бәләкәй дозада буыннарның шешен бетерү өчен глюкокортикоидлар да кулланырга була;
Шешне һәм сызлануларны киметү, буыннарның зарарлануын булдырмый калу өчен генно-инженер биологик препаратлардан файдаланалар. Гадәттә, әлеге дәваны башка дарулар булышмаган очракта билгелиләр. Ул кемгәдер берничә көннән, йә берничә атнадан, ә кемгәдер 3-6 айдан соң ярдәм итә. Дәвалау барышы бары тик ревматологларның, участок терапевтларының җитди күзәтүе астында алып барылырга тиеш.
– Иртә диагностика технологиясе кертүнең халыкара тәҗрибәсе һәм шул тәҗрибәне кулланып, ревматик авыруларны дәвалау, вакытлыча эшкә сәләтлелекне югалтуны ике мәртәбә диярлек киметергә мөмкинлек бирде, – ди Равия Гаязовна. – Илдәге вазгыятьне искә алганда, безгә дә бу мөмкинлектән файдаланырга, проблеманы шул рәвешле гамәлгә ашырырга кирәклеге көн кебек ачык.
 
Җитәкченең тел төбе аңлашыла. Үзәктә янә бер бүлек – чирне башланып кына килгәндә белеп ала торган иртә диагностика бүлеге кирәклеге турында чаң кага ул. Аны ишеттеләр һәм бу юнәлештә эшли дә башладылар инде. Бүген югары технологияле дәвалау ысулларын куллану өчен хөкүмәттән (100 очракка) акча бүлеп бирелде.
 
Элек ревматоидлы артритны дәвалап булмый диләр иде. Соңгы елларда бу чирне дәвалауда шактый ук алга китеш сизелә. Әлбәттә, бире-дә нәтиҗәле, алдынгы ысуллар, әйткә-небезчә, халыкара тәҗрибә, камил технологияләр ярдәмгә килә. Безнең белгечләр аларның һәркайсын кулланып карау, һичьюгы пациентның хәлен җиңеләйтү өчен барын да эшләргә әзер үзе... 
 
Тест
Түбәндәге сорауларның берничәсенә «әйе» дип җавап бирәсез икән, ул чагында сезгә, кичекмәстән, табиб-ревматологка күренергә киңәш итәбез:
 
 Берьюлы өч һәм аннан да күбрәк буын авырта.
 Буыннар, капшап караганда, җылы тоела.
 Ялкынсыну нәтиҗәсендә салкын тиюгә яисә гриппка охшашлы билгеләр барлыкка килә.
 Иртәнге якларда кул буыннары йөрми, богауланган шикелле.
 Артык арып киткән сыман – ниндидер бер хәлсезлек.
 Авырлыгыңны югалтасың, ябыгасың.
 Тире астында, терсәктә, кулларда, үкчәдә төеннәр барлыкка килә.

Мәдинә КАШАПОВА
Сөембикә
№ --- | 18.05.2016
Сөембикә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»