|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.05.2016 Авыл
“Вамин“ сабакларыХәтерем ялгышмаса, 2005 елның җәендә, Мәрҗани исемендәге күмәк хуҗалыкны ”Вамин“га кушу өчен, халыкны җыйдылар. Хуҗалык нык, табышка эшли, вакытында хезмәт хакын биреп бара, авылда тир түгүчеләр эшләгәннең әҗереннән зарланмый. Кыскасы, берәү дә эре инвестор кочагына ташланырга атлыгып тормый. Ул гына да түгел, халык эреләндерүгә протест белдерергә җыена. Моны җитәкчеләр дә аңлый, шуңа күрә сөйләшү өчен хакимият башлыгы үзе килгән, ”Вамин“ структурасының җаваплы вәкиле дә – кайчандыр район күләмендә җитәкче булган партноменклатура обоймасыннан. Хуҗалыкны инвестор карынына ыргыту өчен кирәкле “ат йөреше“ алдан ясалган: бер тиен әҗәте булмаган ”Мәрҗани“гә 30 миллион сумлык кредит инәсенә утырып бөлгән күрше хуҗалыкны китереп кушканнар иде. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең бер нечкә ягы бар: эреләндерү аңа һәрвакыт зыянлы, мондый юл белән эреләндерү исә һәлакәткә үк алып бара. Җыелышта ясалган чыгышларны мин беренче рәткә утырып, диктофон тасмасына яздырып бардым, җитәкчеләр яратмасалар да эндәшмәделәр. Ул тарихи язма минем архивта саклана әле. Җитәкчелекнең җайлап-майлап сөйләүләрен халык эндәшми генә тыңлады, әмма залда каршылык рухы сизелә иде. Түрәләр дәлиле исә болайрак яңгырады: ”Әгәр инвесторга кушылырга риза булмасагыз, барлык субсидияләр һәм дотацияләрдән колак кагачаксыз, сезнең исә 30 миллион сумлык әҗәт түлисегез бар“. Халык аңларлык иде: буйсынмаган очракта ясалма рәвештә бөлдерәчәкләр, тупас итеп әйткәндә, ыштансыз калдырачаклар. Әмма күңел сиземләве әйтә: инвесторга кушылган очракта да бөлгенлек озак көттермәячәк. Чөнки яңа хуҗаның ничек идарә иткәнен арчалылар үз җилкәләрендә бер тапкыр туксанынчы елларда татып караган, ә истәлекләр бик үк яхшы түгел иде. Шуңа күрә җитәкчелек бөтен дәлилләрен игълан итеп бетерүгә, авыл аксакалларыннан булган бер пенсионер торып басты да турыдан ярып салды: ”Кирәкми безгә ”Вамин“!“ Кискен яңгыраган бу җөмләгә клуб диварларын селкетерлек алкышлар килеп кушылды. Халык бертавыштан протест белдерде.
Мәрҗани исемендәге хуҗалык, шулай каршы тавыш бирә-бирә, ”Вамин“ составына килеп кушылды. Дөрес, мондый шартларда түрәләр мәсьәләне тавышка куеп та тормады, рәсмиләштерү башка алымнар белән соңыннан һәр кешедән аерым рәвештә имзалар куйдыру рәвешендә башкарылды. Тик дөресен танырга кирәк: соңыннан халыкның куркулары урынсыз булу ачыкланды. Эш дәвам итте, хезмәт хаклары түләнде, кемнәрдер хәтта матди яктан отты да әле. Мәрҗани исемендәге хуҗалыкта бик сизелмәсә дә (чөнки аңарчы ук начар яшәмиләр иде), күршедәге күтәрәмгә калган авылларда тормышның яхшырганы күзгә ташланды: хезмәт хаклары сизелерлек артты, вакытында түләү гадәткә керде, башка кайбер уңайлыклар пәйда булды. Терлекләрнең баш саны артты, кырларда лизингка алган чит ил техникасы күренде.
Әмма эшләр үзләренең ниндидер бер киеренкелек ноктасына җиткәннән соң, кирегә таба тәгәри башлады. ”Вамин“ һәлакәтенең беренче билгеләре шәйләнде: кара эшчедән башлап белгечләргә кадәр кушканны эшләү белән генә мәшгуль булдылар. Инициатива югалды, кырдагы югалтуларга, терлекләрнең үлеменә беркем дә борчылмый башлады. Ә сыерлар күп үлә иде. Мин ветеринарлардан ферма сыерларының ни өчен шулай күп кырылуының серен белештем. ”Кукуруз силосындагы май кислотасы үтерә, берни дә эшләтеп булмый“, – диделәр. Май кислотасы болай үзе бик файдалы нәрсә икән: продуктлылыкны арттыра, күп кенә чирләргә каршы торырга булыша. Әмма силосны дөрес итеп әзерләмәгәндә, кислота күләме бик нык артып китә һәм сыерларның газаплы үлеменә китерә. Бу хәлдән концентратлар бирүне киметеп, коры печән ашатып кына котылып була. Тик ”Вамин“га кушылганнан соң, кырларда Хрущев стилендә чамасыз күп итеп силоска кукуруз игелә, аны хәтта кайбер елларны җыеп бетерә алмыйлар иде. Кукурузны чамасыз күп утырткан өчен, баш белгечләргә штраф та салып карадылар, тик алар инвесторның терлек азыгы сәясәтенә каршы килә алмый иде. Агуланган сыерны исә ветеринар берни эшләтә алмый, бик яхшы дигәндә, үлем чигендәге терлекләр, бугазланып, иткә озатыла. Силос һәм сенаж белән чамасыз мавыгуның терлек кырылуга китерүен мин үзем малай чактан мәшһүр Фәйзи ага Галиев истәлекләреннән укып белә идем. ”Вамин“дагы менеджерлар йә мемуарлар укымаган, яисә укып та кыска хәтерле булып чыккан, күрәсең.
Халык инвесторның бер гадәтен бик яхшы төшенеп алды: аны сөт һәм бөртекле ашлык кына кызыксындыра. Барлык сөт акчасы һәм эшкәртелмәгән бөртекле ашлык инвестор кассасына эшләгәнлектән, хуҗалыклар боларына әллә ни игътибар итми, чөнки хезмәт хакына акчаны ит һәм бәрәңге генә бирә. Инвесторның гарип һәм пешмәгән икътисадый сәясәте нәтиҗәсендә авылдагы бәрәңге базы җимерелеп яраксызга чыкты, ябык ындыр табагының түбәсе ишелгәннән соң, аны сүтеп үк ташладылар. Кайчандыр миллионнарга төшерелеп эшләнгән корылмалар бетерелде, алар урынына яңа берни дә үсеп чыкмады. ”Вамин“ исә үз һәлакәтенә адымнарын тизләтә иде. Хезмәт хакларының байтак өлешен инвестор җитештергән сыйфатсыз, әмма кыйммәтле азык-төлек белән түли башладылар. Бер генә акыллы менеджер да базар капитализмы шартларында мондый адымга бармаячак, чөнки продукцияңне кемнәргәдер көчләп тага башладыңмы, базар аннан автомат рәвештә баш тартачак. Гаҗәп табышлы сөт эшкәртүне һәм сөт сәүдәсен монополист буларак үз кулында тоткан хуҗа беренче карашка берничек тә бөлә алмаска тиеш иде. Бөлгән ”Вамин“ның бер калдыгы белән генә идарә иткән ”Сөт иле“ ААҖ, мәсәлән, 2014 елда 1 миллиард 600 миллион сумлык чиста табыш алган, банкротлыкка кадәрге ”Вамин“ның мөмкинлекләре моннан берничә тапкыр артыграк иде. Шуңа карамастан, ул миллиардлаган әҗәтләр җыеп, ”бурычлар чокыры“на төште һәм чыга алмады.
Күтәрәмгә калган хуҗалыклардан чәчәк аткан авыл хуҗалыгы предриятиеләре ясарга тиешле проект шулай итеп уңышсыз һәм хурлыклы рәвештә ябылды. Әмма ”Вамин“ бик кыйммәтле сабак бирде: авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек тармагы белән һәм гомумән икътисад белән дә ничек идарә итмәскә икәнен күрсәтте. Хәзер инде җитәкчелек авылга чит ил инвесторларын чакыра икән дигән хәбәрләр йөри. Хаталы адым бу! Безнең авылның читтәге инвесторлардан һәм банк кабаласыннан башка да күтәрелеп чыгарга тулы мөмкинлеге бар. Әтнә районы моның уңышлы үрнәген күрсәтеп тормыймыни? Яхшы кадрлар җиң сызганып тотынганда, бетү хәленә җиткән авылларны икътисадый муллыкка алып чыга алуның аерым мисалларын күрсәткән башка очраклар юкмыни? Чит ил инвесторлары килер дә, бөтенләй башка төрле икътисадый механизмнар таләп итәр һәм республика җитәкчелеге ул таләпләргә буйсынырга мәҗбүр булыр. Җирне сыгып, агулап, зур күләмдә продукция дә җитештерелер, табыш та алыныр, тик файдасы булыр микән? Соңыннан эштән чыккан җирләр генә калмасмы? Экологик һәлакәт өчен кемнәр җавап бирер? Кискәнче җиде кат үлчи торган очрак бу, тырмага басарга ярамый торган вәзгыять. ”Вамин“ның республика җитәкчелегенең баш авыртуына әйләнгән финишы тагын бер тапкыр шул хакта искәртә.
Рәшит ФӘТХЕРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|