поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.05.2016 Язмыш

Мин әле яшим, дигән иде...

Атна ахырында күңелсез хәбәр килеп иреште. Казан кызы Айгөл Мөхәммәтдинова якты дөньядан китеп барган. Айгөл белән гел аралашып тордык. Аның ашказанында яман шеш тапканнар иде. Бу кыз турында “Ватаным Татарстан”да “90га җитәм әле мин” дигән язма да чыккан иде. Тик Айгөл 31 яшен тутырырга 9 көн кала, әти-әнисен, абыйсын, 7 яшьлек игезәк кызларын калдырып китеп барды. Никадәр генә тырышса да, Айгөл авыруын җиңә алмады.

“Кулыма диагнозымны тоттырдылар. 15 минутлап шул кәгазьгә карап утыргач: “Мин авырмыйм. Сау-сәламәтмен. Әле миңа яшисе дә яшисе, 90га җитәм әле мин”, – дидем. Шул минутта үземә беркайчан да үлем турында уйламаска, еламаска дип әмер бирдем. Шулай эш­ләдем дә. Танышларым аша Мәс­кәүдәге онкология клиникалары­ның берсе­нә эләктем. Башта алырга телә­мәделәр. Операцияне дә тынычлансын дип ясаганнардыр инде, – дип сөйләгән иде ул. – “Яман шешне ничек җи­ңәргә?” дигән китаплар укыдым. Безнең палатадагы барлык хатыннар да өйләренә кайтып китте. Шуннан соң табиблар: “Башка палатага күч әле. Кәефләре күтәрел­мәс­ме?” – дип үзләре үк керә башлады. Тик мин күчмәдем. Аның каравы, авырулар үзләре минем янга кереп, кызыклы хәлләр сөйлиләр. Минем авырганыма ышанмаучылар да булды. Социаль челтәргә гел елмаеп төшкән фотоларымны куеп бардым. Тормышның никадәр кадерле икәнен аңладым”.
 
Айгөл киләчәктә үзенең башыннан кичкән авыруы турында китап та язарга җыенып йөрде. “Башкаларга файдасы тисен. “Яман шеш” сүзен ишетүгә, күпләр үләргә җыена башлый. Тормыш белән сау­буллаша. Тик көчле булырга кирәк. Беркайчан да моңаеп утырырга ярамый. Шатланып яшәргә, юк-бар мә­шәкатьләрне уйламаска. Кемнедер кайгыга салып түгел, үзеңнең тормышың белән яшәргә кирәк!” – дип киңәш бирде ул.
 
Казанның 144 нче мәктәбендә укучы Камилә Гыйбадуллина яман чир белән авырый башлагач, Айгөл аңа да киңәшләрен биреп торган, аның апасына әве­релгән иде. Атна саен Айгөл Мәскәүгә химия курсларына барып йөрде. Биредәге балалар онкология үзәгендәге һәр балага кечкенә генә бүләк өләшкән ул. Алар янына кереп, моңаймаска, чирне җиңәргә өйрәткән. Әле соңгы сөйләшкәндә: “Шулкадәр ябыктым! Бу кызлар нигә үзләре теләп ябыга икән? Анализларым бик әйбәт булмаса да, терелүгә өметләнәм. Алла боерса, чиремне җиңәрмен”, – дигән иде.
 
Айгөл туганда абыйсы Денис­ка дүрт кенә яшь була. “Сеңлемә исемне мин куйдырдым. Кечкенә генә булсам да, әти-әнием мине тыңлады. Бердәнбер һәм яраткан Айгөлем иде. Яман шеш турында ишеткәч тә, моңаймады. Туганымны беркайчан да онытмам. Ә аны яраткан, һәрчак ярдәм итеп торган һәм соңгы юлга озатырга килгән кешеләргә чиксез рәхмәтемне җиткерәм”, – ди Денис.
 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.05.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»