поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.05.2016 Җәмгыять

Питрәчтә күп балалы гаиләләр җирсез калган (ВИДЕО)

2011 елның 26 декабрендә “Татарстан Рес­публикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы 90нчы санлы закон гамәлгә керде. Ул күп балалы гаиләләргә түләүсез җир учас­тогы бирүне күздә тота. Инде бүген күпләр бу закон нигезендә җирле булды, кайберәүләрнең йортлары калкып чыкты. Ә икенче берәүләр җирсез калды. Ни өчен җирсез калган алар? Нигә безнең халыкка яңа законнарны аңлатучы юк?

ҖИР ТУРЫНДАГЫ ЗАКОН
 
Язмага керешкәнче, законга тагын бер тапкыр күз салыйк әле. Закон нигезендә, җир участоклары рес­публика территориясендә даими яшәүче, гариза биргән вакытта 18 яше тулмаган өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә бирелә. Балалар дигәндә, уллыкка, кызлыкка, сроксыз вакытка опекага алынганнар да күздә тотыла. 
 
Әлеге закон кысаларында күп балалы гаиләләргә җир участогы түбәндәге максатларда бирелә: торак, дача төзелеше, ярдәмче хуҗалык алып бару, бакчачылык һәм яшелчәчелек өчен. Күп балалы гаиләгә башка хокукларда, әйтик, арендага бирелгән, әлеге гаилә тарафыннан йорт салынган җир участогын милек итеп рәсми­ләштергән очракта да җир участогын бушлай бирү каралган. Күп балалы гаиләләргә җир яшәү урыныннан, ягъни үзе яшәгән районнан, анда булмаса, башка муниципаль берәмлекләр территориясеннән бире­лергә мөмкин.
 
Җир участогы алырга те­ләү­че күп балалы гражданнар милек һәм җир мөнәсәбәт­ләре палатасына мөрәҗәгать итәргә тиешләр. 
 
Гаиләдә балаларның ничә булуы роль уйнамый, өч бала булса да, унау булса да, җир участогы түбәндәге күләмдә бирелә: ярдәмчел хуҗалык алып бару өчен 6 сутыйдан 20 сутыйга кадәр, шәхси торак төзелеше өчен – 6-15, дача төзелеше өчен – 6-10, бакчачылык һәм яшелчәчелек өчен – 6-8 сутый.
 
Җир алырга теләгән гаилә тәкъдим ителгән участоктан өч тапкыр баш тарта икән, ул чираттан төшеп кала һәм яңадан басарга тиеш була. 
 
“МӘҖБҮРИ КУЛ КУЙДЫРДЫЛАР"
 
8 апрель көнне “Зарлы телефон”га Питрәч районы Татар Казысы авылыннан Гөлнара Юнысова шалтыратты. “Өченче балабыз тугач, безгә авылдагы зират артыннан җир тәкъдим иттеләр. Баш тарттык. Ул вакыттан бирле, яхшы урыннан җир кишәрлеге көтә-көтә сигез ел узып китте. Хәзер инде олы балагызга 18 яшь тулган дип, безне бөтенләй исемлектән сызып ташлаганнар. Зират артындагы җирдән баш тартучылар бер без генә түгел, башкалар да шулай ук кишәрлексез калды. Нишләп ул участокны шулай көчләп тагалар икән? Безгә зират тирәсенә барырга иртәрәк бит әле”, – дип зар елады ул. Гөлнара белән танышу, әлеге кишәрлекне карау өчен Питрәч якларына юл тоттым.
 
Татар Казысы авылында 170 ху­җа­лык исәпләнә, 486 кеше яши. Шуларның 58е – 18 яшькәчә булганнар, әмма аларның кайберләре Казанда яши икән. Ә күп балалы гаиләләр саны – 6. Монда күпләп мал асрыйлар. Пай җирләре дә тик ятмый, аны эшкәртәләр, калган печәнен саталар. 
 
Ни кызганыч, җирсез калган халыкны гына җыеп бетерә алмадым. Кайберләре “журналист килгән” дигән хәбәрне ишетүгә бөтенләй юкка чыкты. Үз мәнфәгатьләреңне яклап, дөреслек яулап йөрисе урында, ни кызганыч, безнең халык качу ягын хуп күрә шул...
 
Ә менә Гөлнара Юнысова кочак җәеп каршы алды. Гөлнара – Питрәч районының Чыты авылыннан, моннан 18 ел элек Татар Казысына килен булып төшкән. Ире Газинур белән өч бала алып кайтканнар. Олы уллары Айнур – 11, уртанчылары Илсур 10 сыйныфта укый. Төпчекләре Миңнурга – 8 яшь. 2010 елга кадәр төп нигездә, каената-каенана йортында торганнар. Гөлнара өйдә генә, балалар үстерә. 
 
– Без яшәгән агач йорт начар, әмма торырлык иде, – ди Гөлнара. – 2010 елда идән асларын кирпеч белән күтәртеп ремонт башладык. Әмма ремонтның икенче көнендә үк ут чыкты. Без күргәндә сарайның өсте янып килә, югыйсә, анда ут та кермәгән иде. Ике сәгать эчендә көл тавы гына калды, үгезләребез яна-яна урамга чыгып чапкан. Мин бернәрсә дә хәтерләмим, суның кайда икәнен дә әйтә алмаганмын. 18-20 баш терлек – атлар, сыерлар, бозаулар асрый идек. Авылдашларга рәхмәт, ярдәм иттеләр, авылдашыбыз Зөлфия апа исә буш йортын бирде. Әле янгынның икенче көнендә иремнең аягы сынып, бик озак аппаратта ятты. Яңа йорт җиткерү өчен көтүдә исән калган малларны, йөк машинасын саттык, ана капиталын куштык... 
 
Балаларны алып кайтасың ул, әле аларның киләчәген кайгыртасы да бар бит! Шуңа күрә, җир турындагы яңа закон бик тә хуш килә Юнысовларның күңеленә.
 
– Шулай итеп, безне Питрәч районы җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына чакырдылар, – ди Гөлнара. – Кәгазьдән генә авылыбызның Әче дигән елгасы янындагы һәм зират артындагы кишәрлекләрне күрсәттеләр. Әче елгасы – сазлык ул. Аның тирә-ягында бернәрсә дә үсми. Җире начар. Әлбәттә, бу безгә ошамады. Баш тарттык. “Йә шушы җирне аласыз, йә бу җирдән баш тартам дип кул куясыз” дип, мәҗбүриләп имза куйдырдылар. Безнең: “Кул куйсак нәрсә була?” – дигән сорауга: “Тагын чакырабыз, тагын кул куярсыз”, –диделәр. Бардык, әмма тагын шул ук җирләрне күрсәттеләр. Тагын баш тарттык. Җитәкче белән сөйләшергә теләгән идек, төрле сәбәпләр табып, янына кертмәделәр...
 
Иң кызыгы, беләсезме, бу хәлләр кайчан булган? 2012 елда! Шуннан бирле җир кишәрлеге турындагы уй Гөлнараны бимазаламаган. Ниһаять, йокысыннан уянган ул, әмма олы улына 18 яшь тулып куйган шул. Инде аңа җир тиеш түгел бүген. 
Закон ягыннан бар да дөрес, күп бала анасына җир тәкъдим иткәннәр. Хәтта ике тапкыр! Ул баш тарткан. Яңадан җир сорамаган! Инде исемлектән төшеп калган.
 
Минем белән очрашуга ирле-хатынлы Галәветдиновлар да килгән иде. Алар исә моннан дүрт ел элек тәрбиягә өч бала алганнар.
 
– Безгә җир тиеш икәнне белмәдек тә, – дип сөйли Галәветдиновлар. – Районнан чакырдылар. Дөресен генә әйткәндә, бу авылдан ул җирне кирәксенмәдек. Баштарак кишәрлекләрне район тирәсеннән бирделәр. Хәзер исә Татар Казысыннан гына алырга була, анысы да зират артыннан. Кайбер кешеләр “сатарбыз әле” дип алды аннан җирләрне. Хәзер буш кишәрлекләр өчен салым түләп торалар. Балаларны аякка бастырасы, аларның киләчәген кайгыртасы да бар. Шуңа күрә, уңайлырак урыннан кирәк иде ул җирләр. Мәсәлән, Питрәчкә якын авылларның халкы Казанга йөреп эшли. Безне дә өч тапкыр районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына чакырдылар, өчесендә дә баш тарттык...
Шушы ук авылда яшәүче дүрт бала анасы Анна Абрамова да үз фикерен белдерде:
 
– Мин Алексеевскидан килдем. Биредә 14 ел яшим инде. Документлар буенча ялгыз ана саналам. Эшләмим. Социаль яклау бүлегеннән ай саен нибары 1 мең сум акча алам. Авылда эшкә чыга алмыйм – хайваннар бар. Ә шәһәрдә дүрт баланы аякка бастырып буламы? 5 мең сумга идән юучы булып урнашыйммы? Монда ана капиталына йорт җиткергән идек, ул да янды. “Чыбык­лардан чыккан” диделәр. Социаль яклау бүлеге, халык булышты. Ярый әле, язылышмыйча яшәүче ирем акча эшли. Ә болай минем бернәрсәм дә юк. Инде зират артыннан җир бирәләр. Анда мин нишли алам? Утыртсаң да, чәчсәң дә бер әйбер дә үсми. Зират артында йорт саласым да килми. Хәер, аңа минем акча да юк, – диде.
Миңа шул да билгеле булды: әлеге халык дәррәү баш тарткан урыннан җирле үзидарә рәисе һәм авылның мулласы кишәрлек алып куйган икән. Моңа халык үз аңлатмасын бирде: “Мулла өчен зират изге урын, ә җирле үзидарә рәисе озак сайланып йөрде, шуңа күрә җирсез калды – аңа Питрәчтән биргәннәр дип тә ишеттек, ә аңа Казаннан кирәк булган... ” 
 
– Чыннан да, башта сайланып йөрдем, – диде җирле үзидарә рәисе Фаяз Кәлимуллин. – Питрәчтән җир аласым килгән иде, чөнки аннан Казанга йөрергә якын. Ә соңыннан ул кишәрлекләрне кайда пропискада булсаң, шуннан гына бирә башладылар. Зират яныннан алдым. Зират терәлеп үк тормый...
 
“ЗИРАТ ЯНЫННАН ҖИР БИРМИБЕЗ"
 
Күп балалы гаиләләргә җирне кем күрсәтә? Кем бүлә? Кайдан бирәсен кем хәл итә? Бу очракта Питрәч районы җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы. Әмма анда әйтүләренчә, хәзер җирләрне зират яныннан бирмиләр икән. Минем әлеге хәбәр аларны бераз аптырашта калдырды хәтта. Дөрес, кайчандыр кишәрлекләрне нәкъ менә шул урыннан тәкъдим иткәннәр. Ә хәзер җитәкче алышынган, җитәкче белән бергә халыкка караш та үзгәргән, янәсе. Әмма Гөлнараның үз туксаны:
 
– Узган ел Мәүлия Дунаева җир артыннан йөрде. Аңа да зират янындагы җирне тәкъдим иткәннәр. Җирне рәсмиләштерә алмады, эше ярты юлда калды, – ди ул.
– Ә син соңгы тапкыр кайчан мөрә­җәгать иттең? – дип сорыйм аннан. 
 
– 2012 елда. Алар бит кабат чакырырга сүз бирде, әмма исләренә дә төшермәделәр. Чакыру көткән идек, – ди ул.
 
Җир һәм милек палатасында миңа Татар Казысы авылындагы күп балалы гаиләләр белән сөйләшергә сүз бирделәр. Һәм сүзләрендә тордылар. Шул ук көнне Гөлнара Юнысованы үзләренә чакырганнар. Әмма, югарыда әйткәнебезчә, Юнысовларның олы улларына 18 яшь тулган бит инде! Бу очракта кемне гаепләргә? “Палаталар”ны гына түгел, минемчә. Безнең халык пассив! Барганнар, баш тартканнар, кайтканнар һәм тагын чакыру көткәннәр. Гөлнара, мәсәлән, 7 ел көткән! Әмма Питрәчкә барып килергә дигән уй башына да килмәгән. Бәлки шушы гомер эчендә әллә нинди яңа законнар чыккандыр, элеккесенә үзгәрешләр кертелгәндер? 
 
Кыскасы, Гөлнара Юнысова белән кабат элемтәгә кердем. Әмма ул аннан яңалык ишетеп кайтмаган. 
 
– Безне җир һәм милек палатасы рәисе Илназ Дәүләтханов кабул итте. Сүз шул ук җирләр хакында барды. Ул әлеге урынны “юл кырыннан” дип атады. Татар Казысында бүтән җирләр юк икән. Аннан, улыма 18 яшь тулу сәбәпле, безгә җир тиеш түгел. Әмма без әлеге җирдән ике тапкыр гына баш тарттык. Шуңа күрә, архивны күтәрергә сүз бирде. Һәм җирләрне районның башка урыныннан алып булмаячагын әйтте, – диде Гөлнара.
 
Шулай итеп, Татар Казысының хөрмәтле күп балалы гаиләләре, авылыгызда сезгә бирелердәй бүтән җирләр юк икән. Кая карасаң да, кая барсаң да, шул зират яны кала. Шуңа күрә, аннан баш тартмагыз! Биргәндә алып калыгыз! Анысыннан да колак кагуыгыз бар!
 
Хөрмәткә лаек җитәкчеләр ул урынны үз күзләре белән барып күрде микән? Зираты бер хәл әле аның, рәттән генә ферма тора. Кыскасы, зират, ферма һәм сазлык... 


Эльмира ФЛҮН, Казан – Питрәч – Казан
Акчарлак
№ --- | 19.05.2016
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»