поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.05.2016 Мәдәният

«Җәясу» - сәнгатебезне баетучы фестиваль (ФОТО)

Сергачның мәдәни-ял итү үзәгендә “Җәясу” балалар фольклор коллективларының алтынчы районара фестивале гөрләп узды. Фестивальне проектның авторы һәм җитәкчесе Тәнзилә ханым Паламарчук Сергач районының мәгариф һәм мәдәният бүлекләре ярдәмендә оештырды. Милли гореф-гадәтләребезне саклап калу һәм үстерү, балаларны халык иҗатына якынайту максаты белән һәм Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланып үткәрелгән мәдәни чара бу көнне киң колачын җәйде.

Билгеләнгән вакытка мәдәният йорты фойесы катнашучылар белән тула башлады. Тирә-якны матурлыкка күмеп татар моңы агыла. Милли күлмәкләр, калфаклар кигән, толымнарын ике яклап үреп салган матур кызлардан, чын татар егете кебек киенгән, түбәтәйле малайлардан күз карашын алып булмый. Әзерлек эшләре бетеп, коллективлар җитәкчеләре белән залны тутырып урнаштылар.
 
Нижгар яклары табигате урман-күлләргә, шифалы суларга, чиксез яланнарга бай булуы белән үзенә тартып тора. Матур яз айлары җиткәч, искитәрлек тамаша булып елгаларыбыз таша. Шундый бер күренеш белән фестиваль башланып китте. Исеменә туры җисеме дигәндәй, сәхнә түрендәге зур экранда җәясу - язгы ташкын мизгеле өрелде, еракта гына кошлар сайравы ишетелә, татар көе яңгырый. Сәхнәгә фестиваль проектының авторы Тәнзилә ханым чыкты.
 
- Хәерле көн, хөрмәтле дуслар! Исәннәрмесез, балалар, хезмәтләрен дә, көчләрен дә жәлләмичә менә шулай безнең бәйрәмгә балаларны әзерләгән җитәкчеләр! 
 
Быел безнең фестиваль алтынчы тапкыр җыела. Димәк, без алтынчы тапкыр үзебезнең Нижгар ягында булган сәнгатебезне елдан-ел матурайтып, елдан-ел баетып киләбез. Киләчәктә дә фестивальгә килергә балалар булып, үзебезнең гореф-гадәтләребезне, милли уеннарыбызны һәм барлык хәзинәбезне саклап кала алсак, бик яхшы булыр иде. 
 
Тагын бер кабат бүген шушы залга җыелган барча балаларны, укытучы абый-апаларны, әти-әниләрне, кунакларны бәйрәм белән тәбрикләп, коллективларга уңышлар телим, - диде Тәнзилә Нурулла кызы һәм сәхнәгә хөрмәтле кунакларны - өлкә татарлары автономиясенең башкарма директоры Рамил Салихҗановны, Сергач райпосы җитәкчесе Равил Мангушевны чакырды. 
 
- Сәнгатьне үз иткән бала матурлыкны күрә белүе, фикер йөртүе, үз-үзен тотышы белән аерылып тора. Ә барысы да нәкъ менә балачактан башлана. Аларның сәләтен ачу өчен дә мондый фестивальләр бик кирәк. Бүген ышанып әйтә алабыз, Тәнзилә ханымның “Җәясу” проекты талантларны барлый. Сезнең инициатива үсеп килүче буынны эстетик тәрбияләүгә юнәлтелгән, - диде Рамил Әхмәт улы. 
 
Равил Салехович үз чыгышында: “Мондый чаралар бик кирәк, миңа калса. Кечкенәдән үк зур сәхнәгә чыккан гади авыл баласыннан киләчәктә, бәлки, зур артистлар да чыгар. Ничә ел рәттән бу фестивальдә үз балаларым катнашты. Хәзер алар студентлар инде. Шулай да фестивальгә чакырылуыма бик шатмын. Тәнзилә ханыма мондый фестиваль проекты өчен зур рәхмәт, ул киләчәктә дә дәвам итсен иде”, - диде. 
 
Ниһаять, фестиваль программасына старт бирелде. Бу көнне биредә Сергач, Пильна, Кызыл Октябрь районнары мәктәпләре һәм балалар бакчаларыннан 150дән артык катнашучы сәхнә тотты. Быел унике коллектив – Камка тугыз еллык, Шөбиле башлангыч мәктәпләре, Лопатин мәктәбендә укучы Печә, Богородск мәктәбендә белем алучы Мөтеравыл һәм Янау мәктәбендә укучы Грибан балалары, Кочко-Пожар, Сафаҗай һәм Петрякс балалар бакчалары, Уразавыл мәктәбенең татар классы, Зур Рбишча һәм Петрякс мәктәпләре коллективлары катнашты. Сергачның өченче номерлы мәктәбендә белем алган Кочко-Пожар кызлары Эми¬лия Нәвретдинова һәм Эльнара Фәхретдинова да чыгыш ясады. 
 
Яшь буында татар халкы иҗатына мәхәббәт тәрбияләүдә халыкның җырлы уеннары әһәмиятле роль уйный. Җырлы-биюле уеннар мирасы – татар халкының бетмәс-төкәнмәс рухи хәзинәсе, күңел көзгесе. Электән-элек кич белән болыннарда, елга буйларында, клубларда түгәрәкле, кара-каршы җырлап уйный торган, “Йөзек салыш”, “Йолдыз санау” һәм башка күңелле уеннар киң таралган булган. Заманнар үзгәрү белән бу җырлар, уеннар акрынлап онытылып бара. Ә менә “Җәясу” фестивале аларны кабат халыкка кайтаруга, бу халык мирасын яшь буынга тапшыруга бер этәргеч булды. Чөнки фестивальнең темасы быел нәкъ менә “Җырлы-биюле уеннар” дип билгеләнгән иде. 
 
Фестивальдә яшь артистлар тамашачылар хөкеменә әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез заманында уйнала торган, соңгы вакытларда гына онытылып килгән җырлы-биюле уеннар тәкъдим иттеләр. Сәхнә бизәлеше, матур костюмнар, музыка-биюләр куллану, төсле утлар бер-берсен тулыландырды. 
 
Печә коллективы “Аулак өй”не яңача сәхнәләштерде. Олылар өйдә юк чакта, балалар эч пошканнан мендәр бәреш уйнап маташты. Билгеле, килеп кергән әбиләре бу күренешкә бик хурланды һәм оныкларына үзе уйнап-үскән “Түбәтәй”, “Кәрия-Зәкәрия” уеннарын өйрәтте. 
 
Петрякс балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре чыгыш ясаганда, залда күпләр елмаеп утырды. Нәни булуларына карамастан, алар сәхнәдә зур тамаша - милли бәйрәмебез Сабантуйны сәхнәләштерде, аңа хас булган уеннарны искә төшерде. “Кашыкка йомырка салып йөгерү”, “Капчык киеп узышу” уеннарында балалар бик тырышып ярыштылар. “Бас, кызым, Әпипә” биюен дә оста итеп башкардылар, ә ахырда милли көрәштә Сабантуй батырын билгеләделәр. Җиңүчегә бүләккә, уенчык кына булса да, сарык та әзерләнгән иде. 
 
Уразавыл коллективы да ачык, матур итеп төзелгән чыгышлары, музыкаль композицияләре белән сөендерде. Җитәкчеләре Рафия Яруллина җитәкчелегендә “Печән өстендә” дип аталган сәхнә күренешен бик оста итеп уйнадылар. Сәхнәдә үзләрен чын артистларча тотулары, матур итеп җырлаулары, биюләре сокланырлык иде. 
 
Сафаҗай балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Румзан Гафиятуллин белән Эльнара Халилуллина тамашачыны “Әнисә биюе”, ә Ислам Фәйзрахманов “Кил син, язым” җырын башкару белән сөендерделәр. 
 
Мөтеравыл кызлары үз чыгышларында “Кырда чөгендер утау” вакытында да җыр-биюгә вакыт табарга мөмкин, иң мөһиме - теләк кенә булсын, дип билгеләделәр. Ә алар башкаруындагы биюне карап торуы бигрәк рәхәт иде. 
 
Кочко-Пожар балалар бакчасы фольклор коллективы да мавыктыргыч тамаша әзерләгән иде. Әби кеше оныкларының бүгенге заман гаджетлары – телефон, планшет, компьютер белән артык мавыгуларына зарланып, аларны үзе уйнап-үскән уеннар уйнарга өйрәтте. Чүпрәктән ясалган туп белән уйнау, сеңер аша сикерү, “Штандер” һәм “Церта” уеннары балаларда башта бераз гаҗәпсенү тудырса да, уйнарга керешкәч, кызыксынулары чиктән ашты. 
 
Зур Рбишча мәктәбе коллективы да “Аулак өй”не сәхнәләштерде. Бер төркем егетләр һәм кызлар “Җыр әйтешү”, “Өч тәрәзә”, “Чума үрдәк, чума каз” уеннарын искә төшереп, аларны тамашачыга уйнап күрсәттеләр. Әлбәттә, һәркайсы җыр-бию белән алмашынып барды. 
 
Петрякс мәктәбендә татар теле фән буларак бөтенләй укытылмаса да, милли тәрбиягә биредә зур әһәмият бирелә. Бу юлы да җыр-биюләр белән төзелгән “Габдулла” татар халык уены алар башкаруында искиткеч иде. 
 
Кочко-Пожар мәктәбе данын даими яклап килгән кызлар, бүгенгә Сергачның өченче номерлы мәктәбе укучылары Эмилия Нәвретдинова һәм Эльнара Фәхретдинова да фестивальдә катнашмый калмадылар. Бу батыр, матур, актив кызлар “Бәрәңге өзү”не сәхнәләштерделәр. Экранда авыл бакчасы, бәрәңге буразналары. Эштән арып кызлар бераз ял итеп алмакчы булдылар: табышмаклар да әйтештеләр, аяк та көрәштерделәр, матур итеп биеп тә алдылар. Ә фестивальгә кызлар¬ны татар теле укытучысы Гөлнара Нәвретдинова әзерләгән. Бу авылда мәктәп бетүгә карамастан, милли мәдәниятнең, гореф-гадәтләрнең саклануы шатландыра. 
 
Грибанколлективы да фестивальгә җитди әзерләнгән иде. Аларның чыгышында халкыбызның дәртле җырларын, борынгы такмакларын ишеттек, җырлы-биюле “Ефәк элдем читәнгә” һәм “Петр, Николай” уеннарын рәхәтләнеп карадык. 
 
Шөбиле коллективының чыгышын карау да әйтеп бетермәслек ләззәт китерде. Балалар әниләре күрмәгән вакытта бергә җыелып урам уеннары уйнадылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. “Бүре”, “Тары чәчү”, “Кәрия-Зәкәрия” уеннарын алар шулкадәр оста иттереп уйнадылар, әйтерсең лә, һәр көн шуларны гына уйнап торалар. 
 
Камка мәктәбенең “Зимцәцәк” фольклор төркеме “Круг” уенын күрсәтте. Костюмнары да бигрәк үзенчәлекле иде – 16 гасырда безнең татар-мишәр хатын-кызлары кигән тукыма кисәкләреннән тегелгән күлмәкләрне алар төркем җитәкчесе Гөлнур Мангушева белән бергәләп теккәннәр. 
 
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, күбесе коллективларның җитәкчеләре балалар белән бергә үзләре дә сәхнәдә чыгыш ясадылар. 
 
Тулаем алганда, барлык коллективлар да теманы ачыкладылар дияргә мөмкин, һәркайсының чыгышы кызыклы, эчтәлекле иде. 
 
Номерлар арасында Сергач районы администрациясенең мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Наталья Ручина, Зур Рбишчадан укытучы-ветеран, күп балалы әни Найлә ханым Валемеева, күп еллар Кочко-Пожар мәктәбен җитәкләгән Файлә ханым Курамшина сүз тотты. 
 
- Тәнзилә ханым бик зур эш алып бара, ул дәвамлы булып, фестивальнең гомере озын булсын иде. Әлбәттә, “Туган як” редакциясенә дә оештыру эшләрендә зур ярдәм күрсәткәне өчен зур рәхмәт. Безнең районда татарлар белән руслар электән-элек дус-тату яшәгәннәр, бүген дә шулай. Тырыш, максатчан татар халкы һәрчак соклану уята. Ә инде шундый чаралар аша яшь буында үз милләтенә, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү, кызыксыну уяту иң зур рәхмәт сүзләренә лаек, - диде Наталья Викторовна үзенең чыгышында. 
 
- Бүгенге фестивальгә чакырылуыма мин чиксез шат. Коллективларның чыгышларын карап утырганда, үзем дә балачагыма кайткан кебек бул¬дым, чөнки без дә бит шул уеннарны уйнап үстек. Җырлы-биюле уеннар балаларның рухи дөньяларын гына баетып калмый, аларга әхлак һәм эстетик тәрбия бирә, шул ук вакытта кешедә хезмәткә, көрәшкә дәрт уяту¬да зур этәргеч булып тора. 
 
Мөһим булган нәрсәләрнең тагын берсе – бүген биредә барысы да ана телебездә оештырылган иде, киләчәктә дә шулай булсын. “Мин татар” дип горурланып, башыбызны өскә чөеп үз телебездә сөйләшик, - диде Найлә ханым. Файлә ханым да фестивальдән зур канәгатьлек белдерде, аны оештыручыларга рәхмәтләрен әйтте. 
 
Кыскасы, балаларның шатлыгы белән уртаклашып, аларга иҗади уңышлар теләп чыгыш ясаган һәркем фестивальнең дәвамлы булуын теләде. 
 
Ниһаять, фестиваль ахырына якынлашты. Төп оештыручы булып чыккан Сергач районы администрациясенең мәдәният бүлеге тарафыннан барча коллективлар грамоталар белән бүләкләнделәр. Ә өлкә татарлары автономиясе фольклор төркемнәре җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. 
 
Барча коллективларга спонсорлар ярдәме белән алынган татлы призлар бирелде, “Туган як” тарафыннан да җитәкчеләргә кечкенә генә булса да бүләкләр тапшырдык. “Туган як”ның тугры дусты Равил Мангушев берничә ел инде һәр катнашучы балага татлы күчтәнәч бүләк итә, бу юлы да 150гә якын баланың берсен дә буш итмәде, зур рәхмәт бу киң күңелле милләттәшебезгә. Бу көнне Тәнзилә ханымның да бүләкләре артты – шундый зур һәм кирәкле эш алып барганы өчен ул автономия тарафыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүләкләр “сандыгына” балаларның, укытучыларның, әти-әниләрнең ихластан җиткерелгән рәхмәт сүзләрен дә кертәргә кирәктер. Шулай ук фестивальне оештыруда актив катнашкан, татар телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен “Туган як” газетасы редакциясенең җаваплы сәркатибе Найлә ханым Жиһаншинага да автономиядән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды. 
 
Гомумән, бөтен тирә-якны кузгатып, “Җәясу” балалар фольклор коллективлары фестивале югары дәрәҗәдә оеш¬кан, табышларга бай, дәртләндергеч гүзәл бер тамаша буларак үтте һәм язгы сулыштай кабул ителде. Аны шулай итеп уздыру өчен үз көчен кызганмыйча, армый-талмый эшләгән шәхес, фестивальнең проект авторы, төп оештыручысы Тәнзилә Паламарчукка, коллективларны әзерләгән җитәкчеләргә чиксез рәхмәтләр белдерәсе килә. Алга таба да катнашучылар саны кимемичә, “Җәясу” тагын да зуррак масштабларда үткәрелсен иде дигән теләктә калабыз.
 
Һәм ахырда шуны да билгеләп үтми булдыра алмадык: коллективлар саны бу көнне тагы да күбрәк булырга тиеш иде, берничә көчле төркем, кызганычка каршы, килә алмады. Мәсәлән, Пашат балалар бакчасы-башлангыч мәктәбе нигезле сәбәпле фестивальдә катнашмады, Татар Моклокасы урта мәктәбе карантин булу сәбәпле килә алмады. Әменә Семочки урта мәктәбе катнашу өчен беренчеләрдән булып заявка биргән иде, чыгышларын “чох” иттереп әзерләп, соңгы вакытта транспорт белән проблемалар килеп чыгу сәбәпле фестивальдә катнашмадылар, бик кызганыч... әлбәттә, бу чишә алмастай проблема түгел иде, кайбер түрәләргә бераз гына тырышлык күрсәтергә була иде, әмма кирәк дип тапмадылар, күрәсең. 
 
 
 
 
 
Ильнар Садеков фотолары.
 
 
 
 

Румия ХӘМЗИНА
Туган як
№ --- | 19.05.2016
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»