|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.05.2016 Шоу-бизнес
Илназ Баһ өченче улы өчен Гүзәлгә БИК ЗУР бүләк ясаган! (ФОТО)17 май көнне Гүзәл Идрисова белән улы Марсельне Чаллының бала тудыру йортыннан чыгардылар. Өченче ул алып кайтканы өчен Илназ Баһ тормыш иптәшенә ак төстәге Range Rover машинасы бүләк иткән. – Илназдан мондый зур бүләк көтмәгән идем. Ул сюрпризлар ясарга ярата. Шулай да бик сөендем, чөнки, беренче чиратта, машина балаларны йөртү өчен кирәк. Туган көнеңә дә бүләк, диде Илназ. Бүген Марсельгә исем куштырдык. Исемне безгә никах укыган Илназ хәзрәт Яхин кушты. Яшь булуына карамастан, ул - юмор хисле һәм укымышлы мулла, – дигән Intertat.ru хәбәрчесенә Гүзәл Идрисова. Моңа кадәр йөргән машинасын җырчы саткан булган.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|