|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.05.2016 Дин
Кече Рбишчада олы бәйрәм булып узды7 майда Кече Рбишчаның Тарихи мәчетенә 155, яңасына 25 ел тулу уңаеннан “Адҗа авыл” төркеме егетләре шушы юбилейлы даталарга багышланган бәйрәм чарасын олылап оештырдылар. Аларның бу изге ният белән чыккан инициативаларын авыл имамы һәм халык алдан ук хуплаган иделәр. Бу көнне егетләр үз исәпләреннән нәзер корбанга бер дөя һәм 4 сарык чалдылар. Иртән үк рбишчалылар авыл читендәге зиярәткә барып мәрхүмнәрне яд иттеләр, авыл мөәзине Айрат Юсипов хәтем укыгач, өлкә диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров мәрхүмнәр рухына дога кылды һәм халык сафларга тезелеп, тәкбир әйтеп мәчеткә юнәлде. Аларны Аллаһы йортлары алдында өлкә мөселманнарының алемнар шурасы рәисе Мөнир хәзрәт Бәюсов, Кече һәм Зур Рбишча мәчетләре имамнары Әмир хәзрәт Юсипов белән Мөнир хәзрәт Багаутдинов, Кызыл Октябрь районының һәм төбәгебезнең төрле авылларыннан килгән дин әһелләре, шулай ук район һәм авыл администрацияләре башлыклары Халит Сөләйманов белән Наил Хөсәинов каршы алдылар. Бәйрәмне алып баручы Вәлит Яруллин сәхнәгә менеп, иң беренчедән шушы олы чараны оештырган “Адҗа авыл” егетләренә авыл халкы исеменнән рәхмәт белдерде, авылның һәм иске мәчетнең тарихын сөйләп үтте. Вәлит Бәшәрович 2014 елда тарихи мәчетне яңартуда чыгымнар тоткан һәм физик ярдәм күрсәткән авылдашларга да рәхмәтләр юллады. Шулай ук килгән күп санлы кунакларга да олы рәхмәтләрен ирештерде, барысын да иман юлыннан атларга чакырды. Өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров кечербишчалыларны мәчетләрнең юбилейлары, Ватан сугышы, тыл хезмәте ветераннарын һәм балачаклары сугыш чорына туры килгән өлкә буынны Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләде. Аннары Мөнир хәзрәт Коръән укыды һәм башка дин әһелләренә, хөрмәтле кунакларга сүз бирелде. Казаннан килгән күренекле шагыйрә Лилия Салахетдинова бик әйбәт чыгыш ясады. Дин әһелләре һәм Рбишчаның картлары олы юбилейлы мәчетнең совет чорында манарасы киселеп ябылган чагын искә төшерделәр.
Авылның ихтирамлы аксакалы, мәрхүм Мостафа Казык-бабайның авылда бер генә мәчетне булса да ачарга кирәк дигән үтенеч белән ул чакта район үзәге булып саналган Петрякска баруы, дин тыелган чор булуга карамастан, аңа бу изге эштә райком секретаре Абдулла Ибатуллинның зур ярдәме хакында,1948 елда манара күтәреп, мәчетне сафка кую турында да сөйләделәр. Хөрмәтле кунаклар арасында югарыда язып үткән шәхеснең Мәскәүдә яшәүче оныгы Эмма ханым да бар иде, аңа кечербишчалылар бабасының изге гамәле өчен рәхмәт белдерделәр. “Адҗа авыл” егетләре район һәм авыл башлыкларына, барча дин әһелләренә һәм олы кунакларга бүләкләр тапшырдылар.
Җәмәгатьчелек белән өйлә намазын укып чыккач, кунакларны мәктәп ашханәсендә корылган табын артына чакырдылар. Аннары, алдан ук билгеләнгәнчә, мәктәп алдындагы сәхнәдә бәйрәм концерты башланды. “Туган як моңнары” ансамбле, халык алдында танылып өлгергән артистлар Роза Хабибуллина, Ирфан Измайлов, Радик Яруллин һәм Рбишчаның сәләтле җырчылары Ваиз Хәйретдинов белән Илдус Харрәсов матур җырлар башкардылар. Шулай ук Мөтеравыл кунагы Ринат Закиров та берничә җыры белән сөендерде, Зур Рбишча мәктәбенең “Ручеёк” төркеме кызлары матур бию башкардылар. Концерт белән бер үк вакытта мәчет алдында ике казанда пешкән пылау белән кунакларны сыйладылар. Алып баручы Вәлит Яруллин сәхнә түренә оештыручы егетләрне чакыргач, алар кунакларны бәйрәм белән тәбрикләп, “Картайма әле, әнкәй” исемле җыр суздылар. Ә концерт “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Егетләр оештырган бәйрәм авылдашларына бүләк булса, читтән килгән кунакләр өчен үзе бер сокландыргыч вакыйга иде.
Вакыт кичкә авышкач, “Адҗа авыл” төркеме мәчетләрнең юбилейларына махсус китереп чалынган дөя итен Кече Рбишчаның һәр йортына диярлек өләшеп чыктылар.
Шушы олы бәйрәм өчен авылдашлар һәм барча кунаклар активист егетләргә рәхмәтләрен юллап, изге теләкләр теләп калдылар.
Ришат РАМАЗАНОВ |
Иң күп укылган
|